+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 сентябрь 2019, 23:05

200дән артык кеше гомерен саклап калган Русия Герое Дамир Йосыпов турында яңалык бар

Самолет һәлакәте вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Русия Герое исеменә лаек булган Дамир Йосыповның исеме Сызрань шәһәре Мактау тактасында язылачак.

Самолет һәлакәте вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Русия Герое исеменә лаек булган Дамир Йосыповның исеме Сызрань шәһәре Мактау тактасында язылачак.
Шәһәр башлыгы Николай Лядин 7 сентябрьдә Сызрань шәһәре Мактау тактасында Русия Герое Дамир Йосыповның исемен һәм фотосын урнаштыру турында карар кабул иткән. Мактау тактасына кандидатлар билгеләү комиссиясе әлеге карарны хуплаган. «Сызрань шәһәр округы Мактау тактасындагы яңа исемнәр» тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәр хакимияте бинасы янындагы төп мәйданда (Совет урамы, 96) узачак, дип яза "Татар-информ".
Августта Мәскәүдән Симферопольгә юл тоткан "А321" аэробусы, двигательләре сафтан чыгу сәбәпле, Мәскәү өлкәсендәге Жуковский аэропорты янындагы кукуруз басуына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Самолет командиры Дамир Йосыповка Русия Герое исеме бирелде. «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең "А321" аэробусы командиры Дамир Йосыпов кабат эшкә чыга, диелә бу хәбәрдә. 6-7 сентябрьдә Дамир Йосыпов үзенең гаиләсе белән яшәгән Сызрань шәһәрендә Шәһәр көнен бәйрәм итәчәк.
Читайте нас: