Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка моннан 19 ел элек төшкән видеоязма җибәргәннәр. Анда ул Америка татарлары арасында "Әпипә"гә биеп йөри.
"Кичә бер тамашачым җибәрде бу видеоны. Монда Нью-Йорк шәһәре, 1998 ел, Америкадагы беренче очрашу-концертымнан соң.
Минем күлмәк-чалбар, прическага карасаң, океанның икенче ягыннан килгәнлегем күренеп тора инде, нишлисең. Шәүкәт исемле милләттәшебезгә әле булса рәхмәтлемен шушы очрашулар өчен. Һәм бу гастрольләрне оештырган минем якын дусларым Фирхәт һәм Гөлнисага.
Эй, гомернең алтын минутлары", - дип язган ул.
"Яшь чак матур чак. Хотя сез әле дә ничава. Гомер буе ирне көнләштердем сезне яратам дип", "Да, әкренләп картаябыз шул, брат! Яшь вакытлар сагындыра!", "Океанның бу ягы да нәкь Сезнең кебек киенгән бит. Сез, һәрвакыттагыча, океанның бу ягында булсагыз да, теге ягында булсагыз да, 90нчы елларда да, бүген дә", "Сездәге кием башка кешедә булмаган зато", "Яшь чак, юләр чак", - дигәннәр язылучылар.