+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
19 август 2019, 09:33

Пародия һәм юмор остасы Александр Чистяков вафат

Уфада 63нче яшендә пародияче, юмор остасы, җырчы Александр Чистяков вафат булды.

Уфада 63нче яшендә пародияче, юмор остасы, җырчы Александр Чистяков вафат булды.
Александр Чистяков Кушнаренко авылында туган. Уфа авиация институтын тәмамлаган, информатика укытучысы булып эшләгән.
Вузда уку елларыннан бирле музыка пародиясе жанрында (оригиналь жанр) студентларның югары уку йортлары, шәһәр һәм республика үзешчән сәнгать фестивальләрендә катнаша.
1995 елда Ригада беренче тапкыр Аркадий Райкин исемендәге «Море смеха» халыкара юмор һәм сатира фестиваль-конкурсында катнаша, анда ул диплом һәм тамашачылар симпатиясе призы белән бүләкләнә.
Александр Чистяков тарафыннан пародияләнүчеләр арасында 50дән артык төрле персонаж бар иде. Алар арасында -- популяр сәясәтчеләр Леонид Брежнев, Михаил Горбачев, Борис Ельцин, Владимир Жириновский, артистлар Юрий Никулин, Леонид Утесов, Людмила Зыкина, Михаил Боярский, Адриано Челентано, Иосиф Кобзон һәм башкалар.
Читайте нас