-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
16 Февраля 2019, 16:51

Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә кабул итмиләр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язучы Зифа Кадыйрованың ни өчен Язучылар берлегенә алынмавы белән кызыксына.

Добавить в предпочтительные источники Google
Казанда Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры гастрольләре бара. Кичә Фәрит Мөхәммәтшин Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектаклен караган.

Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакльне ошатуын әйткән. Һәм Зифа Кадыйрованың һаман Язучылар берлегенә алынмавына гаҗәпсенүен белдергән.

Хәер, язучының документлары әзерләп тапшырылган, әмма Татарстан Язучылар берлегенең Берлеккә кабул итү коллегиясе җитәкчесе Тәлгать Галиуллин документларны күрмәгәнлеген, Зифа Кадыйрованың иҗаты белән таныш түгеллеген әйткән. ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов исә документларның берлектә булуын, әмма әле каралмаганын белдергән.

“Зифа Кадыйрова Чаллыда яши. Анда безнең Факил Сафин дигән иптәшебез, Чаллы бүлекчәсе хуҗасы бар. Зифа Кадыйрованың папкасы анда каралган, безгә кергән, вакытын, тикшерүне көтеп ята. Андый папкалар, мин яшермичә әйтәм, бездә шактый. Вакыты җиткәч, әгәр лаеклы дип табыла икән, һичшиксез, керер”, – дигән Данил Салихов.

Язучылар берлеге рәисе Зифа Кадыйрова әсәрләренең күп сатылганын таный, әмма аны берлеккә кертү өчен үзенең сүзе берни түгеллеген әйтә, чөнки ул кабул итү комиссиясе әгъзасы түгел икән.

Зифа Кадыйрова - биш китап авторы, шуның өчесе урыс теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомум тиражы 100 меңнән артык. Өч әсәре буенча спектакль куелган. Тагын ни кирәк икән, белмисезме?