Башкортстанның һөнәри сәнгате һәм мәдәнияте авыр югалту кичерде. 93 нче яшендә Башкортостан Республикасының атказанган рәссамы, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Михаил Алексеевич Назаров вафат булды.
Михаил Назаров 1927 елның 24 маенда Башкорт АССРның Зилаер кантонында туган. 1932 елдан Назаровлар гаиләсе Морак авылында яши, аннары Туба руднигына күчә.
1941-1945 елларда Михаил өлкәннәр белән беррәттән шахтада эшли.
Беренче белемне башкорт театр-сәнгать училищесында ала, анда аны рәссам буларак формалаштыруга педагоглар Александр Тюлькин һәм Борис Лалетин зур йогынты ясый. 1958 елда Михаил Назаров Таллинда Дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате факультетын тәмамлый.
Михаил Назаров - башкорт неоавангардының күренекле вәкилләренең берсе. Аның илһам чыганагы - Зилаер районының Кананикольское авылы. Аның иҗатының төп темасы һәрвакыт авыл, туган як һәм ватандашлар белән бәйле иде.
Рәссамның эшләре М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее, Урыс музее (Санкт-Петербург), Третьяков галереясе һәм башка музейлар коллекцияләрендә урнашкан.
Михаил Назаровның иҗади юлы-үз һөнәренә, Ватан мәдәниятенә һәм сәнгатенә тугрылыклы булуының ачык мисалы. Аның кабатланмас иҗаты Русия һәм Башкортстан рәссамнары һәм сәнгать сөючеләр тарафыннан югары бәяләнде.
Талантлы рәссам һәм искиткеч кеше Михаил Алексеевич Назаров турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Әлеге хушлашу сүзенә Р. Ф. Хәбиров, К. Б. Толкачев һәм башкалар кул куйган.