+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
10 сентябрь 2019, 14:40

Артур Әхмәтханов исемендәге урам булачак

Республиканың элеккеге вице-премьеры вазыйфасын башкаручы исемен Уфаның Киров районындагы бер урам йөртәчәк.

Республиканың элеккеге вице-премьеры вазыйфасын башкаручы исемен Уфаның Киров районындагы бер урам йөртәчәк.
Ул генерал Рыленко һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге урамнар арасында сузылган урамга биреләчәк.
Май аенда республика җитәкчесе Радий Хәбиров узган елның октябреннән республика вице-премьеры вазыйфасын башкаручы булган Артур Әхмәтханов истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды.
Әлеге документ нигезендә, Башкортстан Хөкүмәтенә берничә күрсәтмә бирелде: Артур Әхмәтханов истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенруссия турниры, Уфа мәктәпләренең кадет сыйныфлары арасында Артур Әхмәтханов исемендәге башлангыч хәрби әзерлек конкурсын оештырырга, шулай ук Салават районы Малояз авылында аның бюстын урнаштырырга.
Белешмә: Әхмәтханов Артур Фәрваз улы 1962 елда БАССРның Салават районы Торналы авылында туган. Белеме югары -1993 елда - БДУның юридик факультетын, 1999 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Идарә академиясен тәмамлаган. Белеме буенча - юрист-хокук белгече.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итүне 1985 елда, армиядә хезмәт итеп башлый. 1999 елдан Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы булып эшли.
2005 елнып февраленнен алып 2008 елнып декабренә кадәр Артур Фәрваз улы Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать хәвефсезлеге буенча урынбасары – начальнигы вазыйфасында хезмәт итә.
2008 елның декабрендә Алания Республикасы буенча Эчке эшләр министры вазыйфасына билгеләнә.
2016 елда Артур Әхмәтханов Идел буе федераль округында Росгвардия командующие урынбасары итеп билгеләнде. Моның өчен аңа, 40 килограммга ябыгып, имиджын тамырдан үзгәртергә туры килә.
Читайте нас: