+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 октябрь 2019, 04:18

Утны-суны кичкән буын картаймау серен белә

90нан узгач та егетләр кебек төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле, үткен зиһенле булып каласыгыз киләме? Яшь булып калу серләре белән бүген Борай районының Кузбай авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Заһит Әхтәриев уртаклаша. Заһит Рәхимҗан улы әле дә руль артында җилдерә, “Волга”сына утырып, шәһәрдә яшәүче балалары янына да барып кайта, умарта тота, кош-корт асрый.

90нан узгач та егетләр кебек төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле, үткен зиһенле булып каласыгыз киләме? Яшь булып калу серләре белән бүген Борай районының Кузбай авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Заһит Әхтәриев уртаклаша. Заһит Рәхимҗан улы әле дә руль артында җилдерә, “Волга”сына утырып, шәһәрдә яшәүче балалары янына да барып кайта, умарта тота, кош-корт асрый.


— Озын гомерле, сәламәт булуның иң беренче һәм төп шарты — тормышка оптимистларча багу. Барлык авырулар да күңел төшенкелегеннән башлана. Моның өчен иң яхшысы — арыганчы физик эш яисә күнегүләр белән шөгыльләнү.

Озын гомерле булыйм, дисәң, тәмәке, аракы ише зәхмәтләрдән бөтенләй баш тарту зарур. Мин алар белән беркайчан да мавыкмадым. Кыздырылган ризыклар кулланмыйм. Һәр иртәне гимнастикадан башлыйм, кичләрен озак итеп җәяү йөрим.

Заһит Рәхимҗан улы Борай районының Кодаш авылында 1926 елда туган. 4 сыйныфны туган авылында тәмамлагач, әти­сенең апасы малайны, урысча өйрәнсен, дип, үзе белән Кемерово шәһәренә алып китә. Анда үсмер урысчасын да, тормыш тәҗрибәсен дә шактый тулыландыра, 7 сыйныфны яхшы гына нәтиҗәләр белән тәмамлый. Бу 1941 ел була. Дәһшәтле сугыш башланганда Заһитка 15 яшь тула.

Үсмер туган авылына кайтып төшкәндә әтисе фронтка алынган була.

— Авылда тормыш көтү күзгә күренеп авырлашты. Дөнья тоткасы булган ир-егетләр сугышка китеп беткәч, колхоз басуларында тир түгү безнең кебек ныгып бет­мә­гән үсмерләр һәм хатын-кызлар иңенә калды, — дип хәтерли ветеран. — 1942 елның гыйнварында югарыдан килгән күрсәтмә буенча авыл Советы безне, ике егетне, Белорет шәһәренә ФЗУга җибәрде. Ачка интегә торгач, Белореттан, ниһаять, март аенда кайтып төштек...

Заһит Киров исемендәге колхозда төрле эштә – печән чабу, сабан сөрүдә катнаша. Өлкән-нәргә куелган норманы һәрчак тутырырга тырыша. 1942 елның октябрендә авылдан 4 егет һәм 3 кызны Аскын районына урман кисәргә җибәрәләр. 1943 елның 1 апреленә кадәр алар шунда эшли. Норма үтәлсә, һәр кешегә 600 грамм икмәк бирәләр.

— Һәм, ниһаять, миңа да 1943 елның 16 ноябрендә армия хезмәтенә чакыру килде. Ул чакта миңа — 17 яшь, буем — 149 сан­тиметр, авырлыгым 45 килограмм иде. Безне, бер эшелон яшь солдатларны, Ерак Көнчы­гышка, Япония чигенә озаттылар, — дип сөйли ветеран. — Хәрби хезмәтем Шкотово шәһә­рендә башланды. 205нче укчылар полкында миномет батареясында төзәүче булдым.

1945 елның августында безнең полкны тизйөрешле махсус катерларга төяп, Төньяк Кореяның Сейсин дигән порт шәһәрен штурмларга җибәрделәр. Башка частьлар ярдәмгә килеп җиткәнче, шәһәрне дошманга бирмичә саклап кала алдык. Әлеге алыш нәтиҗәләре буенча бер төркем солдатларга, шул исәптән миңа да Иосиф Сталинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Япония капитуляция игълан иткәннән соң да аерым бандалар тиз генә тынычланмады. Безнең солдатлар арасында да корбаннар булып торды. Бер көнне 75 яугиребезне туганнар каберле­генә җирләвебез бүгенгедәй күз алдында...

1950 елда, ниһаять, солдат шинелен салып, Әхтәриев туган якларына кайта. Заманына күрә белемле егетне сатучы итеп сельпога эшкә алалар, бераздан рәис вазыйфасына сайлыйлар.

Сигез ел эчендә яшь, энергияле җитәкче җиде авылда яңа кибет, идарә бинасы, икмәк пе­шерү цехы төзетүгә ирешә. Сигез ат юнәтелә. Сельпоның матди-техник базасы күзгә күренеп ныгый.

1959 елда Әхтәриевны Карл Маркс исемендәге колхозга партия оешмасы секретаре вазыйфасына тәгаенлиләр. Заһит Рәхимҗан улына гел җаваплы вазыйфалар ышанып тапшырыла һәм ул беркайчан да сынатмый. Читтән торып укып, агроном-оештыручы дипломына ия була. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры булып эшләгәндә ул әлеге хезмәт өчен яңа бина төзетә. Заказлар күбәя, тегү цехы хәтта ике сменада эшли башлый.

Әхтәриев биш ел район үзәгенә йөреп эшли, гаиләсе авылда яши. Ниһаять, ул да Карл Маркс хуҗалыгына, зоотехник-селекционер булып әйләнеп кайта. Аннары авыл Советы рәисе вазыйфасына сайлана. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге белән авылда мәктәп бинасы төзелә. 1980-86 елларда, лаеклы ялга чыкканчы, баш агроном була. Басуларның гектар уңдырышлылыгы 22,5 центнерга җитә.

— Гомер шулай хезмәттә үтте һәм моңа һич кенә дә үкенмим, — ди ветеран. — Тормыш юлдашым Нәфисә белән тату гаилә булып яшәдек, дүрт бала тәрбияләдек, бүген сигез оныгыбыз, ун туруныбыз бар. Кызганычка каршы, хатыным күптән инде гүр иясе. Бүген ялгызым гына яшим. Балаларым, оныкларым атна саен диярлек кайтып йөри. Бергәләп бакча тутырып бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез.

Заһит Рәхимҗан улы ”Хәрә-кәттә — бәрәкәт” дигән тормыш девизы белән яши. Бакчасында берничә сорт алмагач үстерә. Мичурин кебек, бер кәүсәдән берничә төрен ала. Ут-су кичкән сугыш ветеранының күзләре бүген дә үткерлеген югалтмаган, рульдә ул күзлексез йөри, колагы да яхшы ишетә.

Заһит Рәхимҗан улы яшь буын вәкилләрендә ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләү эшендә дә бик теләп катнаша: мәктәп укучылары белән очраша, фронтта башыннан кичкәннәр хакында сөйли.

Хөрмәтле ветеранга сәламәт­лек, тагын бик күп Җиңү язларын бәйрәм итүен телик!
Миләүшә Латыйпова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.
Читайте нас