+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Шәхес
31 Мая 2017, 07:26

Билгеле журналист, продюсер вафат

Билгеле журналист, җырлар авторы һәм продюсер Илфак Шиһапов якты дөньядан китте. Аның йөрәк авыруы якыннарына февральдә үк билгеле булган, ә кичә алар аны Казандагы фатирында үле тапкан.

Бүген Илфак белән Казанда хушлашалар. Иртәгә ул туган ягы – Татарстанның Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк. Илфак Шиһаповка нибары 49 яшь иде.
Читайте нас