Ә менә махсус уку йорты, мәктәп мөгаллименең гомере буе фән белән шөгыльләнүе, алай гына да түгел, ул әзерләгән фәнни хезмәтләр, кулланмаларның китап итеп бастырылып, уку-укыту практикасында, фәнни әйләнештә киң кулланылуы совет чорында шактый сирәк очрый торган иде. Гадәттә үзен фән белән бәйләргә уйлаган яки укытучысы тәкъдим иткән кеше мәктәптә бер-ике ел таптаныр да аспирантурага юнәлер иде.
Бәләбәй педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин шундыйлар арасында сирәк очрый торганнардан. Хезмәт гомере буе ул татар телендә канатлы сүзләр тарихын өйрәнә. Һәрберсе тел-әдәбият галимнәренең дистәләрчә мәкаләләрендә фәнни казаныш буларак югары бәя алган биш саллы китап авторы. “Тукай сүзләре” (Бәләбәй, 2016) китабы – аның бу җитди темага багышланган чираттагы хезмәте.
Бу әсәрендә Илгизәр әфәнде заманында Габдулла Тукай иҗатында урын алып, соңыннан татар (башлыча — Татарстан), башкорт әдәбиятына, журналистикасына кереп китеп, канатлы сүзгә әйләнгән гыйбарәләрне җыеп, сайлап алып, алфавит тәртибендә урнаштырган.
Моның өчен Габдулла Тукайның моңача дөнья күргән сайланма әсәрләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп, күренекле әдипләрнең әсәрләрен укыган-өйрәнгәндә Тукайны истә тотып, вакытлы матбугатны да шул күзлектән чыгып күзәтү таләп ителгән. Шуңа билгеле “ни-нәрсә укуыңны әйт — мин синең кем икәнеңне әйтермен”, гыйбарәсен үзгәртә төшеп, “нинди әсәр, нинди автордан өзекләр алгансың — кемне укыганлыгыңны, мәсләгең кая юнәлгәнен әйтә алам”, дияргә дә була.
Юл башында, китапка кереп чумар алдыннан шундый фикер дә килә. Бәлки, бу бихисап канатлы сүзгә әверелгән гыйбарәләр Тукай өчен гадәти шигырь яки мәкалә юллары булгандыр. Әмма рухи булмышы-язмышы белән халык эчендә, ул күргәнне күреп, ул кичергәнне кичереп яшәгән әдипнең сүзләре, уй-фикерләре тормыштан шулай сөзеп алынган ки, аларның үзеннән-үзе шул тормышның көзгесе — канатлы сүзгә әйләнеп китүе дә табигый. (Әнә бит, шагыйрь Зиннур Мансуров, Тукайның бер сүзен дә үзгәртми, тик бер тәртиптә генә корып, “Тукай кодексын” төзегән). Шуңа И. Гыйззәтуллин китабында да күп кенә гыйбарә, әйтемнәрне шәрекләү-аңлату үзе үк аерым тикшерү, мәкалә-хикәягә әйләнеп китә. (Мәсәлән, Ах, Дума, Дума, 39 б.) “Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык теләкләре (1913) һ.б. Әйтик, Г. Тукайның “Тотса мәскәүләр якаң” шигырендә юл аша кабатланып килүче алым. Мондый алымның башын автор ерак тарихка, Тукай яратып укыган “Бакырган” әсәренә тоташтыра да, М. Мәхмүтов, М. Госманов, Р. Батулла, И. Таһировларның иҗат практикасына таянып, әйтемне бүгенге шартларда куллану мисалларын китерә. “Дошманнар” (1912) шигыреннән алынып, “Күзләре тездән түбән” юлының да, мәгънәсе тирәнәеп, бүгенге әдәбият-сәнгатьтә әхлак дәрәҗәсен бәяләү чарасына әйләнүенә игътибар итә.
Яки “Безнең халык үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” (1906) мәкаләсеннән алынган әйтем. Ул чорда Г. Ибраһимов, М. Гафури, С. Рәмиев, Ш. Бабич әсәрләрендә шактый урын алган “йоклаучы” образына кергән (ни гаҗәп, иң күп йоклаучы шәһәрләр исемлегендә Уфа еш искә алынган!) бу күренешкә Тукайның җавабы: “Бәй, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да. Һушы гына киткән”. Тукай тәкъдимнәре: әдәбият гөл-нурлары сибү, гәзит аша йомшак кына җил истерү, музыкалар белән дәртләндерү, хәтта рәсемнәр белән милләтнең үз сурәтен күрсәтеп һушына китерү, дус кем, дошман кем — милләт үзе аера. Күрәбез, Илгизәр әфәнденең бу юлы гыйбарәнең мәгънәсен ачу өчен Тукайның үз сүзләрен шактый иркен куллануы үзен тулысынча аклый. Ә инде гыйбарәнең Т. Миңнуллин, В. Имамов мәкалә-күзәтүләрендә, журналист мәкаләләрендә кулланылу күренешнең бүгенге халәтенә дә хас булуына дәлил булып китә.
Әйтүемчә, автор Тукай сүзләре кергән әсәрләрнең тарихына, бүгенге татар-башкорт әдәбиятында кулланылуга да бер дәрәҗәдә игътибарлы булырга тырышкан. Бу җәһәттән хезмәт — Тукай иҗатын, аның бүгенге мәдәни-сәяси мохиткә замандаш-аваздаш булып яшәвен пропагандалауның, димәк, Тукай иҗатының мәңгелеген раслауның менә дигән чарасы да.
Китапны яңадан бастырганда (ә бу мотлак кирәк: чыгарылыш турында мәгълүматта аның тиражы бөтенләй күрсәтелмәгән, ул әлегә тәҗрибә өчен чыгарылган дигән тәэсир кала) түбәндәгеләргә игътибар итү кирәк.
— Ул беренче чиратта һәртөрле уку йортларына (мәктәп, лицей, колледж, вузларга), район, шәһәр гәзитләренә, китапханәләргә барып җитү кирәклеген күз уңында тотарга.
— Тукай сүзе, Тукай аһәңнәренең Башкортстандагы татар матбугаты, әдәбиятында да зур урын алуын исәпкә алу кирәктер. Бу факт китапның эчтәлегендә дә чагылсын иде. Бер генә мисал. Тукайның “Бер алманы бишкә бүлик”, “Эх, Дума, Дума, эшләгән эшең бумы?” сүзләре укучыга шунда ук Башкортстанның халык шагыйрьләре Ә. Атнабаев белән М. Кәримов әсәрләренә юлландыра.
— Әйтелүенчә, Илгизәр Солтан улы сайлап алынган гыйбарәләрнең тарихи чыганакларын җентекләп юллый. Нәтиҗәдә укучы үзенчәлекле тарихи-зәүкый чылбыр буйлап үтә. Борынгы әдәбият — Тукай иҗаты — бүгенге әдәби-сәяси практика. Гыйбрәтле, фәһемле, әдәби үсеш закончалыкларын тикшерергә ярдәм итәрлек алым.
“Килер бер заман, һәр язучының үзен, сүзен, шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”, — дип хыялланган Тукай 1913 елда. Үзе исән вакытта әсәрләрен сайлап алып төзүдән башланып, бу гамәл бер калкынып, бер сүлпәнләнеп, әмма тукталмыйча озак еллар буе дәвам итә. Тукайны өйрәнү фәненә җитди нигез ташлары салынды, аны фәнни юнәлеш шәкеленә китереп, оештырып җибәрү мөмкинлеге ачылды. Чынлап та, адым саен фәнни басма дәрәҗәсенә якыная барган Тукай күптомлыклары, җитди аналитик хезмәтләр янына һәрберсе яңа ачыш, яңа караш буларак бәяләнерлек Габдулла Тукай әсәрләре. Сүзлек-белешмә (төзүчесе Зөфәр Рәмиев К., 2012). Тукайча татар кодексы (төзүчесе Зиннур Мансур. К., 2016), “Тукай как объект идеологической борьбы”. Немецчадан тәрҗемә. Казан, 2011), ике томлык “Габдулла Тукай турында истәлекләр”. (Төзүчеләр Р. Исламов, Т. Миңнуллин. К., 2015).
И. Гыйззәтуллинның саллы китабы бу җитди исемлеккә Башкортстаннан лаеклы хезмәт булсын.
Рәиф ӘМИРОВ,
Илсур МАНСУРОВ.