Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына – 100 ел
Бу көннәрдә республикабызда һәм ил төбәкләрендә шушы олы юбилей уңаеннан әдәби һәм мәдәни чаралар үтә. Анда башкорт шигъриятен дөнья мәдәнияте киңлекләренә алып чыккан, чит илләрдә дә башкорт һәм Русия (совет) әдәбиятының лаеклы вәкиле булган, әсәрләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителеп, бихисап милли мәдәниятләрнең бер өлешенә әверелгән мәшһүр талант иясенең тормыш һәм хезмәт юлы, иҗаты барлана, мәдәният учакларында аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр һәм фильмнар бара, уку йортларында аның иҗатына бәйле конкурслар, фестивальләр үткәрелә.
Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе, СССРның Дәүләт, РСФСРның К. А. Станиславский исемендәге, республикабызның Салават Юлаев исемендәге дәүләт, М. А. Шолохов исемендәге Халыкара премияләр лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе”, “Кызыл йолдыз”, 1нче һәм 2нче дәрәҗә “Ватан сугышы”, 2нче һәм 3нче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен”, Салават Юлаев орденнары кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеена багышланган тантаналы кичә 19 октябрьдә “Торатау” Конгресс-холлында булачак.
Бөек шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең тормышына һәм иҗатына бәйле материаллар бүген гәзитебезнең 4-6нчы битләрендә дөнья күрә.
Алып булмый сорап я теләп.
Мостай абый, учагыңда, гүя,
Меңьеллыкның тере күмере.
Балкып яна бөтен гомерең.
Йөрәкләрдә ут кабыза бары
Мәңге яшәү өчен туган сүзләр
Тагын биегәйттең күкләрне.
Исемеңне халкың белән янәш
Дөнья күкләренә күтәрдең.
Сүз әйтергә галәм алдында
Иң хак сүзне уйлап алдың да.
Алып китәр алга заманнар,
Гел гамәлдә вакытларны сынап
Бәсе арта барыр һаман да.
Горурланып, таңга калып та:
Ничек көн итә, дип, тирә-юньдә
Буыннарга күчәр якты хыял
Горур илнең һәрбер улында.