0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
29 Августа 2018, 07:36

Аңа түгел, безгә кирәк

Яшь әдибә Дания Нәгыйм язган бу китап укучыга яшәү көче бирә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яташыбыз, Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев турында язылган "Бөртекләп җыелган гомер" китабы, кызганычка каршы, Уфада сатылмый.

Казаннан кайтартып укыган кешеләр аның сюжет корылышы ягыннан да, әлбәттә, төп геройның гыйбрәтле, фәһемле язмышын тасвирлау ягыннан да, матур телле булуы белән дә отышлы булуын билгели.

Анда бары тик тормышта булган вакыйгалар гына сурәтләнгән, кайсыбер геройларның исемнәре генә үзгәртелгән.

- Тиздән китап урыс телендә чыгачак, - ди Рөстәм үзе.

Тормыш тарихын ташка бастырып калдырырдай шәхесебез турындагы бу китап аңа түгел, безгә күбрәк кирәк.