Боларның берсенә дә карамастан, Тәлгать Нигъмәтулла улы бер чиктән икенчесенә сугылмады, яшьтән үк үзе инанган гаделлек юлыннан тайпылмады, кыйбласын үзгәртмәде. Шуны да онытмыйк: туксанынчы еллар башындагы мәгълүм вакыйгалар шаукымында республикадагы бихисап партия түрәләре (төп белгечлекләре — агроном, зоотехник, мал табибы) банкир булып китте, демократ битлеге киеп, партияне аяусыз тәнкыйтьләүчеләргә әверелделәр. Болар арасында Тәлгать Сәгыйтов юк иде.
...Аның ата-бабалары Ишембайдан йөз чакрымда, Бөрҗән районы чигенә якын, биек таулар, калын урманнар арасында урнашкан Иске Сәет авылында гомер кичергән. Бер ел элек ул тарафларда үткәрелгән зур чарада миңа да катнашырга туры килгән иде. Составына Иске Сәет тә кергән авыл биләмәсе үзәге Колгынада чыгыш ясаганда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Тәлгать улы Сәгыйтов, кече ватан буларак, бу төбәк һәм аның кешеләре әти-әнисенең дә, үзенең дә җанына ифрат якын булуын әйткән иде.
Сәгыйтовлар революциядән соң Макар (заманында ул район үзәге дә булып торган) авылына күченгән. Кызылармияче Нигъмәтулла 1942 елның 28 ноябрендә Великие Луки шәһәре тирәсендә батырларча һәлак булган. Бу вакытта Тәлгатькә 4 ай гына тулып килгән.
Яхшы укуы өстенә, мәктәпнең дружина советы рәисе, комсомол комитеты әгъзасы, стена гәзите мөхәррире дә булган егет, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына керә. Монда да яхшы укый, җәмәгать эшләре активисты буларак аерылып тора. Өч ел рәттән аны университетның ВЛКСМ комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Егет, әлбәттә, җитәкчелек баскычлары буйлап үрләү түгел, ә туган ягына кайтып, яшь буынга белем бирү турында уйлана. Ләкин 1964 елда 22 яшьлек Тәлгать Сәгыйтовны ВЛКСМ Өлкә комитетының мәктәпләр һәм укучы яшьләр бүлеге инструкторы итеп тәгаенлиләр. Мәктәптә эшләү теләге дә сүрелми. Киләчәк кадрлар хакында алдан хәстәрлек күрүче җаваплы иптәшләр дә аның авылда бераз эшләп алуы арытабангы хезмәт биографиясенә уңай йогынты ясаячагын күзаллый. (Ул заманда сәясәт шундый иде). Бер елдан Макар урта мәктәбенә кайтып, урыс теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара башлавы була, ВЛКСМның Ишембай шәһәр комитетының икенче секретаре итеп сайлап куялар. Тагын бер елдан — беренче секретарь.
“Икенче Баку” буларак илгә танылган нефтьчеләр шәһәре Ишембай комсомол җитәкчесенә күп нәрсә бирә, чөнки биредә эшче яшьләр арасында һәртөрле башлангычлар, хезмәт батырлыклары туып кына тора. Заманы нинди бит аның: намуслы хезмәт иясенә олы хөрмәт күрсәтелгән, илнең барлык тармакларында гомум рухи күтәренкелек хөкем сөргән 60нчы еллар! Биредә ул соклангыч гаилә кора, тәүге уллары Азамат туа.
1969 елның августында Тәлгать Нигъмәтулла улына комсомол Өлкә комитетының пропаганда һәм мәдәни-масса бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасын йөкләтәләр. 1972 елның гыйнварыннан инде ул — Өлкә комитетның шушы тармак буенча секретаре. Чираттагы бу вазыйфага ул берничә кандидатура арасыннан сайлап алына.
1975 елда Тәлгать Сәгыйтов республикадагы гаять абруйлы һәм көчле иҗади оешма — Язучылар берлегенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Биредә аңа яшьтән килгән оештыру сәләте, башкорт телен һәм әдәбиятын камил белүе ярдәмгә килә. КПСС Өлкә комитетының мәдәният бүлеге инструкторы, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире булып бераз эшләп алган Тәлгать Сәгыйтовка чираттагы зур һәм җаваплы вазыйфа йөкләтелә — БАССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе.
Матбугат ветераны Рәшит Әюпов “Вечерняя Уфа” гәзитендә болай дип язды: “Комитетта миңа аның белән бергә эшләү бәхете тиде. Безгә ул “Һәнәк”тән килде. Зәңгәр экранда ул чорда бу журнал белән берлектә әзерләнгән, җәмгыятьтәге кимчелекләрне камчылаган “Һәнәк” килә, “Һәнәк” көлә” дигән тапшырулар шәлкеме бара иде. Шунда ук борчылулы-шаярулы сүз дә таралды: “Безнең “өй”дә тәртип урнаштырырга “Һәнәк”нең хуҗасы үзе киләчәк икән, кемнәрнедер “сәнәк очы”на да алыр инде ул...”
Тәртип урнаштыру кирәклеге булгандыр. Яшерен-батырын түгел, безнең гаять зур коллективта тәртип һәм оешканлык аксый иде. Төркемчелек, кода-кодагыйлык... КПСС Өлкә комитеты эфир һәм зәңгәр экран “йолдыз”ларының кайнап торган энергияләрен тыныч агымга юнәлтер өчен Сәгыйтовны безгә җибәргәндер. Гаҗәп хәл: ул беркемне дә эштән кумады, җәзага тарттырмады. Холкы һәм эш стиле буенча кырыс кеше булмады ул, ә менә коллективка җитәкчелек итүдә мотлак булган каты куллылыгы сизелә иде.
Кадрларның табигый агымчылыгы туктамады, әлбәттә. Бушаган урыннарга комитет рәисе вуз тәмамлаучыларны чакырды, яшь талантларга юл ачты. Ул яшьләр арасыннан күпләр арытаба республика Президенты Хакимиятенә, Матбугат министрлыгына эшкә китте, төрле басмаларның баш мөхәррирләре, телерадиокомитетлар җитәкчеләре итеп үрләтелде, югары исемнәргә, премияләргә лаек булдылар...”
Тәлгать Сәгыйтовның 1990-96 елларда “Башкортостан” гәзитенә җитәкчелек итүе аның хезмәт юлында да, матбугатыбыз тарихында да мөһим вакыйга булды. СССР таркалып, илдә ата — улны, ана кызны белмәгән еллар. Республиканың төп өч гәзите — “Башкортостан”, “Советская Башкирия” һәм “Кызыл таң”ның баш мөхәр-рирләре Тәлгать Сәгыйтов, Владислав Устинков һәм Расих Ханнановның көнгә берничә тапкыр җыелып сөйләшүләре, ул чорда гаять зур абруйлы һәм тиражлы басмаларны нинди юнәлештә алып бару, андагы коллективларның иминлеген тәэмин итү буенча киңәшләшүләре, аларның уртак фикергә килеп, республиканың иң югары җитәкчесенә барулары хәтердә әле. Журналистика “акула”лары Владислав һәм Расих абыйларның андый “визит”ларда югары даирәләрдә үз кешегә әйләнгән Тәлгать Нигъмәтулла улына таянулары, аны алданрак йөртүләре дә табигый иде.
1986-87 һәм 1997-2001 елларда Тәлгать Сәгыйтов — Башкортстанның мәдәният министры.
“Ул шушы вазыйфага йөз проценты белән туры килгән шәхес булды, — ди барлык озын хезмәт юлын шушы өлкәдә эшләп үткәргән композитор, Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов. — Мин инде унлап министр белән эшләдем. Төрлесе булды. Бу ведомствоның бер җитәкчесенең белгечлеген күздә тотып, урысчалатып, “Министерство культиваторов” дип тә йөрттеләр. Ниһаять, Тәлгать Сәгыйтов! Без аның янына үз кеше итеп, безнең яхшы идеяләрне аңлаячагына, ярдәм итәчәгенә тулы ышаныч белән керә идек. Безнең план-программаларның асылын тиз үк аңлап ала, җитешсезлекләрне шундук белә һәм аларны ничек бетерергә эшлекле киңәшен дә бирә. “Проблемалар туганда миңа килергә, керергә кыенсынып тормагыз”, — дип әйтергә ярата иде бу кешелекле, кечелекле шәхес”.
“Аны биләгән вазыйфалары түгел, ул үзе биләгән вазыйфаларны бизәде”, — ди аны яхшы белүчеләр. Тәлгать Нигъмәтулла улы яше өлкәнәя барганда Халыкны эш белән тәэмин итү федераль дәүләт хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе укыту үзәге директоры да булды, халыкара “Тюрксой” оешмасында да тырышлык салды.
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Сәгыйтовның җәмәгате Фәрзәнә Фаткулла кызы Сәгыйтова — Уфа сәнгать институтында бихисап талантлы җырчылар әзерләгән педагог, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, кафедра мөдире.
Күпләргә үрнәк бу гаиләдә ике ул тәрбияләнеп үскән. Азамат та, Салават та Уфа һәм республика күләмендә җаваплы вазыйфада эшлиләр.