диагнозыннан башланган. Бүген ул 265 килограмм авырлыкны күтәрүче спортчы, троеборье спортында тере легенда!
Бүген Рәсимгә 31 яшь тулган. Балачакта ул йөрү түгел, хәтта басып торырлык та булмаган.
"Мин тугыз яшькә кадәр кулым белән йөрдем, әмма беркемнән дә ярдәм сорамадым. Бүген дә сорамыйм», - ди ул.
Соңрак малайга операция ясыйлар һәм ул беренче тапкыр аякларына баса. Ә 17 яшендә ул беренче тапкыр штанга күрә һәм үзен сынап карарга була.
Бүген Рәсим Миңнеәхмәтов - пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат, республика һәм Русия ярышлары җиңүчесе, күкрәгеннән 265 килорамм авырлыкны "ала". Ул, ДЦП белән авыручы спортчылар өчен махсус методика буенча күренекле спортчы Риф Гадиевта шөгыльләнә.
Рәсим Европадагы ярышларга эләгергә хыяллана. Аны чакыралар. Дөрес, үз хисабына. Ә бу 100 мең сумга төшәчәк. Аның икенче төркем инвалиды буларак пенсиясе - 13 мең сум.
Әлегә ул атнага өч тапкыр яраткан штангасын күтәрергә спорт залына килә. Тырышып шөгыльләнә һәм үз-үзенә генә таяна.