+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Шәхес
4 Мая 2017, 15:16

Кәүсәрия Шәфыйкова вафат

Танылган шагыйрә, дистәдән артык әдәби китап, бик күп җырлар авторы, көчле рухлы шәхес Кәүсәрия Фидаил кызы Шәфыйкова вафат. Ул Яңавыл шәһәрендә яшәп иҗат итә иде. Якыннары хәбәр итүенчә, мәрхүмәнең җәсәде 5нче майда туган авылы Исәнбайда җирләнәчәк. Авыр туфрагың җиңел булсын, Кәүсәрия апа!


Кәүсәрия Фидаил кызы Шәфыйкова 1948 елның 9 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында туган. Яшь ярымлык чагында полиомиелит белән авырый башлый. Мәктәпкә йөреп белем ала алмый, аны укытучылар өйгә килеп укырга-язарга өйрәтә. Беренче шигыре 1970 елның 14 маенда «Коммунизм таңы» дигән район гәзитендә басылып чыга.

Башкортстан, Татарстан матбугатында әсәрләре даими басылып торды, ике йөздән артык шигыренә композиторлар тарафыннан көй язылды. К. Шәфыйкова Саҗидә Сөләйманова һәм Гали Чокрый исемендәге премияләр лауреаты, 1998 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Читайте нас