+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 август 2019, 08:13

Күргән, кергән, коткарган!

Кыйгы районында дөрләгән янгын бер ир белән хатынның гомерен өзәр иде.

Кыйгы районында дөрләгән янгын бер ир белән хатынның гомерен өзәр иде.
Өзәр иде, ләкин, бәхетләренә, бу төнне аларның йорты яныннан Ринат Вәлиуллин үтеп барган була.
Йортны ялмаган ялкын телләрен күреп, ул ике дә уйламыйча шунда ташлана. Ләкин ишеккә якын бара алмый, бер бүлмә тәрәзәсен вата. Һәм, шунда йоклап яткан ир белән хатынны уятып, чыгарга ярдәм итә.
Ринатның тиз һәм дөрес эш итүе нәтиҗәсендә яшь гаилә исә кала. Әйткәндәй, бу - ирнең тәүге батырлыгы түгел. Өч ел элек ул бер авылдашын уттан алып чыккан була.
Янгын сүндерүчеләр Ринат Вәлиуллинны бүләкләргә җыена. Күптән вакыт!
Читайте нас