+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
24 Мая 2019, 05:15

Без түгел, кошлар талпына кайтырга илләренә...

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага – 70 яшь

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага – 70 яшь


Татарда башка телләргә тәрҗемә ителми торган сүзләр бар. Шуларның берсе – “җирсү”. Сагыну түгел ул, юксыну да... Аның мәгънәсе тирәндәрәк, тойгылары шәрран ярып кычкырып тормый, алар йөрәкнең яшерен бер почмагына кереп оялаган да, сыздырып кына авырттырып тик тора. Хәсрәткә дә салмый үзләре, ә язгы яңгырдан соң чәчкә керфегендә калган тамчы кебек сафландыра гына. Әйтерсең, күңел шушы хисне кичерә алуына, исән булуына күз яшьләре аша шатлана. Хәмдүнә Тимергалиева җырларында шушы әрнешләрдән соң килгән татлы сөенеч аһәңе бар. Алар хәсрәт күлләрен күрсәтеп ала да, яктылыкка, яхшылыкка алып чыга. “Борай авылы көе”дәй...

Варҗи елгасы тугаендагы Чиялетауга сыенып утырган Котлыяр авылында туып-үскән, Башкортстан данын җырлы күңелләр яшәүче бик күп тарафларга тараткан Татарстанның халык артисты ул. Быел үзенең “җитмеш”ен, ә иҗат юлының — “илле”сен билгели. Шушы уңайдан без аның белән янә бер очрашып сөйләшергә, “Кызыл таң” гәзите укучыларыннан кайнар сәламнәр җиткерергә булдык.
— Хәмдүнә апа, җитмеш тула диләр Сезгә, дөресме?

— Шаярталар, апаем, унҗидесе дә тулар тулмас әле аның! Ил буенча концертлардан кайтып кер­гәнем юк, сабантуйларга чакыручылар чиратка тезелде, китап язам — үткәннәрдә калган кайбер “бурыч”ларны кайтарып, яшеренеп калган исемнәрне атыйсым бар, бакчамда помидорлар “төймә­ләнде”, яңа сезонга стильле кос­тюмнарга эскизлар кабул итәм... Алдашалар “Җитмеш”, — дип...
— Унҗиде икән, унҗиде! Әйдәгез унҗиделе, җилле чаклардагы Борай болыннарын урап кайтыйк әле.

— Хәтердә, кызу печән өсте. Бригадир Әдһәм абзый әле тегендә, әле монда чаба. Кайда да аның киңәше, ярдәме кирәк. Шунда “Буян” кушаматлы ат чыгымчылап китте. “Хәмдүнә! Апаем! Синдә генә бөтен ышаныч,” — ди бригадир. Мин тиз генә аркалыкка тотынып тәртәгә үрмәләдем һәм “Буян”га менеп тә атландым. Баскан җирен­дә биеп торган атым шунда ук юашланды, минем ихтыярга буйсынып, тың-лаучан гына юырта башлады. И, ярата идек бер-беребезне шул ат белән!

Әти дә ат ярата иде. Кая барса да, мине үзе белән ала. И, ул яшел печән түшәлгән арбада йөрүләрнең рәхәтлеге! Әткәй бәет-хикәятләрне күп белә иде, “Сак-сок”, “Суга бат­кан җиде кыз” бәетләрен шунда ишеттем инде мин.

Өйдә исә сәке — сәхнә. Шунда мине бастырып куялар да, җырла­талар. Өлкәннәрнең яшереп кенә күз яшьләрен сөртеп алуларын күреп гаҗәпләнә идем. Моң – безнең нәселдә. Әти Урал аръягына печән эшләргә китә дә, аннан бик күп башкорт халык җырларын отып алып кайта, Фәнәви абыем да җырга оста, бәләкәй чагында ук өздереп гармунда уйный иде. Табигатькә чыксак та бертуктаусыз җыр. Шул чакларны яңадан кайтарасы килә.
— Хәмдүнә апа, Сезнең беренче сайлаган һөнәрегез электр монтажчысы, дип язган идек инде бер. Тагын бер тапкыр сөйләтәсе килә шул хакта.

— Әйе, автомат электр стан-цияләре хезмәткәре һөнәрен үз-ләш­тергән идем мин. Аны бик яратып башкардым, әле дә сагынып искә алам. Мин генә түгел, сеңлем Әлфинә дә, апам Лилия дә олы апабыз Иданың кул астында эшләдек. Ида апа — шушы хезмәте өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән кеше. Татарстанда да аның хезмәте өлеше бар. Зәй ГРЭСы­на сигнализацияләр эшләде. Казан аэропортының беренче терминалына сеңлем дә, җизнәм дә, апам да сигнализация куюда катнаштылар. Уфадагы УПМР-ВПМТ-5 дигән оешмада безнекеләрне “Тимергалиевлар династиясе” дип йөртәләр иде. Мин дә алар белән. Стремянка башында штативларны ябыштырганда, менәм дә җырлап утырам. Оялу да юк, кыенсыну да. Туганда ук йөрәккә салынган җырны кая куясың инде...

Стәрлетамакта химзаводта эшләгәндә апам әйтә: “Монда музыка училищесы бар, апаем, әйдә, барып карыйк әле”, – ди.

Имтихан вакытында җырладым, аннан ритмны карадылар. Мин ритм­нан мәңгегә дә чыкмыйм — Ходай биргән. Шуннан тарихтан — тел­дән, урыс теленнән диктант язып, имтихан тапшырып, Стәрле-тамак мәдәният-мәгърифәт училищесы студенты булдым. Анда һәр-вакытта да чын җыр мәктәбе булды, әле дә шулай дип беләм. Укытучыларыбызны олы хөрмәт белән искә алам. Пианинодан — Сергей Погорелов, сольфеджиодан — Рәис Кинҗәбулатов, Факил Садыйков кебек көчле укытучыларда укыдым. Укучылар арасында күбебез авылдан килгән, гармун белән урамнар әйләнгән, чүмәлә башыннан болыннарны яңгыраткан җыр­ларда тәрбияләнгәнбез. Рәхмәт, беребезне дә “ватып” яңаны ясамадылар, булган тавыш белән эш-ләп, чын диплом биреп чыгардылар.
— Андый документ белән Казаннарны “яулавы” да әллә ни читен булмагандыр инде...

— Сәхнәдә бик тиз күреп, танып алдылар, тәүге чыгышларымнан ук тамашачының игътибарын, соңрак ихтирамын, ниһаять, яратуын да яуладым, дияргә ярыйдыр. Кечкенә авыл клубларында, фер­маларның “кызыл почмак”ларында да, олы шәһәр сәхнәләрендә дә рәхәтләнеп, үзем теләгәнчә, күңе-лем булганчы җырладым, Аллаһка шөкер, әле дә җырлыйм, тагын да исәп бар.

Мактанып ташламадыммы? Бер шырпы да кыстырыйм. Холык кырку минем. Баш бирмәс, тәлинкә тотмас, гаделсезлек белән көрәшеп кенә калмыйча, алышка ташлана торган, кайбер кешеләр өчен җайсыз ягым бар.

Кырык бер яшемә кадәр тулай торакта нигә яшәгән дип уйлыйсыз? Хезмәттәшләрем әллә ничә фатир алыштырганда, мин бүлмәдә өчен­че кеше булып тордым. Берсенең күкрәк баласы да бар, җитмәсә. Ул төннәр буе елап чыга — нинди йокы инде... Шундый төннәрнең берсеннән соң иртә­гәсенә концертым билгеләнгән. Якынлашып киләм шулай Мәдәният сараена. Бер кыз йөгереп килде дә: “Апа, артык билетыгыз юкмы?” ди. Шунда үземнең никадәр арыганлыгымны, төшенке халәтемнең йөземә чыгуын аңладым, грим бүлмәсенә кереп еладым.

Яшь чакта Илһам абый Шакиров бригадасы белән Кыргызстанның Ош шәһәренә барган идек. Кунак­ханәдә яшибез. Мин дүртенче катта торам. Озын буйлы, төз гәүдәле, буянгач, чибәрләнеп тә киткән­мен-дер инде... Кыскасы, күз төшмәслек түгел. Бәйләнә генә бит бер кыргыз! “Кызый, 50 сум бирәм, 100 сум би-рәм”, — дип, арттан да калмый, бер алга, бер артка төшә. Юньләп әйтеп карыйм, аңламый. Шулай күз көеге булып йөреп туйдырган иде — баскычтан тибеп төшердем тегене. Китте мәтәлеп! Бу хәлне администраторыбыз күреп торды. Казанга кайткач, Хәмдүнә сугыш оештырды, дип сөйләгән. Ир кеше! Мине әле местком, әле җитәкчеләр каршына чакырып сүгәләр. Анда да ирләр генә утыра диярлек. Алар теге кыргызны кызгана, димәк, аны аңлыйлар, ә мин ни өчен хатын-кыз намусымны саклап калганмын — монысы аларга караңгы. Кире­сенчә булса, теге әшәке администратор да, филармония җитәкче-леге дә сөенер иде дә бит...
— Заманында үзегез шулай кыерсытылгангамы, Сез һәрвакыт чын талантларны яклап чыгасыз. Хәния Фәрхи үлеменнән соң, социаль челтәрләрдә начар хәбәр тараткан хатынны Сез: “Табып, судка бирергә кирәк”, — дигәч, аның башка мондый “ачыш”лары булмады. Радик Юлъякшинның татар-башкорт сәхнәсендә беркемгә дә охшамаган булуы кызу бәхәс-ләр тудыргач та, Сез аны яклап чыктыгыз, хәтта, аның образына якын кыяфәттә чыгыш ясарга да кыенсынып тормадыгыз...

— Хәниякәйне уйласаң, йөрәк “жу” итеп китә инде ул... Аның кебек моң, аның кебек ихласлык, матурлыкны каян аласың тагын. Чыгышыбыз белән бер яктан булганганмы, безнең арада туганнарча якынлык булды. “Остазым, апам”, — дия иде. Беренче адымнарын ясаганда ярдәмем дә булды. Хәер, Салаватка, Башкортстаннан килүче башка җырчыларга да ярдәм иттем. Идрис Газиевның Казандагы беренче концертларын оештыруга күп көч салдым, Нәзифә Кадыйровага да ярдәмем булды. Әйтәм бит, аларны санап бетереп булмый.

Элвин Грейга килгәндә, мин аны 13 яшьләр тирәсеннән беләм. Дискотекаларда җырлап йөри иде. Бер уйласаң, җиңел-җилпе җыр башкарып йөргән малайдан ни көтәсе?! Ә бүген күрегез сез аны — нинди итагатьле, нинди тәрбияле егет! Мин аны тик шулай күрәм. Ә мең­нәрчә тамашачыны җыеп бастырып, татарча, башкортча җырлатып торуының нинди тирән мәгънәгә ия булуын беркем дә инкарь итә алмыйдыр. “Тотынмагыз аңа!” — дим мин һәркайда. Аның үз тамашачысы бар. Ә минеке — үземнеке.
— Илһам Шакиров үлемен авыр кичергәнсездер...

— Кинәт үлем булмаса да, беркемнең дә бу дөньяда мәңге-леккә килмәгәнен белсәң дә, мондый шәхесләрнең арабыздан китүе шартлап өзелгән кыл кебек буладыр ул.

Илһам абый миңа “Хәмдүш” дип дәште. “И, Хәмдүшкәем, җүләркәем, — дия иде. — Начар сөйләсәләр дә, яхшы сөйләсәләр дә, шатлан! Булган кешене генә чәйниләр ул, сөйләми башлыйлар икән, кирәгең бетте!” Башкортстанда баласын ташлап килгән икән, дигән сүзләр ишетүе бик авыр булды, ә аның бу сүзләре, гомумән, аның белән аралашып яшәү миңа көч бирде.

Бер калыпка салынган, штамповкадан төшкән җырчылар заманында яшибез. Кем авызын ачып-ябала — шул җырчы. Ә Илһам абый кебек җырлап кара син! Юк... Әмма ул үзе җырларында безнең арада яши. Татар барда, бу җыр­лар да булыр. Илһам Шакиров аның “йөзек кашы” булуын яхшы белеп китте бу дөньядан.
— Ә үзегез турында ничек уйлыйсыз, Хәмдүнә апа, бүгенге көндә башыгыз кадерлеме?

— 50 ел сәхнәгә хезмәт итәм, шул дәвердә 30дан артык халык җырын чыгардым. Русиядә бармаган шәһәрем, авылларым калмады дисәм дә, ялгыш булмас. Ерак Камчаткада, Владивосток һәм Мурманскида гына булмадым. Урта Азия шәһәрләре, Таҗикстан, Төрекмән­стан, Азәрбайҗан, Казахстан, Үз-бәкстан, Кыргызстан республикаларында булдым. Үзбәк калаларын 12 мәртәбә урап чыкканмын. Шул уникенең берсен — Габдулла Рә-химкулов, берсен — Илһам Шакиров, бер мәртәбә Зиннур Нурмө­хәммәтов белән һәм гомумконцерт составында үттем. Калган сигезен үз төркемем белән йөреп чыктым. Миңа Үзбәкстанның һәр шәһәре, һәр ташы таныш. Татар җырын популярлаштырганым өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе миңа да тиеш дип исәплим. Документлар тутырылган, имзалыйсы гына бар.

Салаватка “Башкортстанның халык артисты” исемен биргәч, аның өчен шатландым. Үзем өчен уңайсызландым, сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән “энекәш”ләр халыкныкы, ә мин кемнеке?
— Җитмешегез тулуны көтәләрдер, Хәмдүнә апа! “Сез болай да халыкныкы инде”, — дигән булып, ярлы кесәсендәге шикәр шакмагы кебек шомарып беткән сүзләр белән юатасы килми. Сез — гомер буена ике республика халкына хезмәт иткән, аның мәртәбәсен арттырган, яхшы данын тараткан кадерле шәхесебез. Һәм бу имзаланып, ташка басылган булырга тиеш. Укучыларыбызга әйтер сүзләрегез бармы?

— “Кызыл таң”ны укучылар — минем иң якын кешеләрем. Заманында әткәй-әнкәй, авылдашлар, олысы-кечесе — барыбыз да аның ни язганына ышанып, ул кушканча яшәргә тырыштык. Хәзер дә гәзит халыкка хезмәттә дип беләм, җае чыкканда кулга алып, я булмаса Интернет аша укып барам. Шушы мөнбәр аша якташларыма кайнар сәламнәремне җиткерәм. Туган көнем изге Рамазан аена туры килде. Шуңа аны бәйрәм итүне көзгә калдырам. Маллар курага кереп, игеннәр келәткә тулып беткәч, октябрь аенда Уфада очрашырбыз дигән өметтә калам.
— Без дә Сезнең белән кабат очрашуны көтәбез, Хәм­дүнә апа. Залларны тутырып, күңел капкаларын киереп ачып куеп каршы алырбыз үзегезне. “Унҗиде”гез белән котлап, җырлы, җайлы, имин, матур, мул һәм бәрәкәтле гомер телибез Сезгә!
Читайте нас