+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 октябрь 2019, 04:15

“Кызыл таң”га аны бәхет кошы китергән

Яугир һәм журналист Шәүкәт Макуловка – 95 яшь

Яугир һәм журналист Шәүкәт Макуловка – 95 яшь


Сугышта катнашып, аннан кайткач. “Кызыл таң”да эшләгән каләмдәшләребез хәзер икәү генә калды. Ике яшь­тәш. Аларның берсе — Шәүкәт Насыйбулла улы. Ара-тирә редак­циягә шалтыратып, хәл-әхвәл­ләребезне белешә, гәзит­нең олы юбилей тантаналарында катнаша.


Ул 1924 елда Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында мөә­зин белән мөгаллимәнең күмәк балалы гаиләсендә туган. Шәүкәткә җиде яшь тулганда, 1931 елда, гаилә башлыгын бернинди сәбәпсез, судсыз Уфага төрмәгә алып китәләр. Ана биш баласы белән йортсыз, мөлкәтсез, азык-төлексез торып кала. Аларны берәүнең тавык кетәгедәй өенә күчерәләр. кайчандыр алма бакчасы, умарталар, мал һәм тавык-кош тулы ихаталарының, шулай итеп, каккан казыгы да калмый. Бернинди яшәү чыганаксыз бу гаиләгә ярый әле күршедәге “Кавказ” колхозы рәисе Миһран Әрдәширов, үз тормышын куркыныч астына куеп, ярдәм кулы суза. Ана кеше унике һәм ун яшьлек кызлары Фәридә һәм Мәгъдәния белән күрше колхоз басуына көлтә бәйләргә йөри башлый. Ачлы-туклы, ярым ялангач бу балаларда белем алуга омтылыш шулкадәр көчле була ки, мәктәпкә хәтта кышларын да яланөс, иске чабата киеп йөриләр.

Укудан тыш, Шәүкәтнең тагын ике хыялы була: гармунда уйнарга өйрәнү һәм район гәзитенә хәбәрләр язу. Боларның икесе дә тормышка аша: 12-13 яшендә авылда беренче гармунчы һәм район гәзитенең актив хәбәрчесе булып китә.

Ул елларда Чакмагышның “Коммунизмга” гәзите мөхәррире — мәдәниятле һәм шагыйрь рухлы Хәдим Канзафаров мәктәпләрдән актив язышучыларны ел саен слетка җыя, яшь хәбәрчеләрне кечкенә булса да бүләкләр белән дәртләндерә. Редакциядә ул оештырган әдәби түгәрәктә шөгыльләнгән Гыйлемдар Рамазанов, Гамир Дәүләтшин һәм башка өметле каләмнәрнең тәүге шигырьләре шул гәзиттә басыла.

Шәүкәт Макулов 16 яше тулу белән мәктәптә балалар укыта башлый. 18 яшендә сугышка алалар. Аның озын-озакка сузылган фронт юллары турында безнең гәзиттә байтак язылды. Шул исәптән, быелгы 9 май санында укучылар аның истәлекләре белән танышты.

Сугыш тәмамланып 10 ел үткәч кенә әле ул хәрби хезмәттән китеп, Башкортстанга кайта. Новосибирскидан Мария исемле кызга өйләнгән, бәләкәй балалары бар. Озак еллар армиядә хезмәт иткән офицерга туган якта, әлбәттә, беркем дә яшәү һәм эш урыны әзерләп куймаган. Кыска гына вакыт Туймазы район гәзитендә эшләп ала. Уфага килеп кая барып сугылырга белмичә йөргәндә “Кызыл таң” хезмәткәре Әнгам Атнабаев белән очрашып таныша. Озак та үтми, яшьтән каләм тибрәткәнен, армиядә тәрҗемәче булганын да исәпкә алып, редакциягә эшкә кабул итәләр.

— “Кызыл таң”га мине бәхет кошы алып килгәндер, мөгаен, — дип искә ала ул елларны Шәүкәт Насыйбулла улы. – Гомерләрендә күпне күргән һәм белгән журналистлар белән бергә эшләдем мин. Таһир Ахунҗанов, Гыйлемдар Рамазанов, Гата Алмаев, Үзбәк һәм Мазһар Гыймадиевлар, Әхмәт Насыйров, Кәлимулла Габитов, Әхнәф Бәйрәмов, Әгъләм Зараев, Хәбиб Мамлиев, Наилә Мәүлетова үрнәге замандашларыбыз турында очерклар, мәкаләләр, истәлекләр язарга ярдәм итте. Мин аларны иң яхшы остазларым дип искә алам.

Шәүкәт Макулов партия тормышы бүлеге хезмәткәре, мөхәррир янындагы үз хәбәрче вазыйфаларын башкара. Гәзит битләрендә оператив репортажлары, тирән эчтәлекле очерклары, үткен телле тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрә.

“1964 елда мине киңкүләм мәгълүмат чараларының безнең республика өчен өр-яңа тармагына — радио һәм телевидение комитетына иҗтимагый-сәяси редакциянең өлкән мөхәррире итеп эшкә чакырдылар, — дип хатирәләрен дәвам итә ветеран. — Анда минем журналистлык иҗатыма киң колач җәяргә эчкерсез ярдәм күрсәткән, уңышларымны вакытында күрә һәм җитешсез якларымны чатнатып әйтә белгән тагын бер остазым булды. Ул — кайчандыр “Совет Башкортостаны” һәм “Кызыл таң” гәзитләренә җитәкчелек иткән, шуннан комитет рәисе итеп тәгаенләнгән Гарифулла Гозәеров иде. Аның белән беренче очрашуда ук шуны төшендем: ул озын-озак сөйләшүне яратмый, ниндидер карарга килдеме, аны үзгәртми. Зур һәм катлаулы коллектив җитәкчесенең өч урынбасары, берничә баш мөхәррире, режиссер төркемнәре булса да, ул үз җаваплылыгын урынбасарлары өстенә ташлаудан ерак торды. Намуслы, эшлекле хезмәткәрләрне дәртләндерде, ялагайларны, тәлинкә тотучыларны җаны-тәне белән күралмады. Шәхсән минем үземә нык ышанды, иң җаваплы тапшыруларны миңа йөкләтте, ике тапкыр Мәскәүгә радио һәм телевидение хезмәткәрләренең белемен камил-ләштерү институтына укырга җибәреп, кайткач, баш мөхәррир итеп үрләтте, радио һәм телевизион сценарийлар яздырды, радиопостановкалар иҗат итәргә булышты. Шаһит Ходайбирдин турындагы радиопостановкам эфирда унике ел яңгырады”.

Шәүкәт Макулов — отставкадагы подполковник, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре, Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы. Матбугатта соңгы вакытларга кадәр әдәби әсәрләре, мемуарлары, замандашлары турында истәлекләре басылды. Язмаларының бер өлешен туплап, “Маньчжурия тауларында әллә керән, әллә үлән” дигән китап та нәшер итте.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас