Федерация Советы әгъзасы, "Русия аналары" хәрәкәте рәисе Валентина Петренко, күптән түгел Бөре шәһәрендә үткән Гаилә фестивалендә катнашып, үзенең гаҗәеп мөләем ханым булуы белән генә түгел, бөтен дөньяга билгеле чәчләре белән дә игътибарны җәлеп итте. Ничек шулай бөдрәләтә...
Валентина Петренко бу хакта блай ди: "Минем чәчләрем бөдрә, аларны берничә шпилька белән өскә күтәрәм, барысы да гади... Мин иртәнге 6да, кайчагында иртәрәк тә торам. 7дә өйдән чыгам".
Сенаторның "визит карточкасы" турында шушы көннәрдә бер телешоу стилисты сөйләгән. Ул эфир алдыннан, студиягә чыгарга Валентина Петренконы әзерләргә туры киләчәген белгәч, борчылуын белдергән.
"Әлбәттә, аның фотосурәтләрен күреп, бик дулкынландым һәм бу матурлыкны кабатлый алырмынмы икән дип уйладым. Петренко ханым инде әзер булып килде: атаклы конструкция урынында янә чагу макияж да бар иде. Редакциянең бөтен хатын-кызлары диярлек аны карарга чыкты.
Валентина Александровна аралашуга ихлас булып чыкты, бергәләп селфи ясарга ризалашты.
Аның танылган прическасы турында мин нәрсә әйтә алам? Мин аңлавымча, бу инде әзер конструкция, Петренко аны эшләпә кебек кия, аның астыннан үзенең бөдрәләрен чыгара. Ул башына лак, невидимка һәм шпилькалар ярдәмендә беркетелә. Парик яисә шиньонның авырлыгы турында төгәл әйтә алмыйм".