+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
4 октябрь 2019, 04:06

Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй...

Журналист, фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның тууына 110 ел

Журналист, фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның тууына 110 ел


Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган.


“Бәдретдингә – 7, энесе Кадригә 1 яшь тул­гач (1916 елда), әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүт-җанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, Бадрак авылы кешесенә кияүгә чыгарга карар иткән, өч баласын да ташлаган. Улларының берсе Хәниф балалар йортына илтелә, ул анда үлгән. Әтием бераз вакыт картәтисендә тәрбияләнә. Картәтисе 1924 елда вафат була. Энесе Кадри һәм әтиемне Мөхәммәтҗан карт­әтинең бертуган энесе Хәкимҗан Мәхмүтҗанов тәрбияләп үстергән”, — дип сөйләгән иде Бәдрүш Мока-майның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче кызы Линария Батырова.

...Кечкенә Бәдретдин йорт яныннан ерак китәргә, елга буйларына барырга һәм наратлар арасында җырлап йөрергә яраткан. Үзе ише бала-чагалар белән ындыр артларында качышлы уйнаган. Малайлар аны озак таба алмагач: “Бәдри, Бәдрүш, кайда качтың? Чык инде”, – дип эндәшкәннәр. Ә шук малай көлә-көлә яшеренгән урыныннан чыккан. “Бәдрүш” дип исемләүгә ризалыгын белдергән.

Авылдашлары яшүсмернең башыннан сыйпап: “Исемең ничек әле?” – дип сорасалар, ул: “Бәдрүш!” – дип кенә җавап биргән.

Бәдрүш Мокамай Баешта җидееллык мәктәптә укый, үзен зирәк укучы итеп таныта. Аны үз эшен яратып башкаручы Хатмулла Салихов укыта, матур әдәбият белән кызыксындыра, малайда китапка карата мәхәббәт туа. Бәдрүш Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәех-задә Бабич, Һади Такташ шигырьләрен ятлый, сәхнәдән сөйли. “Мокамай” поэмасын сәхнәдән сөйләгәндә авыл халкы аңа: “Син үзең Мокамай!” – дип кул чаба, ә Бәдрүш кы­зара төшеп: “Минем кешегә зыян иткәнем юк ла”, – ди. “Синең тормышың һәм яшәү юлың Мокамайныкы кебек”, – ди өлкәннәр.

Бәдрүш залда утыручыларга мөрәҗәгать иткән кебек поэмадагы шушы юлларны дәртләнеп кабатлый:

“Ак каенга асылынып менгән кебек,

Мин тормышта һаман яктыга,

Югарыга таба юл алдым...”

“Мокамай!” Бу кушамат Бәдрүшкә бик ошый. Һади Такташка ияреп 1928 елда тәүге ши­гырьләрен яза һәм Бәдрүш Мокамай дип имза куя башлый.

Шагыйрь мәктәптә укыганда комсомолга керә, колхоз комсомол ячейкасы секретаре булып эшли. Кышкы салкын көннәрдә башына кепка кигән, аксыл йөзле егет комсомол эше белән Дүртөйлегә килә. Егетнең кыюлыгы һәм тирән фикер йөртә белүе ВЛКСМ район комитеты хезмәткәрләрен хәйран калдыра. ВЛКСМ райкомы шагыйрьне укырга җибәрә. Бәдрүш Мокамай 1928-1931 елларда Уфа Баһау Нуриманов исемендәге “Башпедрабфак”та укый, математика укытучысы һөнәре алып чыга. 1931-1932 елларда Чишмә районында укытучы булып хезмәт сала. 1932 елның июлен­нән 1933 елның мартына кадәр Уфада “Яшь коммунар” һәм “Яшь юксыл” гәзитләрендә авыл хәбәрчеләре секторы мөдире булып эшли. 1933 елның мартыннан 10 декабрьгә кадәр колхоз яшьләре мәктәбендә (ШКМ) туган тел һәм әдәбияттан укыта. Аннары Дүртөйле районының районның “Ярыш” гәзитендә җаваплы секретарь булып эшли. Аның әдәби осталыгы үсә, илдә барган мөһим вакыйгалар турында тирән эчтәлекле шигырь­ләр һәм мәкаләләр бастыра.

1934 елның 20 ноябреннән 1936 елның 15 октябренә кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. Ул Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үти.

Хәрби хезмәттән соң, 1936 елның ноябрен­нән Бәдрүш Мокамай Дүртөйле районының “Ярыш” гәзитендә җаваплы секретарь булып эшли башлый. Район гәзитен эчтәлекле итүдә һәм кызыклы материаллар белән баетуда шагыйрь күп көч сала. Бу елларда ул коллективлаштыру идеяләрен пропагандалауда актив катнаша: районның беренче колхозлары эшчәннәре турында мәкаләләр яза һәм шул ук вакытта шигырьләр иҗат итүен дә дәвам итә. Бәдрүш Мокамай Уфада һәм Казанда чыккан гәзит-журналларда шигырьләрен һәм язмаларын бастыра.

1939 елда Уфада “Шигырьләр” җыентыгы чыга, Совет язучылары союзына әгъзалыкка кандидат итеп алына. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан аның шигъри җыентыгына уңай бәя бирелә.

Бөек Ватан сугышы башланган көнне, ял көне булуга карамастан гәзитнең барлык хезмәткәрләре дә эшкә чыга. Алар “Ярыш”ның яңа санын басмага әзерли. Нәфисә Мансурова ТАССның радиограммаларын кабул итә, Бәдрүш Мокамай, Ватанны сакларга чакырып, халыкка ачык хат белән мөрәҗәгать итә.

1941 елның 22 сентябрендә Бәдрүш Мокамай үз теләге белән фронтка китә, кыска сроклы хәр­би күнегүләр үткәннән соң фронтка җибә-релә. Кызы Линария Батырова сүзләренә караганда, ул Благовещен шәһәрендә хәрби күнегүләр үтә, Клавдия Архипова ире янына барып кайта.

Бәдрүш Мокамай башта – Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә радист булып катнаша, ике тапкыр яралана. Дәваланып, яңадан сафка баскач, сапер взводы командиры вазыйфасында янә алгы сызыкка җибәрелә.

Фронтта Бәдрүш Мокамай журналист эшен дәвам итә. Туган ягы белән даими элемтәдә тора. Дүртөйле район гәзите “Ярыш”ның 1942 елның 1нче санында аның райондашларына язылган ачык хаты басыла.

Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое комсомолка Зоя Космодемьянскаяга багышланган “Таня” поэмасын, “Линарияга хатлар” дигән проза әсәрен, “Кан өчен кан” пьесасын яза. Фронтта ул билгеле шагыйрь Константин Симонов белән очраша, фронт гәзитендә басылып чыккан Алексей Сурков шигырьләрен укып үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгать­ләрендә укый һәм рухи азык ала. Бу турыда ул хатларында да яза.

1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче, совет сугышчысының Туган илен сөюенә дан җырлаучы, дошманга нәфрәт уятучы “Урал егете” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.

Якташыбыз Бәдрүш Мокамай фронтта ике тапкыр яралана. Халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатыннан:

“Сәйфи абый!

Сәлам. 21 февральдә, 1944тә кич белән яраландым. Шунда язучылар союзына әгъ­залыкка кандидат карточкасын югалттым. Минем “Хикәяләр” ни хәлдә?..

Хушыгыз. Сәлам белән: Бәдрүш Мокамай

29 февраль, 1944 ел”.

Бәдрүш Мокамай дәвалангач, сапёрлар взводы командиры булып хезмәт итә.

“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,

Данлы җиңү белән кайтырмын”, дип язса да, Бәдрүш Мокамайга туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җи-рен азат итү буенча барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.

Соңгы берничә ел дәвамында якташым, фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның иҗади багланышларын җентекле өйрәндем. Аның турында “Кызыл таң” һәм “Мәдәни җомга” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында берничә күләмле мәкалә басылып чыккач та, бу юнә-лештә эзләнүләрен дәвам итеп, яңадан-яңа тарихи документлар һәм тарихи чыганаклар таптым. Нәтиҗәдә “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән әдәби-публицистик китап-җыентык әзерләнде. Бәдрүш Мокамайга багышланган китап быел ук дөнья күрәчәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас