+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
17 октябрь 2019, 13:20

"Автобиографик роман язмакчы иде ул"

1988 елдан 2011 елга кадәр Дүртөйле районының Миңеште авылында яшәгән, 20 ел дәвамында мәктәп директоры булган Ришат Рәҗәпов Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми белән аралашкан вакытлары турында хат язган.

1988 елдан 2011 елга кадәр Дүртөйле районының Миңеште авылында яшәгән, 20 ел дәвамында мәктәп директоры булган Ришат Рәҗәпов Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми белән аралашкан вакытлары турында хат язган.
"1988 елдан 2011 елга кадәр миңа Миңеште авылында яшәргә туры килде. Шуның 20 елы мәктәп директоры вазыйфасында үтте.
Миңеште авылы - белүегезчә, Наҗар Нәҗминең туган авылы. Бу вакыт эчендә мәктәптә музей оештырдык, күп кенә материаллар тупладык. Бу башлангыч минеке иде. Чөнки нәрсә ул музей!? Аның нинди зур әhәмияткә ия икәнен үземнең әти-әнидән яхшы белә идем. Алар Балтач районында икесе дә укытучы булып эшләде, авылның тарихын язды.
Наҗар ага Нәҗми белән якыннан аралашырга туры килде. Ул мәктәптән авыл тарихын алып торган иде. Үзе белгән вакыттагыларга карата авыл тарихына төзәтмәләр кертте. Өлгереп булса, автобиографик роман язачагын миңа сөйләгән иде. Исемен дә бик мәгънәлене сайлаган. Бик күптән язучыларның, шагыйрьләрнең, укытучыларның hәм аралашкан башка кешеләрнең язганнарын, сөйләгәннәрен карап барам, ләкин язылачак роман турында ләм-мим... Күрәсең, бу турыда башка кешегә сөйләмәгән, әйтмәгән булып чыга", - дип язган Ришат Рәҗәпов.
Читайте нас