+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
19 июль 2019, 22:21

Баш мөхәрриребездә - Русия Президенты бүләге!

Укучыларыбызга шатлыклы хәбәр җиткерәбез.

Укучыларыбызга шатлыклы хәбәр җиткерәбез.
"Кызыл таң" гәзите директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Русия Президентының Мактау грамотасына лаек булды. Хокукый мәгълүмат интернет-порталында шундый указ дөнья күрде. Документта билгеләнүенчә, мөхәрриребез бу югары бүләккә "ил киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре өчен" лаек булган.
Фаил Камил улы "Кызыл таң"га 18 ел җитәкчелек итә. "Гәзит озак еллар уңышлы басма булып кала. "Кызыл таң" журналистлары укучылар белән тыгыз элемтәдә эшли, кызыклы акцияләр үткәрә. Күп еллар Бөек Ватан сугышында югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнделәр. "Өзелгән гомерләр эзеннән" дип аталган бу проект нәкъ баш мөхәррир башлангычы белән гамәлгә ашырылды", - диде бу уңайдан республика Журналистлар берлегенең җаваплы сәркәтибе Мәүлидә Якупова.
Мөхәрриребезне мәртәбәле бүләге белән ихлас котлыйбыз!
Читайте нас: