Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, БДУ профессоры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре Суфиян Поварисов, университетта берничә буын студентларга белем биреп, тел һәм әдәбият өлкәсендә зур ачышлар ясап, төрле жанрларда бихисап әсәрләр иҗат итеп, 92 яше тулып килгәндә 2016 елның 2 июлендә арабыздан китте.
Ул 1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында туган. Шунда җидееллык мәктәп тәмамлап, колхозда эшләп ала. 1942 елда хәрби хезмәткә алына, Бөек Ватан сугышында миномет расчеты командиры булып катнаша. Курск дугасыннан алып Прагага кадәр утлы юллар үтә. Күрсәткән батырлыклары өчен “Ватан сугышы”, Дан орденнары, дистәләрчә медаль белән бүләкләнә.
1947 елда хәрби хезмәттән кайткач, Суфиян Поварисов Үзбәкстанның Наманган өлкәсендә урта мәктәптә укыта. 1951-55 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1958 елга кадәр Татарстанның Актаныш районында урта мәктәп директоры булып эшли. 1958-60 елларда “Кызыл таң” гәзите редакциясендә әдәби хезмәткәр эшен алып барганнан соң, Башкорт дәүләт университетына укытырга чакырыла.
Суфиян Поварисов тәүдә шигърият жанрында каләмен тибрәтә. “Бәхет” дип аталган тәүге шигъри шәлкеме вакытлы матбугатта 1953 елда дөнья күрә. “Ләйлә”, “Солдат йөрәге”, “Фронт юллары” дигән поэмаларын да укучылар яратып кабул итә. Авторның шигырь-поэмаларына күңел җылылыгы, гражданлык тойгылары, тематика төрлелеге, мәгънә камиллеге хас.
Прозада тәүге карлыгачы булган хикәясе 1959 елда ташка басыла. Моннан соңрак язучының дистәдән артык повесте, “Язмыш корбаннары” романы нәшер ителә. Әсәрләренең төп геройлары: төрле һөнәр ияләре – савучылар, игенчеләр, маханизаторлар, укытучылар, инженерлар, нефтьчеләр, хәрбиләр...
Иҗатында идея-тематика актуальлеге, проблематика киңлеге, заманга аваздашлыгы язучының сәхнә әсәрләрендә дә чагыла. Суфиян Поварисов “Кәрлә йолдыз”, “Авылымның айлы кичләре”, “Туй бүләге”, “Вәгъдә”, “Яңа көй”, “Кояш чыккандай булды”, “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, “Яхшы сүз – җан азыгы”, “Зәм-зәм суы”, “Болытлы күңел”, “Телсез хатын, саңгырау ир” дигән драма һәм комедия әсәрләрен укучыларга һәм сәхнә дусларына тәкъдим итте.
Гәзит-журналларда әдипнең бүгенге заман кешесенең күңел дөньясын, рухи асылын, иҗади маһирлыгын чагылдырган очерклары, сурәтләмәләре, оператив мәкаләләре еш басылды. Соңыннан алар “Бәхет турында легенда”, “Авыл язмышы кем кулында?” дигән аерым җыентыклар булып чыкты. Публицистикасында, проза әсәрләрендә, драмаларында, романнарында шәхес язмышы, аның рухи дөньясы, үсеш баскычлары, белемгә омтылышы, кеше булып калу принциплары укытучы-тәрбияче, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган әдипнең күңел сафлыгы аша чагылдырыла. Шушы итагатьле кешелеклелек мөнәсәбәте беренче планга чыгу әсәрләрен укымлы итә дә инде. Бу инде язучының заман герое концепциясен иҗади җәһәттән һәм теоретик тирәнлектә үзенә буйсындыра алуында дип уйларга кирәктер.
Суфиян Поварисов – тел гыйлеменең төрле тармакларында ифрат актив эшчәнлек күрсәткән галим. Ул стилистика, сүз сәнгатен үстерү юнәлешендә күп көч салды. С. Юлаев, С. Кудаш, М. Кәрим,
Җ. Киекбаев, И. Гыйззәтуллин,
М. Гали, Г. Тукай, Һ. Такташ,
Г. Бәширов, С. Хәким һәм башка сүз сәнгате осталарының тел хәзинәләре хакында кызыклы һәм җитди гыйльми хезмәтләр нәшер итте. Галимҗан Ибраһимовның образлы теле хакында язган хезмәтләре буенча докторлык диссертациясен дә уңышлы яклады.
Әйтергә кирәк, телче галим үз гомерендә, үзенең туктаусыз иҗат юлында әдәбиятта художестволы әсәрләр телен тикшерүгә ике дистәгә якын китабын һәм бихисап теоретик мәкаләләрен багышлады. 1997 елда “Китап” нәшриятында ташка басылган зур җыентыгына егермедән артык башкорт һәм татар язучысының теле турында язган махсус мәкаләләре кертелгән.
Шактый өлкән яшькә җиткәч, Суфиян Шәмсетдин улы Галимҗан Ибраһимовка багышланган трилогия-эпопея язды. Алар “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында” һәм “Оҗмахка бер адым” дигән исемнәр белән Уфа һәм Казан нәшриятларында укучылар хөкеменә тапшырылды.
Галим һәм әдип утыздан артык китап, ике йөз чамасы гыйльми хезмәт авторы иде. Аның тәрбия темасына язган мәкаләләре матбугатта басылу белән һәрчак зур бәхәсләр дә алып килә иде.
Дүрт дистәгә якын повесть, романнар авторы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “башкорт Бальзагы” булу биеклеген яулый барган Ринат Камалның башлангыч иҗатында ук уңыш казанган, укучылар сөюен яулаган “Таня-Таңсылу” романына Суфиян Шәмсетдин улы ихлас күңелдән үз фикерен җиткергән иде:
“Язмыш! Ул адәм баласының башыннан йөри. Вакыты җиткәч, бер җаен табып, аның йөрәгенә китереп суга... Романдагы Таңсылуның йөрәк сагышы – сөйгән ярыннан, иленнән, туган җиреннән, теленнән, милләтеннән аерылу язмышы фаҗигасе ул. Таңсылу – укытучы. Монда язмышның яшерен, серле, сихри ягы бар. Кем ул укытучы? Башкалардан кайсы ягы белән аерыла? Гомумән алганда, ул – кеше. Шул ук кеше. Ашый-эчә. Хезмәт итә. Уйный. Көлә. Шаяра. Кайгыра. Елый. Әмма эчке дөньясы катлаулырак. Аны язмыш пәйгамбәре дип атарга мөмкиндер...”
Әдәбият белгече С. Поварисов романдагы төп героиня укытучы Таня-Таңсылуның эчке дөньясына сәяхәтне Ринат Камалның үзенә генә хас художестволы осталыгына да тыгыз бәйләнештә анализлый. Арытабан, шушы фикерен камилләштереп, төйнәп тә куя:
“...Аның үзенә генә хас индивидуаль стиле бар. Аны башкаларныкы белән бутап булмый... Ул вакыйгаларны йөрәк каны аша үткәреп язарга ярата...”
Әйе, күренекле телче галим, әдәбият белгече, әдип Суфиян Поварисов үзе дә һәр әсәрен йөрәк каны белән язды. Телем, милләтем, илем дип фидакарь эшләгән, иҗат иткән шәхесне халык онытмас.
филология фәннәре кандидаты.