Әтисе Фәтхелислам Баянов авыл мулласы улы була, урыс-япон сугышыннан кайтып, иген игә. Әнисе Зәйнәп белән алар ун балага гомер бирә, шуларның өчесе 1921 елгы ачлыкта вафат була.
Җиде сыйныфны тәмамлагач, 1924-28 елларда Бәлә-бәй педагогия техникумында укыганда Баязит актив хәбәр-че булып таныла. 1928 елда “Яңа авыл” гәзитенә (хәзерге “Кызыл таң”) эшкә чакырыла. Гәзитнең “Коммуна” дип аталган чорында редакциядә эшли. 1929-30 елларда “Ленин юлы” Туймазы район гәзитенә нигез салуда катнаша һәм аның беренче мөхәррире була. Редакция каршында эшләп килүче “Алтын башак” әдәби берләшмәсен оештыруда да аның роле бар.
Баязит Дим 1931 елда ВКП (б) сафларына керә. 1932 елда Кызыл Армиягә алына. Шул чорда “Октябрь” журналында еш басыла. 1932 елдан Ерак Көнчыгыш-тагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1934 елда политрук дәрәҗәсенә күтәрелә, соңрак полк комиссары була. Хәсән күле буендагы һәм Халхин-Голдагы хәрби вакыйгаларда катнаша.
Бөек Ватан сугышы алдыннан Баязит Баянов хез-мәт иткән хәрби часть СССР-ның көнбатыш чигенә күче-релә. Шунлыктан 1941 елның 22 июнендә ул инде берен-челәрдән булып Ватанны саклап яуга күтәре-лүчеләр сафларында була. Смоленск шәһәре янында яралана. Госпитальдән чыккач, Мәскәү янындагы алышларда тагын каты яралана. Инвалидлык буенча демобилизацияләнә.
1943-45 елларда ВКП (б) Башкортстан өлкә комитеты-ның хәрби бүлегендә инструктор, мөдир урынбасары вазыйфаларын башкара. Баязит Димнең гомере кыска була. Нибары 36 яшендә, 1945 елның 10 октябрендә фронтта алынган яралардан вафат була.
Ул башкорт язучыларыннан беренчеләрдән булып узган гасырның 30нчы елларында прозага хәрби тема алып килә. Үзе исән чакта ике китабы басыла. 1936 елда Башкортстан дәүләт нәшриятында – “Хәрби хикәя-ләр”, 1941 елда “Фронт хикәя-ләре” җыентыклары дөнья күрә. Аның хикәяләре очерк төрендә язылган һәм кырыс хәрби чынбарлыкны тасвирлый. Аларда Ватанга тугры солдатлар тормышы сурәтләнә.
Туган авылында бер урам Баязит Дим исемен йөртә.
Резеда НУРТДИНОВА.