Анда әйдәүче галимнәр, Раил Гомәр улының коллегалары, дуслары, туганнары, укучылары катнашты.
Алар арасында Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы У. М. Җәмилев, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәге рәисе, академиянең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, география фәннәре докторы А. И. Псәнчин, шушы ук институтның фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Ф. А. Нәдершина, Башкортстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы А. И Акманов һәм башкалар бар иде.
Чыгыш ясаучыларның барысы да галимнең башкорт һәм Урал-Идел буе халыкларының тарихын һәм этнографиясен саклап калуга, фәнне үстерүгә керткән өлешен бәяләде. Аерым алганда, Раил Гомәр улының СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан бүлекчәсе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге һәм Башкортстан Фәннәр академиясе формалашуда мөһим роль уйнавы билгеләнде.
Чарада рәхмәт сүзе белән галимнең улы Булат Кузеев һәм аның хатыны чыгыш ясадылар. Шулай ук, Раил Кузеевның Археология һәм этнография музее янында урнашкан бюстына чәчәкләр салу тантанасы узды.