Мостай Кәрим кайчандыр: “Шагыйрь биографиясе ил биографиясе белән кушылганда гына поэзия олы була”, — дигән иде. Бу сүзләр аның үз тормышына, үз иҗатына бик туры килеп тора. Халык ашаганны ашаган, халык яшәгәнне яшәгән, халык күргәнне кичергән, халыкның үзе эченнән чыккан сирәк очрый торган зур талант иде ул. Заманының җитез агышын, кешеләрнең бәхетен, сагышын җырга әйләндерү тылсымына ия булган шагыйрь шулай яшәде, иҗат итте. Аның якты исеме һәм образы бүген дә халык күңеленә өмет чәчеп җыр игүче, ил гизүче чәчән булып яши. Киләчәктә дә шулай яшәячәк.
Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) 1919 елның 20 октябрендә хәзерге Чишмә районының Келәш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1935-37 елларда Уфа педагогия рабфагында, 1937-41 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетында укый. Икенче курста чагында ук, 1938 елда, үзе кебек үк студент Вәли Нәфыйков (заманында бу шәхес “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәр-чесе, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары булып та эшләде) белән автордашлыкта “Отряд кузгалды” дигән шигырьләр җыентыгы чыгара. Шигырь һәм поэмалары тупланып, 1941 елда дөнья күргән “Язгы тавышлар” җыентыгы белән ул үзен лирик шагыйрь итеп таныта.
Бөек Ватан сугышы башлану белән әле генә вуз дипломы алган, йөрәге патриотизм тойгылары белән тулы шагыйрь фронтка омтыла.
“1942 елның августында каты яраланып, берничә ай төрле госпитальләрдә дәваланганнан соң, мине гәзит эшенә тәгаенләделәр, — дип язды ул истәлекләрендә. — Тәүдә Воронеж фронтында чыга торган “За честь Родины” гәзитендә махсус хәбәрче булдым. 1943 елның җәендә Мәскәүгә чакыртып, 3нче Украина фронтына “Советский воин” гәзитенең татар редакциясенә эшкә җибәрделәр. Ул гәзит җиде — урыс, казах, татар, үзбәк, әзербайҗан, әрмән, молдаван телләрендә чыга иде. Мөхәрриребез — күренекле татар әдибе Мәхмүт Мәкъсуд. Калган биш хезмәткәрнең дүртесе Башкортстаннан — Габдулла Әхмәтшин (соңыннан билгеле драматург), Һидият Әсәдуллин (сугыштан соң байтак вакыт “Кызыл таң”да эшләде), Гыйльман Хәйбуллин (Мәләвез ягындагы Томанчы авылыннан. Татарча бер көн дә укымаса да, бер ай эчендә менә дигән корректор булып китте) һәм мин. Бишенчебез — Татарстаннан Вәгыйзь Вәлиев.
Тәүге очрашуда ук Мәхмүт абый болай диде:
— Алгы сызык белән редакция арасында йөреп, материал оештырудан, мәкаләләр язудан тыш, сиңа шигъри тезмәләр дә биреп барырга туры килер. Минем таләпне көтми, көн таләбенә колак салып, йөрәгеңне ачып тору кирәк булыр. Ягъни гәзиттә көндәлек вакыйгаларга кагылышлы шагыйрь тавышы яңгырарга тиеш. Дөресен әйткәндә, мин Мәскәүдән мотлак шагыйрь җибәрүләрен сорадым”.
Фронтта алган авыр яралардан озак кына дәваланып, катлаулы операцияләр кичергән Мостай Кәримнең туган җиргә кабат аяк баскач нәшер ителгән беренче китабы “Кайту” дип атала. Шагыйрьнең тыныч тормыштагы иҗаты яңарыш кичерә, сыйфаты күтәрелә, тематикасы киңәя, фәлсәфи асылы тирәнәя. Моны без аның “Европа-Азия”, “Елгалар сөйләшә”, “Мәхәббәт-нең дүрт мизгеле”, “Заманалар” һәм башка поэмалар, шигырь-ләр җыентыкларын укыганда ачык күрәбез.
Ул бик күп вакытын җәмәгать эшләренә бүлә. 1951-62 елларда БАССР Язучылар берлеге рәисе булып эшли, 1962 елда РСФСР Язучылар берлеге секретаре була, РСФСРның 4-11нче чакырылыш Югары Советы депутаты, РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары, БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Күп еллар буена ул Башкортстан Тынычлык яклау комитеты рәисе, СССР Министрлар Советы каршындагы Ленин һәм Дәүләт премияләре буенча комитет әгъзасы, Башкортстанның Президент Советы әгъзасы булып тора.
Әлбәттә, бу эшләрне ул иҗатка тәгаенләнгән вакыты исәбенә башкара. “Кызыл таң” журналистларына (ягъни хез-мәттәшем Фәния Габидуллина белән миңа) 2003 елда биргән интервьюсында моңа үкенеч тә белдерде:
“Күбрәк язарга, том-том әсәрләр иҗат итәргә булган. 35 ел депутат булдым. Унарлаган авылга мәктәп, клуб, дәваханәләр төзергә ярдәм иттем. Үземне хезмәттә дип, боларны эш дип уйладым. Иҗатка вакыт аз бүленгәненә үкенәм. Язган әй-берләрнең ару дигәннәре юаныч бирә азрак.
Әле гомеремнең ахырына җитмәсәм дә, шул якка китеп барганда артка әйләнеп карыйм да үз-үзем белән канәгатьсезлек тоям. Миңа тиздән 84 яшь була. Әнә 40 яшьлек Джек Лондон 12 томлык әсәрләр язган. Яки шул ук Пушкинны алыйк. Лев Толстойны әйтеп торасы да түгел. Ул озак яшәгән — миннән ике генә яшькә азрак. Урыс халык әйтеме бар бит: “Если бы молодость знала, если бы старость могла”. Иҗаттан тыш эшләргә күп вакыт сарыф ителгән. Шундый үкенечләрем бар. Ихлас әйтәм мин моны, кыланып түгел. 5 том язар өчен миңа 84 ел яшәү кирәк булды. Ә аның өчен 40 ел да җиткән булыр иде. Табигать миңа күп мөмкинлекләр биргән, ә мин аларны файдаланып бетермәдем. Күбрәк язарга тиеш идем. Табигать алдында бурычым бар...”
Республикабызның данлы улы Мостай Кәрим классик башкорт әдәбияты традицияләрен яңа дәрәҗәгә күтәрде, хәзерге Башкортстанның кабатланмас образын тудыруга үзенең бөтен көчен һәм сәләтен бирде. Аның иҗаты башкорт әдәбияты һәм бөтен республикабызның гәүдәләнешенә әйләнде. Олы талант иясенең “Туй дәвам итә”, “Ялгыз каен”, “Җырланмаган җыр”, “Кыз урлау”, “Ай тотылган төндә”, “Айгөл иле”, “Салават”, “Ташлама утны, Прометей!”, “Җәяүле Мәхмүт” кебек сәхнә әсәрләре күп кенә театрларның репертуарын бизәде. Аның әсәрләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителеп, байтак милли әдәбиятларның бер өлешенә әйләнде.
Мостай Кәримнең әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге лаеклы бәяләнде. Ул Башкортстанның халык шагыйре (1963 ел), Социалистик Хезмәт Герое (1979), Ленин премиясе (1984), РСФСРның К. А. Станиславский исе-мендәге, БАССРның Салават Юлаев исемендәге премияләре (1967) лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1992) иде. Фронттан икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары тагып кайткан яугир шагыйрь арытабангы елларда икешәр тапкыр Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы, өченче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” һәм Салават Юлаев орденнары (барлыгы 11) белән бүләкләнде.
Мостай Кәрим сиксән алты яше туларга бер ай калганда — 2005 елның 21 сентябрендә вафат булды.