Күренекле татар галиме, журналист һәм педагог Үзбәк Гыймадиев гомер буе кешеләргә яхшылык эшләде.
Үзбәк абый Гыймадиев белән без таныш кына түгел, дуслар да идек. Безнең танышуыбыз болай башланды: 1973 елда Казанда, Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты турында кандидатлык диссертациясе якладым. Ничек шулай туры килгәндер, фәнни җитәкчем, күренекле галим Хатыйп ага Госман ике оппонентны да Уфадан тапты: беренче оппонентым — күренекле башкорт галиме Гайса Хөсәенов, икенчесе Үзбәк Гыймадиев булды. Алар хезмәтемә уңай һәм зур бәя бирде. Шул вакытта мин алар белән таныштым, ә диссертация яклаганнан соң без Үзбәк абый Гыймадиев белән хәтта дуслашып та киттек. Без аның белән хатлар алыштык, хәбәрләшеп тордык; Үзбәк абый үзенең чыккан һәр яңа китабын, автограф язып, миңа җибәреп торды. Миндә хәзер аның үзе автограф язып биргән дүрт китабы һәм алты хаты саклана.
Үзбәк абый Гыймадиев киң эрудицияле, тирән белемле, күпкырлы шәхес иде: ул — әдәбият белгече, галим, язучы, журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе.
Үзбәк Гыймадиев 1920 елның 5 августында Авыргазы районының Яңа Карамалы авылында укытучы гаилә-сендә дөньяга килә. Әтисе Ибраһим авыл мәктәбендә башта тарих һәм география фәннәре укыта, аннары мәктәп директоры була. Әнисе Рабига апа шул ук мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Үзбәк абый гаиләдә баш бала була һәм үзеннән соңгы туганнарына һәрчак ярдәм итеп яши.
Үзбәк Гыймадиев иң яхшы билгеләргә генә укый. Мәктәптә чакта ук каләм тибрәтә башлый: 1934 елдан, ягъни 13 яшьтән, “Йәш төзөүсе” гәзи-тендә мәкаләләр бастыра. Туган авылында җидееллык мәктәп тәмамла-гач, 1937-39 елларда Стәрлетамакта педагогия училищесында белем ала. Аннан соң ике ел туган авылы мәктә-бендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Авыргазы районының “Җиңү өчен” гәзите мөхәррирен сугышка алалар һәм аның урынына Үзбәк Гыймадиевны билгеләп куялар. Шулай итеп, халкыбыз өчен иң авыр булган 1941-44 елларда ул әйдәп баручы журналистка әверелә. 1943 елның февралендә партия сафларына керә. 1947-49 елларда КПСС өлкә комитеты каршындагы партия мәктә-бендә белем ала һәм аны отличнога тәмамлый.
Үзбәк Гыймадиевның шуннан соңгы ике дистә елга якын гомере “Кызыл таң” белән бәйле: ул анда 1952 елга кадәр башта бүлек мөдире булып эшли. Өч ел буе Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый, аны Мактау грамотасы белән тәмамлый; аны “Кызыл таң” мөхәррире урынбасары итеп билгелиләр. 1958 елда СССР Журналистлар берлегенә керә. Редакциядәге хезмәтне ул педагогик эшчәнлек белән бәйләп алып бара: 1956-57 елларда өлкә партия мәктәбендә укыта, 1960-61 уку елында Башкорт дәүләт университетында журналистика буенча лекцияләр укый.
Үзбәк Гыймадиев журналистиканың төрле жанрларында эшли. Ул татар әдәбияты классиклары Г. Тукай, Һ. Такташ, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, Г. Камал, М. Җәлил һәм башкаларның иҗади портретларын яза. Әдәбият һәм сәнгатьнең, фәннең, мәгарифнең, иҗтимагый-сәяси тормышның иң актуаль мәсьәләләре турында “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны”, “Советская Башкирия”, “Вечерняя Уфа”, “Ленинсе”, “Әдәби Башкортостан”, “Башкортостан укытыусыһы”, “Башкортостан пионеры”, “Агыйзел”, “Социалистик Татарстан”, “Казан утлары”, “Совет мәктәбе”, “Агитатор блокноты” һ. б. гәзит-журналларда күптөрле материаллар бастыра. 1934-80 еллар эчендә аның төрле гәзит-журналларда, биографлар күрсәтүенчә, 700гә якын мәкаләсе басылып чыккан.
1960 елларның икенче яртысыннан Үзбәк Гыймадиев җитди рәвештә фән белән шөгыльләнә башлый. Аның яратып эшләгән өлкәсе – Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлын, күп-кырлы иҗат мирасын барлау, анализлау һәм аның идея-эстетик байлыгын күрсәтү була. Г. Ибраһимов турында ул 1968 елга кадәр татар һәм урыс телләрендә “Үлемсез иҗат”, “Безнең атаклы якташыбыз”, “Г. Ибраһимов Башкортстан һәм башкорт әдәби теле турында”, “Туган якның көзгесе”, “Балкып торган талант”, “Лучезарный талант” һәм башка — барлыгы 15 фәнни мәкалә, башкорт телендә “Гәлимйән Ибраһимов – журналист” дигән монография (1967) һәм әдипнең иҗаты турында “Талант һәм хезмәт” (1982) дигән әдәби-публицистик мәкаләләр җыентыгы бастырып чыгара. 1968 елның гыйнварында “Бөек Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы елларында (1917-1920) Галимҗан Ибраһимовның публицистик эшчәнлеге” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Аннан соң да бу теманы эшләүне дәвам итә: библиограф Ф. Габсәлә-мова белән бергә 1978 елда урыс телендә “Галимджан Ибрагимов и Башкирия. Методические указания по спецкурсу” (38 бит), ә 1979 елда “Галимджан Ибрагимов. Библиографический указатель (1907-1977)” (250 бит) дигән хезмәтләр бастырып чыгара.
1968 елның сентябреннән ул Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, ә 1972 елның июненнән доцент булып эшли. Алты ел буе (1981-87 еллар) кафедра мөдире була. Күп еллар буе “Борынгы татар әдәбияты”, “XIX йөз татар әдәбияты”, “XX йөз башы татар әдәбияты”, “Татар совет әдәбияты” курсларын укыта, Г. Ибраһимов иҗаты буенча “Г. Ибра-һимовның сәнгатьчә осталыгы”, “Октябрьгә кадәрге татар сатирик журналларының татар әдәбияты үсешендә тоткан роле һәм әһәмияте”, “Әдәби тикшеренү эшләренең методикасы һәм техникасы” дигән махсус курсларның лекцияләрен эшкәртә һәм аларны студентларга аңлаешлы итеп аңлата.
Фән тарихына Үзбәк Гыймадиев татар сатира әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче һәм аның буенча капиталь фәнни хезмәтләр язучы галим булып та кереп калды. Ул дистә еллар буе татар сатирасын, аның теориясен, сатирик журналлар эшчәнлеген, сатирик әсәрләрне, татар сатирасының милли үзенчәлекләрен өйрәнде һәм шулар турында фәнни хезмәтләр язды. Бу теманы ул татар сатирик журналларының эшчәнлеген өйрә-нүдән башлап җибәрде. Иң элек ул, татар әдәбият белемендә беренче булып, XX гасыр башында татар һәм башкорт әдәбиятында һәм публицистикасында сатира жанрының формалашуында, аның күп тармаклануында, сәнгати чараларның ишәюен-дә җитди роль уйнаган “Карчыга” журналы эшчәнлеген өйрәнде һәм 1976 елда башкорт телендә “Карсыга” революцион-демократик сатира журналы” дигән китабын бастырып чыгарды. Анда ул бай фактик материал нигезендә 1906-07 елларда Ырынбурда чыккан журналның идея-сәяси эчтә-легенә анализ ясый, аның халык-ларның социаль һәм милли азатлык көрәшендәге урынын билгели, алдынгы иҗтимагый-сәяси фикернең формалашуында тоткан урынын күрсәтә, сатирик иҗатның үзенчә-лекләренә карата да кайбер күзәтүләр ясый. “Журналның сатирик көлү төсмерләре гаять бай, — дип нәтиҗә ясый галим. – Без анда көйдереп ала торган үткер сатираны да, җиңелчә юморны да, нәфрәт белән тулы сарказмны да, нечкә иронияне дә очратабыз. Иске дини әсәрләргә паро-дияләр, төш күрү, аңлатмалы сүз-лек, диалог, ачык хат, телефонда сөйләшү кебек күп төрле алымнар революцион-демократик идеяләрне үткәрүдә уңышлы файдаланыла”
1977 елда Ү. Гыймадиев Татарстан китап нәшриятында “Сатира коралы белән” дигән китабын бастырып чыгара. Биредә автор татар телендәге алты журналга (“Чикерткә”, “Уклар”, “Чүкеч”, “Карчыга”, “Туп”, “Яшен”) тарихи планда анализ ясый. Һәм шул материаллар җирлегендә 1905-07 еллардагы милли азатлык хәрәкәтендәге үзенчәлекле моментларны, демократик язучыларның, бигрәк тә Г. Тукай-ның сатира өлкәсендәге эшчәнлеген тулы чагылдыра. Бу китапка язган рецензиясендә тарихчы галим Равил Әмирханов сатирик журналлар турындагы бу хезмәтнең татар халкының иҗтимагый фикер тарихын тик-шерүне тагын бер баскычка күтәрүен билгеләп үтә. “Ү. Гыймадиевка, тик-шеренүче буларак, күркәм бер сыйфат хас, — дип яза ул. – Ул сатирик матбугатка азмы-күпме мөнәсәбәте булган бер генә фәнни хезмәтне дә диярлек читләтеп үтмәгән, андагы фикерләрне җентекләп анализлаган, үзенең теге яки бу мәсьәлә белән килешү-килешмәвен төпле дәлилләр белән нигезләгән”.
1982 елда дөнья күргән “Художественная и публицистическая сатира” дигән уку-укыту әсбабында инде галим үзенең өйрәнү объектын тагын да киңәйтә төшә: 1906-17 елларда татарча чыккан ун сатирик журналның — “Чикерткә”, “Уклар”, Чүкеч”, “Карчыга”, “Туп”, “Яз”, “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Акмулла”, “Кармак” эшчәнлеген анализлый, аларның татар әдәбиятында сатирик һәм юмористик әсәрләрнең үсешенә йогынты ясавын, журналда чыккан материалларның язучылар өчен сатира мәктәбе ролен үтәүләрен күрсәтә. Шунда ук галим сәнгати сатирик әсәрләрнең һәм публицистик сатирик материалларның әлеге журналлар битләрендә, бер-берсен тулыландыра-тулыландыра, янәшә яшәп килүләрен күрсәтеп үтә.
Бу журналларда басылган күпсанлы материалларны анализлап чыкканнан соң, Ү. Гыймадиев түбәндәге нәтиҗәгә килә: нәкъ менә әлеге журналлар битләрендә мәсәл, эпиграмма, пародия, сатирик портрет жанрлары “саф сатирик жанрлар” булып формалашып җитешә, ә фельетон һәм памфлет жанрлары сәнгати әдәбият белән публицистика арасында торалар, аларның кушылмасын-берлеген тәшкил итәләр: алар, бер яктан, конкрет реаль фактларга нигезләнү аркасында, публицистикага карыйлар, икенче яктан, матур әдәбиятка хас булган сәнгати алымнар, образлар тудыру чаралары куллану нәтиҗәсендә, матур әдәбият әсәрләре булып саналалар.
Шунда ук галим сатирик әдәбият әсәрләре үсешенә фольклор жанрларының – мәкаль, әйтем, табышмак, әкият, мәзәк, халык җырларының зур йогынты ясавын ассызыклап күрсәтә. Журнал битләрендәге сатирага хас сыйфатларны ачыклый, журнал сатирасы өчен хас һәм уңайлы булган афоризм, аңлатмалы сүзлек, төш күрү, белдерү, сорау һәм җавап кебек “кече формаларны” аерып чыгара, аларның күләме кечкенә булса да, бик мөһим, тирән мәгънә белдерү-ләрен дәлилләп күрсәтә.
Үзбәк Гыймадиев хезмәтләре арасында 1984 елда басылып чыккан “Сатира теориясе мәсьәләләре” дигән уку кулланмасы аерым бер урын алып тора. Бу хезмәттә ул сатира теориясен фәнни нигезләүгә үзеннән саллы гына өлеш кертә, теоретик материалны студентларга гади һәм аңлаешлы итеп җиткерә. Иң элек сатираны әдәбиятның мөстәкыйль бер төреме, әллә жанрымы дип карауга ачыклык кертә. “Сатира — ул чынбарлыкны сурәтләүнең махсус бер принцибы. Ул әдәбиятның барлык төрләрендә кулланыла һәм аның бик күп жанр формалары бар, алар лирикада, эпоста һәм драмада кабул ителгән структур элементларның деформациясе нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр” дигән фикердә тора галим. Сатирага хас булган сыйфатларны күрсәтә: ямьсез эчтәлек белән аның матур күренергә тырышуы арасындагы каршылык, тапкыр сүзлелек, чынбарлыкка тәнкыйтьле мөнәсәбәт, эзоп теле, читләтеп әйтү, киная, ишарә кебек чаралар, авторның дөньяга карашының җитлеккән булуы һәм киңлеге, автор омтылышының ачыклыгы һ. б. Шушы ук хезмәттә галим тагын сатирик типиклаштыру, көлке тудыру һәм аның төрләре, сатирик жанрлар төрлелеге, сатираның сәнгатьчә алымнары, тел-стиль чаралары дигән темаларны да җентекләп аңлата. Безгә калса, бу китапның тагын бер кыйммәтле ягы шунда – автор татар сатира һәм юморының милли үзенчәлеген аерып чыгара. Бу үзен-чәлекне Ү. Гыймадиев татар халкы-ның тарихи үсешендәге милли үзен-чәлекнең чагылышы дип карый һәм аны татар фольклоры әсәрләре белән бәйләп аңлата. Шунда ук татар те-лендә сөйләмгә иронияле төсмер бирә торган махсус идиоматик сүзтезмәләр, “сүз уйнатуга” корылган әйтел-мәләрнең күп булуын, татарга хас булган “күз яше үтәли көлү”, эзоп теле белән оста эш итә белү, кире образларны күңел кайтаргыч дәрәҗәдә гипербола белән сурәтләү кебек сыйфатларны ассызыклый. Күп гасырлар буе татарларның төрле халыклар, шул исәптән төрки халыклар һәм урыс халкы йогынтысын кичереп яшәве дә аның сатира һәм юморына йогынты ясаганлыгын билгеләп үтә.
Югарыда санап үтелгән хезмәтләр нигезендә Үзбәк ага Гыймадиев “Роль и значение татарских сатирических журналов (1906-1917) в развитии национальной литературы” дигән темага докторлык диссертациясе язды һәм аны 1984 елның мартында Казан дәүләт университетының Гыйльми советында яклады. Миңа бу яклау утырышында тыңлап утырырга туры килде. Анда беренче оппонент булып филология фәннәре докторы, профессор Тәлгать Галиуллин чыгыш ясады. Миндә ул чыгышның тексты саклана. Үзенең чыгышында Т. Галиуллин бу хезмәткә бәя биреп, болай диде: “При всем многообразии приемов и форм анализа в основе исследования лежит органическое единство исторического и теоретического подходов. У. И. Гимадиев сумел сочетать живые наблюдения с обобщениями, тем самым раскрыть литературный процесс начала XX века в свете определяющих тенденций развития общественно-эстетической мысли… Введение и все три главы диссертации в комплексе открывают широкую панораму на татарскую литературу начала XX века, выявляют глубинные закономерности развития критического направления в литературе... Перед нами исследователь, умеющий хорошо обращаться с тонким инструментарием литературоведческого анализа. Так, он сумел показать, что эти журналы во многом определили не только содержание и общественное значение, но и специфику собственно художественной эволюции татарской литературы начала XX века”.
1985 елда Ү. Гыймадиевка “филология фәннәре докторы” дигән гыйльми дәрәҗә бирелде. 1986 елда уни-верситетның татар-урыс бүлегендә укучы 2нче курс студентлары өчен “Татар сатирасы” дигән методик күрсәтмә һәм гамәли материал бастырып чыгарды. Бу хезмәтне ул миңа: “Әнвәр дус! Монысы — Ш. Бабичның әлегә кадәр дөньяга чыкмаган һәм әле беркем дә тәнкыйть-тикшерү сүзләре әйтмәгән фельетоннарыннан үрнәкләр. Бәлки, кызыксынырсыз. Иң яхшы теләкләр белән, Ү. Гыймадиев. Декабрь, 1986” дип язып бүләк итте. Әйтергә кирәк, 300 данә тираж белән чыгарылган 40 кына битле бу китапчык үзе бер кыйммәтле фәнни хезмәт булып тора. Эш шунда: әгәр Шәехзадә Бабичның сатирик иҗатын өйрәнергә тотынасың икән, аның фельетоннарын да укырга кирәк булачак. Ә алар гарәп графикасында чыккан төрле журналларда таралып ята. Бүген исә, беренчедән, ул журналларны табу үзе зур авырлык тудыра, чөнки алар илебезнең төрле китапханәләрендә, архивларда, аерым саннары шәхси кулларда гына сакланып калган. Икенчедән, бүгенге студентларның барысы да гарәпчә текстны укый белми. Ә Үзбәк абыйның бу китабында алар хәзерге кириллица белән бер урынга туплап бирелгән. Бу методик күрсәтмәдә Ш. Бабичның барлыгы 12 фельетонының тексты китерелә. Шул яктан бу китапчык бик кыйммәтле чыганак булып тора.
1987 елда Ү. Гыймадиев Татарстан китап нәшриятында “Сила сатирического слова” дигән зур күләмле (270 бит) монографиясен бастырып чыгарды. Ул алда әйтелгән хезмәтләрдән үзенең тагын да киңрәк колачлы булуы белән аерылып тора: анда, татар әдәбият белеме тарихында беренче буларак, 1906-17 елларда чыгарылган татарча ун сатирик журналның һәрберсенең ничә саны чыкканлыгы һәм чыгу даталары күрсәтелеп бара, аларның эчтәлегенә, күтәргән проблемаларына, бу журналларның татар әдәбиятында реалистик иҗат методының җиңеп чыгуында нинди роль уйнавына анализ ясала, ә китап ахырында сатирик журналларда әсәр-ләре басылган язучы һәм журна-листларның псевдонимнар исемлеге китерелә. Бу китапны укыгач, Үзбәк абыйның әдәби күренешләрне нинди зур осталык белән анализлавына сокланмый мөмкин түгел: ул — әсәрләргә анализ ясауның күренекле остасы.
Үзбәк абый Гыймадиевның фәнни хезмәтләре Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге тарафыннан хуплап каршы алынды: аның китаплары турында татар, башкорт һәм урыс телләрендә мәкаләләр, рецензияләр чыкты. 1968 елда Үзбәк Гыймадиев-ның кандидатлык диссертациясе яклавы турында “Кызыл таң” гәзитендә язылды. “Г. Ибраһимов – журналист” китабына — “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны”, “Советская Башкирия”дә — 4, “Сатира коралы белән” китабына “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны”, “Ленинсе”, “Башкортостан укытыусы-һы”, “Социалистик Татарстан”да 6 белгеч үз бәяләмәләрен бирде. 1981 елда беренче тапкыр Үзбәк Гыймадиев хезмәтләренең исемлеген төзү омтылышы ясалды: өлкән библиограф Ф. Г. Габсәләмова “Узбек Ибрагимович Гимадиев. Библиографический указатель” дигән 38 битле хезмәт бастырды.
Үзбәк Гыймадиев студентларга, алда күрсәтелгән хезмәтләрдән тыш, тагын “Татар сатирик журналлары (1907-1917) һәм сатира теориясе мәсьәләләре. Махсус курс программасы”, “Диплом эшен ничек язарга?”, “Татарские сатирические журналы дооктябрьского периода”, “Әдәби тикшеренү эшенең методикасы һәм техникасы. Махсус курс программасы”, “Художественные средства сатиры” (1979, 36 б.) дигән методик ярдәм-лекләр, “Сатира, ее жанры и художественные средства”, “Художественная и публицистическая сатира” дигән уку кулланмалары нәшер итте.
24 хикәя һәм очерк, 30га якын шигъри әсәр бастырып чыгарды, бер документаль повесть һәм Г. Ибра-һимовның тормышы, иҗаты турында автобиографик “Тормыш дулкыннары” дигән роман язды (ул төгәлләнмәгән көе калды, аның кайбер өзекләре “Кызыл таң” да 1987 5,6, 7, 10 һәм 11 март саннарында басылып чыкты). Аның “Татар кызы” дигән пьесасы Авыргазы районы үзешчән коллективлары тарафыннан күп тапкырлар сәхнәгә куелды. Әлбәттә, Үзбәк абыйның бу әсәрләрен табып, аларны бер җыентыкка туплап, 2020 елда – аның тууына 100 ел тулу уңае белән бастырып чыгарасы иде.
Ул берничә тапкыр БДУ парткомы составына сайланды. Университетның һәм Тарих, тел һәм әдәбият инсти-тутының филология буенча кандидатлык диссертацияләре яклау Гыйльми советларының әгъзасы булып торды. “Белем” җәмгыяте әгъзасы буларак, еш кына халык алдында иҗти-магый-сәяси һәм әдәбият-сәнгать темаларына лекцияләр һәм докладлар белән чыгыш ясады. Матбугат органнарында намуслы һәм бик яхшы эшләгәне өчен 1957 елда — Башкортстан Югары Советы Президиу-мының, 1967 елда — КПСС өлкә комитетының, ә 1968 елда РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әлбәттә, ул төрле исем-дәрәҗәләр алу өчен яшәмәде, һәрвакыт кеше-ләргә яхшылык эшләргә, студентларны белемле һәм әхлаклы итәргә тырышты. Һәм үзеннән соң якты истәлек калдырды. Әлеге мәкаләне дә минем Үзбәк абый турындагы кечкенә генә бер истәлек белән тәмамлыйсым килә.
1981 елның декабрендә Казан университетында төрле вузларда тел һәм әдәбият укытучыларның ике атналык белем күтәрү курслары булды. Шунда Үзбәк абый белән мин дә туры килдем. Без ике атна буе Казан университетының аспирантлар тулай торагында яшәдек. 1973 елда кандидатлык диссертациясе яклавымда Үзбәк абый оппонентым булып чыгыш ясаганнан соң, без аның белән дуслашып киткән идек. Монда тагын очрашкач, икебез дә шатландык. Ул көннәрдә без аның белән дәресләргә дә, буш вакытларда әдәби кичәләргә, спектакльләргә дә бергә йөрдек. Курслар тәмамлангач, үз шәһәрләребезгә кайтып китәр алдыннан без өчәү (өченчебез Нукус шәһәреннән Айман Нәҗимов иде) истәлек өчен, Үзбәк абыйны уртага алып, фотога төштек. Аны Үзбәк абыйга да, Айманга да җибәрү – миңа йөкләнде. Чаллыга кайткач, мин фотоларны Үзбәк абыйга хат белән салдым. Ул, җавап итеп, 1982 елның 5 февралендә менә шундый хат җибәрде (мин аны тулысынча китерәм): “Әнвәр туган! Хатыңны һәм җибәргән фоторәсемнәрне алдым. Зур рәхмәт инде. Әйбәт чыгарганнар. Мин азрак бозып торам да, нишлисең – бергә үткәргән көн-нәрнең бер истәлеге булыр.
Хәзер бездә дә эш башланды. 9нда каникул бетә – укулар башлана.
Барыбыз да исән-саулар. Хатыннан, балалардан сәлам. Күчтәнәчегез өчен сиңа ихлас сәлам һәм рәхмәт әйтәләр.
Рецензия турында шуны әйтим әле. Минем алдагы елда Казанда күләмле генә бер китап чыгачак бит. Насыйп булып, дөнья күрсә, шуңа язарсың (Бу китаптагысы да, бераз кыскартып, шунда кереп китә). Әйдә, шуның тизрәк дөнья күрүен телик. Мин аны, рецензия нигезендә карап чыгып, шушы көннәрдә җи-бәргән идем.
Синең Утыз Имәни нишли? Әле шуны беренче планга куеп, әзерләп бетереп киләсеңдер, мөгаен.
Акмулла турында Уфада чыккан бер китапны җибәрәм. Бәлки, эшеңдә кирәк булыр. Дөрес, аны нык тәнкыйть күзе белән укырга кирәк.
Рәхмәт һәм ихтирам белән, Үзбәк абый. 5. II. 82.”
Миндә Үзбәк абыйның, моңардан тыш, тагын биш хаты саклана. Аларда кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел, ихлас күңелле Үзбәк абый образы чагыла.
Үзбәк Ибраһимович Гыймадиев 1987 елның 13 августында Уфада вафат булды. Миңа “Умер Узбек Ибрагимович. Похороны 15 августа. Гимадиевы” дигән телеграмма килде. Әмма мин, ул вакытта Казанда булу сәбәпле, аны соңгы юлга озатуда катнаша алмадым.
Үзбәк абый Гыймадиевның якты образы минем белән һәрчак бергә йөри, тормыш юлымда озатып бара.
филология фәннәре докторы, Яр Чаллы дәүләт педагогия