Бу хакта шул төбәктән чыккан Башкорстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков сөйли.
"Без гаиләдә алты бала — бер абый, ике апам һәм ике энекәш бар. Апам — Римма Ягафәрова җырларга ярата. Аны «Икенче Хәния Фәрхи» — дип йөртәләр. Үзе гармунда уйный, бик оста җырлый.
Хәния апаның да җырлары халыкчан, матур бит. «Мәк чәчәге»н баянга җырлаганым бар. Банкетта утырганда Хәния апага да уйнап күрсәткән идем. Шуннан соң аның энекәшенә бәйле хатирәләрне искә төшереп утырганын хәтерлим", - дип сөйләгән ул "Татар.тудей" хәбәрчесенә.
Туган-тумачаны үз концертында җырлаутчылар бар бит, менә Маратның да апасын күрергә иде бер, ә?!