Барлык яңалыклар
Шәхес
28 апрель 2017, 14:58

Милләтебез зур югалту кичерде

Кайгылы хәбәр килде – 93нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнгән киң билгеле шәхес, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Мәскәү татар автономиясенең актив әгъзасы Әнвәр Хәйдәр улы Чанышев вафат. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Әнвәр Чанышев 1924 елның 2 октябрендә Башкортстанның Бүздәк районы Күзәй авылында туган. Ул төрле елларда ЦСКА һәм Мәскәүнең хәрби-патриотик тәрбия үзәген җитәкли, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы була.
"Әнвәр Хәйдәр улы берничә буын Мәскәү кешеләре өчен остаз иде. Ул үз халкына һәм Ватанга хезмәт итү, эшен ярату буенча бик күпләргә үрнәк булды!" – диелә Мәскәү татарлары җәмгыяте хәбәрендә.
Читайте нас