...Төгәлрәк булсак, 30 түгел, инде 32 ел... 1987 елның сентябрендә “Кызыл таң” гәзите бер атна аерма белән Миякә районы “Дим” колхозының яшь һәм актив рәисе турында ике зур мәкалә бастырып чыгарды. Аның герое мин идем.
Автор буларак, материал язарга мине үткәннәрне сагыну хисе мәҗбүр итмәде, гәрчә дистәләрчә еллар уйландыруга этәрсә дә. Нәкъ алар, уй-фикерләр һәм нәтиҗәләр, үткәнгә караш “Китмәвеңне әйт һәм исбатла” дигәнне таләп итте.
“Мин китәргә килмәдем” дип аталучы беренче һәм бик уңай мәкаләдә булган вакыйгаларны җентекләп язып тормыйм. Бу минем беренче җыелышта әйтелгән сүзләр иде. Анда колхозчылар рәис сайлады һәм аның озакка калачагына ышанмады. Шул вакытта мин җыелышка килүчеләргә: “Мин китәргә килмәдем”, – дидем.
Ничек әйттем, шулай эшләдем дә. Үземне, вакытны, көчемне дә кызганмыйча җиң сызганып эшләдем. Мине гадел хезмәтнең кыйммәтен аңлаган кешеләр хуплады. Ике ел эчендә минем җитәкчелектә колхоз артка сөйрәлүчеләр категориясеннән лидерлыкка чыкты. Без Миякә районының гына түгел, тоташ республиканың танылган һәм абруйлы хуҗалыклары “үкчәсенә” баса башладык. Күчмә байраклар, Мактау грамоталары, телевидение һәм әйдәүче гәзитләрнең игътибары – болар айсбергның иң югары ноктасы. Нәрсә эшләнүе турында түгел, ә ничек башкарылуы турында сөйләү мөһимрәк.
Сөт җитештерү, терлекләр саны һәм сыйфаты, яшелчәчелек һәм бөртекле культураларның нәтиҗәлелеге ничек һәм нәрсә исәбенә арту турында. Мәкалә авторы С. Әбүзаров хуҗалык итүнең подрядчы төре турында өстән генә әйтеп үтә. Нәкъ менә шул коллектив өчен башта двигательгә әверелде, аннары эштә комачаулык тудырды.
Тарихка күз салсак, подряд системасы нәкъ менә 80-85нче еллар чигендә барлыкка килде дә инде. Күпчелек очракта хуҗалык итүнең принципиаль яңалыгы булды һәм авырлык белән кабул ителде. Ул, гадәтигә әверелгән һәм тотрыклы “Барысына да бертигез” системасын сындырып, гамәлдә исә “Һәркемгә – эшенә карап” принцибын тормышка ашыруны таләп итә иде. Барысын да бертигез итү, икътисадта гына ныгынып калмыйча, ул кеше аңына сеңеп, җитәкчеләргә дә, гади хезмәткәрләргә дә гадәти төшенчәләрдән югарырак күтәрелергә ирек бирми иде.
Алга китеп, икенче мәкаләгә күчеп, вакыйгалар аның асылын аңлатучы цитатаны тулысынча китерәм.
“...Син колхозда бер генә көн дә эшләмәдең, хатының белән өйдә палас сугып яттың. – Ферма мөдире, элекке сыер савучы Фатыйма Гыйззәтуллина, рәиснең дошманнарының берсенә мөрәҗәгать итеп, сүзен шулай дип башлады. – Мин иртәнге 5тән кара төнгә кадәр сыер саудым. Нәтиҗәдә, элекке рәис булганда, син дә 2 центнер ашлык алдың, мин дә 2 центнер. Хәзер, яңа рәис белән, син шул ук 2 центнерны, ә мин – 8 центнер алам. Тигезлек тәмамланды. Хәзер ничек эшлисең, шулай аласың. Шуңа да сез Гыймалетдиновны яратмадыгыз!”
“Китмәскә дип килгән. Ләкин...” дип аталган икенче мәкаләнең авторы, “Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе М. Әделханов ул вакыттагы хәлне бик төгәл тасвирлап бирә: “...Җыелышта рәисне яклап чыгарга теләүчеләргә авыз ачарга да ирек бирмәделәр...”
Менә ул – ул вакытта илне чолгап алган һәм безнең мисалда чагылыш тапкан проблеманың асылы. Чын демократия, ягъни халык хакимияте, гади демагогиягә әверелә. Юк, гади генә түгел, ә үз гөнаһларың һәм хаталарыңны яшереп, башкаларны гаепләү һәм лозунглар артында яшеренергә мөмкин булган һөҗүм итүче демагогия.
Без моны илебез тарихында үттек инде. Хәтерегездә булса, 1917-18 елларда, берничә “бугаз яручы” аша тавыш күтәреп, үзләренә уңайлы командирларны сайлап, тәҗрибәле офицерларны читкә этәргән, хәтта атып үтергән очраклар күп булды. Алгы фронттан окопларын ташлап һәм дошманга юл ачып, роталар, тоташ полклар китте. Алар буш лозунглар һәм бушбугазларга иярде.
90нчы елларда да шул ук демагогия, хаос кабатланды: чит ил икмәгенә, станокларына, кием-салымнарына юл ачып, үзебезнең җитештерү титаннары икътисади фронттан юкка чыкты, җимерелде... Колхоз яисә ул вакыттагы яшь рәис турында нәрсә әйтәсең инде?! Иң лаек, тәҗрибәле җитәкчеләр түзә алмыйча китте. Хезмәт Геройлары, орденлы кешеләр, күп еллар һәм хәтта дистә еллар лаеклы рәвештә абруй казанган кешеләр кинәт кирәкми башлады. Аларны мәҗбүри рәвештә эшләреннән бушаттылар, икенчеләре үзләре китте, ә кайберләре, нахак ялага, онытылуга түзә алмыйча, хәтта якты дөнья белән хушлашты.
– Нинди заманнар икәнен үзең аңлыйсың... – диде КПСС райкомы секретаре, үзебез генә калгач, мине җитәкче вазыйфасыннан бушату турындагы мәсьәлә хәл ителгәндә. – Син хаклы, тик мин сине яклыйм икән, иртәгә мине дә эштән бушатачаклар...
Әйе, заманы шундый иде. Илне һәлак итә яздык, икътисади уңышсызлыклардан әле яңа чыгып киләбез. “Югалган буын”, җитештерү стагнациясе һәм җимерек юллар турында сөйлибез. Югалтулар исемлеген әле озак дәвам итәргә була, әмма әлегә сүз бу хакта түгел.
Шуңа күрә, кеше буларак, райком секретарен аңлыйм. Әмма ни өчен әрәмтамакларның фидакарь хезмәт кешесе кебек үк яхшы яшәргә тиеш икәнлеген аңламыйм. Ни өчен буш сүз сөйләүче, сәрхүш яисә ялкау, хезмәт сөючән һәм намуслы кеше кебек үк, үзенә ихтирам таләп итә? Бу “бүленеш” бүген дә минем тормыш принцибы нигезе булып кала. Вакыт аңарда шикләнергә кирәкмәвен күрсәтте.
“Кызыл таң”ның икенче мәкаләсеннән тагын бер цитата: “...Үзенең вакытын-көчен кызганмыйча колхозны алга җибәрү өчен көчен салган, фуфайка киеп, ашлама бушатып йөргән колхоз рәисе бүген бу вазыйфада эшләми. ...Ул үзе атлаган зур юл читендә калды. Ни өчен?” – Моны инде вакыт узу белән саргайган гәзит битеннән журналист М. Әделханов сорый.
Югарырак мин ни өчен икәненә җавап биргән идем инде. Әмма мин әле иң мөһимен әйтмәдем. Әйе, мин “киттем”. Ләкин бу бик зур аерма: мин бирешмичә киттем, димәк – җиңелмәдем.
Бу еллар дәвамында мин үз принципларыма тугры калдым. Эшлексез, эчкечеләрне җәзага тарттырдым яисә эшеннән бушаттым, тырышларга булыштым, яшьләр белән тәҗрибә уртаклаштым. Үзем дә һөнәри, икътисади, оештыру тәҗрибәсендә белемемне камилләштердем. Күп вазыйфалар башкардым... Орджоникидзе район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Башкортстанның матди ресурслар һәм төбәкара бәйләнешләр министры урынбасары (республика һәм ил өчен авыр 90нчы елларда!), үз бизнесын буш урында башлаган эшкуар, 5нче чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутаты, әлеге вакытта – “Уфимкабель” җәмгыятенең генеральный директоры.
Бу – хезмәт биографиясеннән юллар гына, әмма алар артында гадел һәм фидакарь хезмәт көченә ышану ята. Әйе, мин – максималист, һәм моны яшермим. Мин аны үз тормышымның асылына әверелдердем: “Бары тик яхшы эшләргә яисә бөтенләй тотынмаска”.
Язмыш мине һәрвакыт фикердәшләрем, карашларымның дөреслегенә инанган, тырыш кешеләр белән очраштырды. Өстәвенә, эш минем шәхси фикеремдә генә түгел, безнең якта икътисадның объектив законнары да бар иде һәм әле дә бар. “Лаеклы тормыш” уңайлы хезмәт шартлары һәм лаеклы эш хакы дигәнне аңлата. Моңа исә җитештерүнең реаль, товар тармагына таянып кына ирешергә мөмкин. Бары биредә генә безнең һәрберебезнең иминлеге өчен чын өстәмә бәя булдырыла.
Минем белән килешмәүчеләр дә булыр – язылган хакыйкатьләре кабатлану, фикер алышуларга күчү бу, ә тәгаен эшләр кайда соң, дияргә мөмкиннәр. Мондый оппонентларга үз тәҗрибәмнән берьюлы берничә мисал белән җавап бирәм – яңа яисә ярымҗимерек, банкротлыкка дучар булган производстволарын яңадан тергезү.
Әмма ышанычлырак булсын өчен элекке уңышларга әйләнеп кайтмаячакмын. Моннан берничә ел элек үземнең һәм коллективның бөтен көчен куәтле, яңа һәм бик катлаулы проектка – “Уфимкабель” заводы төзүгә юнәлттем.
Коллективка яңа генеральный директор итеп тәкъдим ителгәч, ике ел эчендә без, җитештерүгә бер тиен дә салмыйча, продукция җитештерүне кеше факторы исәбенә генә ике-өч тапкыр арттырырачакбыз, дигәннән соң, барысы да мыек астыннан гына елмаеп куйды.
Әйтерсең лә “дежавю”: 1985 елда, колхозның беренче җыелышында, мондый хәл булган иде бит инде! Анда да ышанмадылар, “вакытлы” кеше генә дип уйладылар! Әмма хәзер мин ышанычны ныгытып, көч тупладым. Мин, хәзер инде “Уфимкабель”ның хуҗасы һәм “GIM-center” җәмгыяте милекчесе буларак, инде ничек кирәк икәнлеген белә идем: нәкъ менә кешеләргә таянып.
Тагын, инде ничәнче тапкыр, теге яисә бу аеруча кыйммәтле хезмәткәрдән башка завод туктаячак, клиентлар качачак, кабельләр өзеләчәк... дип әйтергә маташтылар. Алыштыргысыз кеше булмавын эш белән исбатларга туры килде.
Дисциплинаны бозган, эшкә салкын карашта булган, спиртлы эчемлекләр кулланган яисә урлашкан кешеләр белән без юлдаш түгел. Мактаулы исеменә, вазыйфасына, “алыштыргысыз” булуына карамастан.
Бозылган менталитетлы кеше бернинди җиһазда да уңышлы эшли алмый. Нинди генә биналар төзелсә дә. Шуңа күрә яңа завод барлык коллективның үз хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкинлек булды.
Һәм без моңа ирештек. Ассызыклап үтәм: нәкъ менә без – фикердәшләр белән бергә кыска вакыт эчендә техник характеристикалары буенча тиңдәше булмаган предприятие оештыруга ирештек. Дим районына “күчерелгән” (асылда исә яңадан төзелгән) “Уфимкабель” заводы илнең югары характеристикалы кабель продукциясе җитештерүче алдынгы предприятиеләренең берсе булып җитеште.
Алай гына да түгел, “Уфимкабель” заводы – оештыру, технология, социаль юнәлеш һәм җитештерү мохите мәдәнияте ягыннан да республикада гына түгел, илдә иң алдынгы предприятиеләрнең берсе. Без, чыннан да, кеше турында кайгырту һәм җитештерүнең югары мәдәниятен гамәлгә кертү күзлегеннән чыгып, уникаль завод булдырдык. Бу үз-үзеңне мактап әйтү һәм буш сүз сөйләү түгел. Чит илләргә дан җырлаудан туймаган кешеләрнең күбесе “Уфимкабель”дә булганнан соң шакката һәм авызын йома.
Уфаның үзәгендә урнашкан яңа амбициоз проектыбыз – “GIM-center” күпфункцияле үзәге дә чагу тәэссоратлар калдырачак. Элек завод урнашкан урын – шәһәрнең йөзе ул, Уфаны нәкъ менә шуннан таныйлар да инде. Бу – Дуслык монументы ягыннан күтәрелгән башкала кунаклары күргән беренче мәһабәт бина. Бу – тагын берничә ел эше булып калсын. Ләкин мин моны эшләячәкмен – Уфаның йөзе тагын да матуррак булачак. Әмма алдан кычкырмыйк һәм шик белдерүчеләргә эш белән җавап бирик, һәрвакыттагыча.
1987 елда кычкырып йөргән кешеләргә нәрсә дип җавап бирергә соң? Мин алар алдында җавап тотарга теләмим. Тормыш үзе аларны юл читенә ташлады, ә без алга таба киттек.
Безне “бушаттылармы”? Ялгышасыз, без үзебез бушандык. Бушандык та алга киттек. Һәм барачакбыз.
Моны җәмгыятьнең, бөтен халыкның үсеш динамикасы таләп итә. Бу – бөтен җәмгыять, ил, аерым алганда республика яисә шәһәр өчен объектив зарурият. Нәкъ менә ул – бердәнбер дөрес “гомумдәүләт идеясе”.
“Уфимкабель” заводының генеральный директоры,
5нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты.