+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
7 ноябрь 2019, 08:40

Калды синнән якты нурлар

Дүртөйледә танылган педагог, галим, мәгърифәтче, журналист Вил Казыйхановка багышланган хәтер чаралары үтте

Дүртөйледә танылган педагог, галим, мәгърифәтче, журналист Вил Казыйхановка багышланган хәтер чаралары үтте


Дүртөйле шәһәрендә Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, танылган галим-педагог, мәгърифәтче, журналист, бихисап китаплар авторы Вил Суфиян улы Казыйхановның якты истәлеген мәңгеләштерү максатында мәрмәр тактаташ ачылды. Шул ук көнне шәһәрнең Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә “Калды синнән якты нурлар” дип аталган зур хәтер кичәсе узды.


Тактаташ ул өч дистә елга якын җи­тәкләгән, алай гына да түгел, нигезеннән башлап төзүендә катнашкан 3нче гимназиядә урнаштырылды. Тантанада Вил Суфиян улының тормыш юлдашы Фәүзия Гыйният кызы, элекке хезмәт­тәшләре, укучылары, Дүртөйле районы хакимияте вәкил­ләре, Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан зур йөрәкле Укытучыны белгән, хөрмәт иткән кешеләр җыелды.

— Тугры тормыш юлдашым, фикер­дәшем бу якты дөньядан китүгә бихисап вакыт узса да, ул гел янымда кебек, — дип уртаклашты Фәүзия Казыйханова. — Күңелемнән генә аның белән киңәш­ләшмичә бер эшемне дә башламыйм. Берәр төрле четерекле­рәк хәл килеп туса, ирем аны ничек чишәр иде икән дип уйланам.

Вил Суфиян улы да, мин дә — әти-әниебездән, картәни-картәтие­бездән зур әхлак тәрбиясе алып үскән кешеләр, шуңа барлык тормышыбыз намуслы хезмәттә үтте, җәмгыятькә, янәшәдәгеләргә файда китерик дип эшләдек һәм яшәдек.

Ике ел элек үзенең 50 еллык юбилеен билгеләгән 3нче гимназия тарихына Вил Казыйхановның исеме, изге гамәлләре алтын хәрефләр белән языл­ган. Аның белән бергә эшләү бә­хете тигән укытучылар да, Казый­хановның мавыктыргыч та, фәһемле дә дә­ресләрен үзләштерү насыйп бул­ган укучылар, хәзер инде үзләре олпат шәхесләр, остазлары хакында кадерле истәлекләре белән бүлеште.

— Вил Суфиян улы искиткеч психолог иде. Олысы да, кечесе дә аны бик хөрмәт итте. Мин аның укучысы, идем. Йортына да барганым булды, — дип сөйләде журналист Фиргать Дәүләт­җанов. — Берзаман шулай әңгәмә­ләшеп утырганда, аңа бер дусты шалтыратты да, озын-озак итеп үзенең тормыш-яшәе­шеннән, шул исәптән хатыныннан да зарланды. Вил Суфиян улы аны бүлдерми, игътибар белән тыңлады, үзенең акыллы киңәшләрен бирде. Бер сүзе аеруча хәтергә сеңеп калды: “Мин үземнең хатыным Фәү­зиягә патшабикәгә караган кебек карыйм, чөнки гүзәл, горур патшабикә янында мин үземне дә патша итеп хис итәм”, — дигән иде ул.

Вил Суфиян улының укучысы язучы, шагыйрь Эльверт Хаматшин остазы турында “Тапланмаган исем” дигән китап язган.

— Бу әсәргә укытучыма булган барлык ихтирамым салынган, — диде ул. — Вил Суфиян улы һәр укучысына игътибарлы булды, һәркемгә ярдәм кулы сузды. Мәктәпне тәмамлагач та, безнең дуслык дәвам итте. Иң авыр вакытларымда ул акыллы киңәшләре, анык ярдәме белән миңа зур таяныч күрсәтте.

— Вил Суфиян улы безнең барыбыз­ның күңелләрендә дә туган ягыбыз тарихын өйрәнүгә зур кызыксыну уятты, — дип уртаклашты Стәрлетамак шәһәренең билгеле эшкуары Мөдәрис Шаһабетдинов. — Һәркайсыбызның якын дусты да иде хөрмәтле директорыбыз.

Вил Казыйханов — бихисап китап­лар авторы. Уку әсбаплары әзер­ләүдән тыш, ул туган ягыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр турында мәгълү­матлар туплый, алар нигезендә фәһемле очерклар яза. Хәрби архивлардагы документларга таянып, Советлар Союзы Герое Василий Горшков турында “Агыйдел егете” дигән документаль повесть иҗат итә. Ә менә Дүртөйле районының Чишмә авылы егете — батыр диңгезче Фәхрулла Хәйруллинның исемен һәм данын туган якка нәкъ менә Казыйханов кайтара. Бөек Ватан сугышы чоңгылында югалып калган каһарман яугирләр азмыни? Фәхрул­ланың да исеме якташларына билгеле булмый. Вил Суфиян улы аның хакында мәгълүматлар табып, “Хәй­руллин утравы” дигән документаль повесть яза. Бу повесть дөнья күргәч, батыр диңгезчегә туган авылында һәйкәл куела, хәзер аның белән биредә өлкәннәр дә, балалар да горурлана.

Тормыш сынауларсыз булмый. Казыйхановлар гаиләсе өлешенә дә алар күпләп төшә. Тик нык рухлы шәхесләр кыенлыклар алдында бөгелми, сынмый. Хәтта яраткан Дүртөйлеләрен калдырып, Татарстанга күчәргә мәҗбүр булгач та, алар югалып калмый. Талантлы укытучылар Яр Чаллы шәһәрендәге Өзлексез педагогик белем бирү институтында хезмәт сала, зур абруй казана. Вил Суфиян улы “Әхлак дәресләре” китабын яза. Ул бөтен ил күләмендә танылу ала. Фәүзия Гыйният кызы яхшы математика укытучысы буларак дан казана...

Мәрмәр тактаташны ачу эшендә башлап йөргән Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр Җыелышының Дүртөйле филиалы рәисе Ришат Вәлиевка һәм әлеге оешма вәкил­ләренең барысына да, Дүртөйле районы хакимиятенә Фәүзия Гыйният кызы зур рәхмәтен җиткерде.

...Аеруча дулкынландыргыч мизгел җитте: мәрмәр тактаташны каплап торган өрфия ак япма ачылды. Зур портретта — үткен, ягымлы карашлы Укытучы. “Гомер­нең чын кыйммәте – үзеңнән соң якты эз, яхшы гамәлләр калдыру. Изгелек кылырга өлгерегез!” — дип әйтер кебек ул...

Көннең икенче яртысында шә­һәрнең Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә зур хәтер кичәсе узды. Анда Вил Казыйхановның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Кичәдә Вил Суфиян улының шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Халкы­бызның яраткан артисты Фән Вәли­әхмәтов башкаруында “Сарманай” җырын (Вил Казыйханов сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе) тамашачы аягүрә басып алкышлады.

“Сарманай” җыры мине зур сәхнәгә алып менде, халык сөюен китерде, — дип уртаклашты Фән Вәлиәхмәтов. — Бүгенге көндә дә һәр концертымда бу матур да, дәртле дә җырны башкармый калганым юк.

Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина, Татарстаннан килгән педагогия фәннәре кандидаты Мингаян Мозаффарова, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм башка шәхесләрнең чыгышларын зал тын да алмый тыңлады, көчле алкышларын кызганмады.

“Калды синнән якты нурлар” дип аталган хәтер кичәсе үзе дә якты, нурлы, күңелләрдә озак сакланыр чара булды.


Миләүшә Латыйпова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дүртөйле районы.
Читайте нас: