+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
30 июль 2019, 08:53

Ренат Ибраһимов: "Секс - ул татар сүзе!"

Халык артисты, сәнгать өлкәсендә иң югары исемнәргә, дәүләт бүләкләренә ирешкән җырчыны 71 яше белән барганда нәрсә борчый диген...

Халык артисты, сәнгать өлкәсендә иң югары исемнәргә, дәүләт бүләкләренә ирешкән җырчыны 71 яше белән барганда нәрсә борчый диген...
- “Секс” сүзе “сигез” сүзеннән алынган ул, әйләндерелгән сигезле саны. Бу санның символы чиксезлекне аңлата. Секс - ул чиксезлек, нәсел дәвам итүнең чиксезлеге. Һәм ул сигезгә бәйле.
Мин секс төрки сүз дип кенә әйттем. Урыс телендә төрки сүзләре бик күп ул, сүзләрнең 30 проценты - төрки тамырдан. Шулай ук кызыклы тема. Татар телен белмәгән дусларымнан: “Бу сүзне беләсезме?” - дип сорыйм. Алар аның татар сүзе икәнен белгәч, шаккаталар. Яки сүзләрнең тарихын сөйлим. Мәсәлән, “товарищ” чип-чиста урыс сүзе кебек. Ә бит “туар” - ул борынгы гарәп сүзе, “эшче” дигәнне аңлата, - дигән ул "Татар-инфом" хәбәрчесенә.
Мәрям исемле кызының мунчада дөньяга килүе турында ул болай ди: " Улым туганда мин бала тудыру йортында идем, мине чакырдылар, баланың кендеген кистем, ләкин мин психологик яктан әзер түгел идем. Ә чираттагы балабыз - Мәрьямне мунчада тудырырга уйладык. Беренчедән, мунча чиста урын, анда бала тудыру йортларында була торган тискәре мохит, бактерияләр юк, бала чирләми. Ә хастаханәдә ул стафилококк эләктерә, аннан ике ел шуны дәваларга кирәк.
Без бу теманы өйрәнә башладык, мәгълүмат укыдык. Хатыным махсус курсларга йөрде, өйдә бала табу өчен үзеңне дә әзерләргә кирәк бит. Бала тудыру йортында дөрес шартларда таптырмыйлар, бу балага да, әни кешегә дә тискәре тәэсир итә. Бу хакта аерым сөйләргә була. Үземнең юбилеема мин китап яздым, дүртенче бүлеге шушы темага – өйдә бала табуга багышланган. Бик кызыклы тема бу."
Читайте нас