Икътисадчы галимнең изге ниятләре безне алга әйди
“Сәлам, туган!..” Тоныграк яңгыраган шушы тавышны берникадәр ишетми торсам, юксына башлыйм. Һәм күңелдә борчылу туа, әлбәттә. Аңлатып торасы түгел: еллар адәм баласына көч-куәт өстәми, чир-авырулар һөҗүме, тормыш җайсызлыклары көннән-көн көчәя бара. Әмма шуңа кадәр аларның Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов белән чәкәләшүе теге каһәрләргә бигүк уңыш китермәгән иде. Кешенең холык-фигыле, гаиләдә бирелә килгән тәрбия-гадәтләр, тамырланган инанулар һәрберебезнең өлешенә мул төшә килгән бәла-казалардан өстен кала.
Шушы юлларны язарга алдыма кәгазь салгач, үзем дә аңламаслык дулкынлану кичердем. Мәсьәлә, бәлки, шундадыр, Әнәс Хөсәен улы белән бик озак еллар аралаша торгач, безне яшь ягыннан да, интеллектуаль дәрәҗә җәһәтеннән дә аерырга тиешле чикләр югалган кебек тоела башлады. Һәрхәлдә, аның кебек кешеләрне белү мөмкинлеге биргән язмышка рәхмәтле булырга кирәктер. Икенче яктан, Әнәс Мәхмүтов ифрат зур икътисадчы-галим, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казандагы абруйлы икътисадчылар аның белән таныш булуын язмыш бүләге дип кабул итә. Каушабрак калуың да гаҗәп түгел. Ләкин, күрә-белә йөрүемчә, галим үзенең югары дәрәҗәсе белән һичкайчан мактанмады. Бу сыйфатлар, сер түгел, әнидән, әтидән, тәрбиядән һәм, әлбәттә, гаиләдәге тормыштан килә.
Миңа Мәхмүтовның 1999 елда нәшер ителгән “Нас вела судьба” дип аталган китабын әле кулъязмада килеш уку насыйп булды. Әйтәсе дә түгел, абруйлы галимне авыр, шул ук вакытта көнләшерлек язмыш җитәкләп барган икән. Өлкәннәр турында сүз алып барганда, гадәттә, аларның авыр балачагы, көрәштә үткән гомере алга чыга. Тормышны хәсрәтләрсез, күбәләктәй талпынып кына үткәргән берәрсен миңа күрсәтегез әле. Сугыш михнәтләрен, илнең иҗтимагый-сәяси корылышындагы, икътисадтагы бихисап үзгәрешләрне башыннан үткәргәннәр бу сызлануларны кешегә күрсәтеп бармый, аларның котылгысыз булуына сабырлык белән түзә.
Кешенең тормыш юлы шулай борма-борма була, аның бөгелешләренең кайдан, ни сәбәпләр белән башлануын, нинди максатларга төбәлүен төпченү дә файдасыз. Әйткәч, әйтим, мин дә Әнәс Хөсәен улының тәрҗемәи хәленнән зур галим хасыйл булачагын төсмерләткәндәй эзләр юллаганым булды. Табигый зыялылык һәм белемгә сусавы бетмәү, бәлки, аңа әнисе Хәтирә Гайнетдин кызыннан бирелгәндер. Ул мөгәллимә, авылда башлангыч мәктәп мөдире булган бит. Хәтирә апаның үзенә балаларны гына түгел, өлкәнәйгән авылдашларын да әлепне таяктан аерырга өйрәтү бурычы төшкән. Бермәл, Халык Комиссарлары Советының “РСФСР халыклары арасында наданлыкны бетерү турында”гы декретының туксан еллыгына бәйле мәкалә язганда, Хәтирә Гайнетдин кызы белән аның меңнәрчә замандашларының гражданлык каһарманлыгы турында уйладым. Бүгенге яшьләр авыл өчен мөгәллимә, ягъни укытучының, нинди шәхес булуын күз алдына да китермидер. Ул киңәшче дә, ахирәт тә, курчалучы да, тормышның төрле мәлләрендә иң югары хөкемдар да. Уинстон Черчилль, мөгаллимнәр премьер-министрлар хыял да итә алмаслык хакимлеккә ия, дигән, имеш. Легендар инглиз, ай-һай, фәстергән, безгә, Русиядә, укытучының мәртәбәсен кайтарганда да...
Әмма академикның үзенә әйләнеп кайтырга ашыгыйк, Мәхмүтовларның генеалогиясеннән тагын бер шәхесне искә төшерик. Ул Әнәс Хөсәен улының картәтисенең бертуган абыйсы Шәрәфетдин Җәләл улы Мәхмүтов – Уфа губернасыннан өченче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, мөселман фракциясеннән дәүләт керемнәре һәм чыгымнарының үтәлешен күзәтү, халык мәгарифе, башка мәсьәләләр буенча комиссиядә эшләгән кеше. Чагыштырырга тырышу, бәлки, урынлы да булмас, иллә мәгәр республикадагы икътисад фәненең аксакалы шөгыльләнгән мәсьәләләр белән ХХ гасыр башында Дәүләт думасы депутаты Шәрәфетдин Мәхмүтов башкарган эшләр арасы шулай ук еракмы соң? Өченче чакырылыш депутатларның эшчәнлеге турындагы документта шундый сүзләр бар: “Думаның эшендә илдә гомум башлангыч белем бирүне кертү мәсьәләсендә Гайса Еникеев белән Шәрәфетдин Мәхмүтов активлык күрсәтә”.
Алма агачыннан ерак төшми, димәкчемен... Ә менә Әнәс Мәхмүтовның хәрби юлдан китүе дә ихтимал булган. Хәтта эш шуңа барган да. Урман үстереп йөрсә дә гаҗәп булмас иде, чөнки югары белемне ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының урман хуҗалыгы факультетында алган. Мәхмүтовлар, билләһи, авылда да сер бирмәс иде. Хәләле Асия Миңнеәхмәт кызы белеме буенча ветеринар, ягъни мал табибы. Ләкин җырда җырланганча, маңгаеңда язган хак язмышны сыпырып ташлап булмый кул белән. Бүгенге академикка комсомолда зур мәктәп үтәргә дә, мәдәният өлкәсендә дә хәтсез тир түгәргә туры килгән. Фәнгә юл, шулай, борылып-борылып килгән.
Галим Мәхмүтовның үсү һәм өлгерү эволюциясен күз алдыннан үткәрүгә тәки базнат итә алмадым инде. Кайбер каләмдәшләрем , фән кешесе турында бәян итәргә җыенып, еш кына тапталган сукмакка төшеп китүчән: якланган диссертацияләр, дөнья күргән хезмәтләр һәм, мотлак, исемнәр һәм бүләкләр. Шулай да, ялгышмасам, галимнең үз юнәлешендәге тырышлыгы аның ничә том язуы белән түгел, ә белемнәре һәм фикерләре гомум кешелек мәдәнияте тукымасына кереп ныгый алуы белән кыйммәттер.
Узган гасырның 90нчы елларының башы. Тарихның шул чор сәхифәләре әле булса күз алдымда. Гадәтләнгән тормышы пыран-заран китерелгән гади кеше генә түгел, хәтта тәҗрибә һәм белем белән коралланганнар да күпмедер вакытка югалып калды. Шушы юлларның авторы да, шул хәлдә калып, республика җитәкчелеге кушуы буенча, көндәлек яңа иҗтимагый-сәяси гәзит чыгара башлау белән мәш килә иде. Дөньяга күзен ачар-ачмас сабый басма изге теләкле һәм исемле авторларга ифрат ярлы. Ә шул вакытта коллегаларыбыз – “Советская Башкирия” гәзитендәге каләмдәшләребез — февраль саннарының берсендә “Башкорт АССРы икътисадын тотрыкландыру һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү программасы” дигән күп нәрсәләр вәгъдә итүче документны басып та чыгарды. Өлгер коллегаларыбыз, шулай ук, әлеге хезмәтнең гыйльми мөхәррире, икътисад фәннәре докторы профессор Ә. Х. Мәхмүтов белән интервью-аңлатма да әзерләгән.
Мәгълүм булуынча, Михаил Горбачев властька килгәч, акылга сыймаслык процесслар башланды. Табигый, җәмгыятьнең тормышы фәлсәфи һәм икътисади законнар белән көйләнә. Төпкел асылында, алар сәяси конъюнктура тутыгуы йогынтысына эләкмәскә тиеш. Ләкин 90нчы еллар күпчелек аналитиклар фикеренчә, Русиянең ХХ гасырдагы тарихында Октябрь революциясеннән һәм Бөек Ватан сугышыннан соңгы иң сәясиләштерелгән һәм ни булырын чамалый алмаслык чор дип бәяләнә. Ялгызлыкта калган Русиянең икътисады бума чире тоткан сыман тартыша башлады. Бу тетрәнүләр Башкортстан икътисадына да йогынты ясамый калмады, әлбәттә. Югарыда телгә алынган программаның төп тезисларының әһәмиятен әле булса саклап калуын ихласлык белән хәтерлибез.
Реформаның беренче этабының асылы искергән системаны ипле генә сүгүгә һәм аны бер үк вакытта яңартуга кайтып калган иде. Профессор Мәхмүтов белән аның фикердәшләре: “Җимерү – төзү түгел”, дигән акыллы принципка таянган иде. Кыйрату да уйлап башкарылырга тиеш. Бәгъзе мәлләрдә икътисадчы хирургия гамәленнән терапия ысуллары белән дәвалауны өстен куйган табибка охшарга тиеш.
Вакыт, чыннан да, җилә генә. Башкортстан икътисадында тоташ алганда һәм аның аерым сегментларында төрле хәлләр булгалады, әмма ул үзенең нигезендә тотрыклы икәнлеген күрсәтте. Алай гына булса, Мәхмүтов белән аның коллегалары эшләгән һәм искә алынган программаның гамәлдә исән калу программасы булганлыктагы икътисад үсеш юлына чыккач онытып та җибәрдек. Янә дә, берничә ел үтүгә республика икътисады үсешкә төбәлгән программага ихтыяҗ кичерә башлады. Моны исән калу фәлсәфәсеннән гамәлгә ашыру фәлсәфәсенә күчү дип атарга да мөмкиндер.
Русиянең XXI гасырга килеп керүе аның алдына яңа цивилизациянең тизләп үсүе, постиндустриаль җәмгыятнең формалашуы белән бәйле чираттагы таләпләрне куйды. Реформаларны гамәлгә ашыруга хәтсез вакыт кирәк булачак. Аны уңышлы тәмамлау өчен яхшылап уйланылган, исәпләнгән, фәнни нигезләнгән стратегия кирәк иде. Бу җәһәттән уй-фикерләрне анализлаган, тикшергән лаборатория буларак, академик Ә. Х. Мәхмүтов җитәкләгән “Экономика и управление” журналы мөһим урын тотты.
Икътисадчы-галимнәрне әле булса “базарчылар” белән “дәүләтчеләр”гә бүлеп йөртәбез. Мондый бүлүнең шартлы икәнлеге мәгълүм, ләкин өлкән дустымның кайсы төркемгә каравын беләсем килә. Уйлавымча, дөнья күргән хезмәтләренең исеме генә дә галимнең үз фәнендәге урынын исбатлый. “Базар икътисады булсын, базар җәмгыяте – юк!”, “Базар фундаментализмы һәм ялган базар”, “Нинди дәүләт төзибез соң?”, “Башкортстан базар юлында” ...Саный китсәң, хезмәтләр бихисап һәм алар 10-15 ел эчендә язылган. Көнүзәк булуларын әйтеп тору да кирәкми, ә менә галимнең киң мәгълүматлылыгы һәм стилистик осталыгы иң югары бәягә лаек.
Икътисадның тамырыннан үзгәреш кичерүе чорында яңа проблемалар хасыйл булып торуы табигый; тормыш башка, шактый катлаулы, кайчак капма-каршылыклы мәсьәләләрне алдыбызга куя һәм арытаба да шулай дәвам итәчәк. Фикере саллы, тормышта тоткан урыны анык галим аларны күрмәмешкә салыша алмый. Мөмкинлегенә, гыйлеменә карап, ул мәсьәләләрне өйрәнә һәм фәнни җәһәттән нигезләнгән тәкъдимнәр кертә. Программалар әзерләүче галимнәрне хәрби структуралардагы штабчылар белән чагыштырырга да мөмкиндер. Гомум хәлне аларның стратегик бәһалый белүе һәм алда законнарның нинди рәвеш алачагын күзаллау сәләте хуҗалыкның аерым тармакларының гына түгел, бәлки гомум республиканың эшчәнлегенә йогынты ясый ала.
Әнәс Хөсәен улы белән шушы, кемнәргәдер күңелсез, темага еш әйләнеп кайтыр булдык. Сүзгә сүз ялганып, онытылып та китәбез. Мин дә яшь кеше түгел, ә республикадагы иҗтимагый-сәяси агым үзәгеннән һич тә тайпылырга теләмәгән академик Мәхмүтовка алдагы елның 15 гыйнварында, иншалла, туксан яшь тула. Фәнне калдырып, мавыгуларын тыебрак яшәсә дә галимгә сүз әйтүче кеше булмас иде. Юк бит, һаман төрле уй-ниятләр белән ярсып китә, Әнәс Хөсәен улына якташы, Русия Фәннәр академиясе әгъзасы Раил Гомәр улы Кузеев “идееноситель” дигән исемне бер дә юкка бирмәгән икән. Андагы тәкъдимнәр, планнар, фантазияләрнең ахыры-төбе күренәсе түгел.
Галим белән күрешеп сөйләшүе рәхәт, чөнки ул ифрат гади кеше. “Кесәсендә сукыр тиене дә булмый торып, дусларының шундый киңәшләр биргән һәм шуның нәтиҗәсендә аларны да бер тиенсез калдырган кеше икътисадчы була инде”, – дигән мәзәк сүзгә дә үпкәләми. Аның дәртенә һәм тормышны сөюенә, шулай ук, фидакарьлек һәм түземлелегенә генә чынлап көнләшәм мин. Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтовта рухи кыйммәтләрне мөлкәттән югары куйган Русия зыялысының асыл сыйфатларын күрәм.