+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
7 ноябрь 2019, 03:42

“Шушы җирдән, шушы туфрактан без...”

Күренекле журналист Фәрит Фаткуллинның олы юбилее туган ягында ихлас күңелдән билгеләнде

Күренекле журналист Фәрит Фаткуллинның олы юбилее туган ягында ихлас күңелдән билгеләнде


“Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, Башкортстанның һәм Татарстан­ның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Шаһит Ходайбирдин, Мәҗит Гафури һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты Фәрит Фаткуллинга 70 яшь тулу уңаеннан Корманай урта мәктә­бендә “Иҗат балкышы” дигән әдә­би-музыкаль кичә үтте. Анда Авыргазы районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә­челәре, мәдәният, мәгариф, матбугат хезмәткәрләре, юбилярның авылдашлары һәм якыннары катнашты.


Бу якларны белмәүчеләргә шундый бер мәгълүмат биреп үтү урынлы булыр. Авыргазы елгасының түбән агымы буендагы Корманай һәм Әпсәләм дигән ике зур авылның арасы бер генә чакрым. Заманында икесендә дә сигезьеллык мәктәпләр бар иде. “Кызыл таң”ның 2018 елгы 16 ноябрь санында Фәрит абый бу хакта болай дип билгеләп үтте: “Җитмешенче еллар башында балалар саны кискен арткач, сигезьеллыклар урта мәктәпкә әйләндерелде. Кемнең башына килгән акыллы фикер булгандыр: ике авыл арасында урта мәктәпнең ике катлы бинасын төзеделәр. Шундый алдан күрү нәтиҗәсендә бу урта мәктәп әле дә сакланып килә. Балалар бакчасын да үз эченә алган”. Бүген анда 92 укучы белем ала, бакчага 26 бала йөри. Алар өчен шәһәрнеке­ләр кызыгырлык шартлар тудырылган.

Мәктәпнең тамаша залы иркен һәм күркәм. Әпсәләм авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә күмәк чараларны без еш кына шунда үткәрәбез.

Ә хөрмәтләүгә лаек якташларыбыз бихисап безнең. Районыбызны, гомумән, “талантлар төбәге” дип атасак та хата булмас. Авыргазы елгасы буендагы Корманай, Әпсәләм, Солтанморат, Дүртөйле, Ке­шәнне, Карамалы авыллары гына да әллә күпме күренекле әдәбият, сәнгать, матбугат эшлеклеләрен биргән.

Авылдашым Фәрит абый Фаткуллин алар арасында лаеклы урын алып тора. Аның гомум эш стажы да, матбугатта актив катнашуына да ... 53 елдан артык. “Кызыл таң”да берөзлексез эшләвенә 45 ел тулып килә. Шул заманнан бирле иле­безгә, туган җире­безгә, халкыбызга, безгә — гәзит укучыларга фидакарь хезмәт итә. Фәнни хезмәткә тиң мәкаләләре тирән эчтә­лекле, фәһемле, гыйбрәтле, шул ук вакытта гади, йөгерек тел белән язылган. Ул замандаш­ларыбызның (күбрәге әдәбият, мәдәният, сәнгать, матбугат әһелләре) балкып торган образларын иҗат итү белән бергә, онытылып калган тарихи шәхесләрне халыкка кайтара, әлегәчә билгеле булмаган хәл-вакыйгаларны ачыклый. Моның өчен күпме кешеләр белән очрашып сөйләшергә, иске гәзит, журнал, китапларны актарырга, архивларда казынырга кирәк! “Кызыл таң”да, шулай ук “Тулпар” һәм “Тамаша” журналларында урын алган язмаларын еш кына Татарстан басмалары күреп алып, үз укучыларына да тәкъдим итә. Казандагы күмәк җыентыкларда да чыга алар. Шуңа да авторның Татарстанның да мактаулы исемен йөртүе, югары бүләкләренә лаек булуы очраклы түгелдер. Аның үзләренең хезмәт коллективында да ихтирамлы булуын күреп торабыз. Мәсәлән, гәзитнең 26 сентябрь санындагы аның турында күләмле мәкалә һәм 11 хезмәттәшенең фикере моңа дәлил. Мин дә, ярты гасыр буе аның язганнарын сокланып һәм горурланып укып килүче буларак, ул фикерләргә кушылам.

Шулай итеп, Фәрит Фаткуллинның юбилеен үткәрергә ниятләдек. Моңа аның үзен ризалатуы иң катлаулысы иде. Чөнки аның юбилейларга, туган көннәргә (аеруча үзенекеләргә) бик салкын каравын белә­без. Туган көнен дә ул үз гомерендә ике тапкыр гына бил­геләгән: 40 яшьтә һәм 50 яшьтә. Беренчесендә — якыннарының үгетләве, икен­чесендә — редакция җитәкчелеге таләп итүе буенча.

Әле дә ул шундый теләк белдерде: әллә ни мәшә­кать­ләнмәгез, зурдан купмагыз; ничек бармын — шулай күренсәм иде; сез бит минем үземне тәнкыйтьләгәнне генә түгел, мактаганны да яратмаганны беләсез; иң мөһиме — якташларыбызга, милләтебезгә, телебезгә, матбугатыбызга файда китерерлек булса иде бу очрашу...

Аңа мин шундыйрак сүз әйттем: “Сез бит Мостай Кәримнең юбилейларга мөнәсә­бәте турында “Кызыл таң”ның 27 июнь санында мәкалә бастырдыгыз. Анда халык шагыйре әйтә: “Сезгә кирәкмәсә, безгә кирәк”, — диләр дә үткәрә­ләр...” Без дә аның сүзләрен кабатлыйбыз бу очракта”.

Мәктәпнең тамаша залындагы кичә дуэт башкаруында “Әссәла­мегаләйкем!” җыры, сүзләрен илле ел чамасы элек Фәрит Фаткуллин язып, соңрак Тәлгать Кәримов көен иҗат иткән һәм шуннан бирле районыбыз гимны булып йөрүче “Авыргазы яшьләре” (вокаль төркем) белән башланды. Мәшһүр райондашыбыз Рәшит Назаровның “Туган җиргә” шигырен 10нчы сыйныф укучысы Айгөл Манякова сөйләде.

Сүз Авыргазы районы хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисовка бирелде.

— Кеше тормышындагы һәр юбилей — чираттагы артылыш ул, аның түбәсеннән һәркем үткән юлын барлый, бүгенгесен бәяли һәм киләчәккә өметләр белән бага, — диде ул. — Фәрит Миңнулла улының үткәне дә, бүгенгесе дә мул җимешле. Сезне хөрмәт итәбез, ничәмә еллар инде районыбыз шәхесләрен данлавыгыз, бездәге чараларны даими һәм объектив яктыртуыгыз өчен рәхмәтлебез. Сезнең очерклар җыентыкларында да авыргазылыларга киң урын бирелгән. 1997 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия булдырылгач, шул елны ук аның лауреаты булдыгыз. 2013 елда “Якташлар” Бөтенрусия проекты чикләрендә иң күре­нек­ле райондашлар исемле­генә кертелдегез. Әлләни озын булмаган ул исемлек Галим­җан Ибраһимовтан башлана. Менә әле генә Сезгә “Авыргазы районының шәрәфле шәхесе” исемен бирергә карар чыгардык...

Залдагылар бу яңалыкны шатланып һәм алкышлап каршылады. Зөфәр Җәүдәт улының кулында, Рәхмәт хаты белән бергә, юбилярның “Тын сукмакта тал тибрәлә” дигән китабы да бар иде. Ул автор турында анда басылган язмадан бер өзек укыды: 1975 елның гыйнварында Авыргазы район гәзитенең яшь журналистын “Кызыл таң”га эшкә күчерү турында.

Бу вакыйганың төп шаһиты, әлбәттә, 1969-93 елларда район гәзите мөхәррире булган Рәшит Зәйнәгытдинов. Сөйләргә чыкканда аның күзләрендә яшь иде.

— Мин эшкә кабул иткән солдат киемендәге (армиядән өенә кайтып бара иде) егетнең 70 яшьлек юбилеенда катнашырмын дип кем уйлаган?! —диде ул. — Фәрит бездә өч ел эшләгәндә үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Читтән торып университетта укый башлады. “Кызыл таң”га чакырылгач, үзебезгә дә бик кирәкле булса да, юлына аркылы төшәргә хокукыбыз да юк иде, намусыбыз да кушмады. Кем әйтмешли, “зур корабка — иркен диңгез!”

Гомумән, “Кызыл таң” безнең өчен һәрчак “өлкән агай” булды. Район гәзитенең иң беренче саны 1931 елда ул вакытта “Коммуна” дип аталган шул гәзит редакция­сендә эшләнгән, шундагы типогра­фиядә басылган һәм бөтен тираж безгә кайтарып таратылган. Фәрит бу турыда быелгы 25 июль санында “Коммуна” баласы һәм Уфадагы иң биек йорт” дигән мәкалә­сендә язып та чыкты. Редакциягә Уфада, Казанда, Мәскәүдә чыгучы 20дән артык гәзитнең һәр саны килеп торды, төпләмәсе җыеп барылды. Мин иң беренче “Кызыл таң”ны карап чыга идем. Җанга якын булган өчен. Аңа райондаш­ларыбызның мөнәсәбәте әле дә һәм килә­чәктә дә үзгәрмәсә иде...

Рәшит Зәйнәгытдиновтан соң гәзиткә шулай ук озак еллар җитәкчелек иткән Инсаф Мифтахов хәзер — районның ветераннар советы рәисе. “Кызыл таң” битлә­рендә Авыргазы районының данлы сугыш һәм хезмәт ветераны, шулай ук туган ягыбызның мәдәният, әдәбият һәм сәнгать эшлекле­ләре турында даими язып торганы өчен юбилярга Ветераннар советының Рәхмәт хатын тапшырганда ул болай дип өстәде: “Шигырь язгалап йөрүчеләр күп, ләкин шагыйрь­ләр аз; җырлап йөрүчеләр дә күп, ләкин чын җырчылар аз; журналист таныклыгы йөртүчеләр дә буа буарлык, ләкин чын журналистлар бармак белән генә санарлык — Фәрит каләмдә­шемне шундый дип беләм”.

Корманай һәм Әпсәләмне дә үз эченә берләш­тергән Өршәк авыл Советы биләмәсе башлыгы Рамил Абдрахмановка сүз бирелде.

— Сезнең данлы хезмәт юлыгыз — халыкка саф йөрәктән, эчкерсез хезмәт итүнең күркәм үрнәге, — дип мөрәҗәгать итте ул юбилярга. — Сез — халыкны матур яшәргә дәртләндерүче, әйдәүче. Күңелегез якты булган өчен башкарган эшләрегез дә, тормышыгыз да матур. Сезнең белән горурланабыз һәм уңышларыгызга шатланабыз.

Халык алдына җырларга чыккан Идрис Газиевның әйтер сүзләре дә байтак иде.

— Бу зал, бу сәхнә минем дә күңелемне һәрчак тартып тора, 7-8нче сыйныфларда чакта нәкъ менә шунда тәүге чыгышларымны ясап, олы сәнгать дөньясына аяк бастым.

Без авыл урамнары бала-чага белән тулы заманда дөньяга килгәнбез. Фәрит абый белән без авылдашлар гына түгел, туып-үскән йортларыбыз да урам аша гына. Минем әти-әни укытучылар иде. Фәрит абыйны әни башлангыч сыйныфларда укырга-язарга өйрәтсә, әти география, биология дәресләре аша дөньяга карашын киңәйткән. Алар икесе дә бу укучыларын яраталар, аны башкаларга үрнәк итеп куялар иде. Фәрит абый миңа бертуган өч абыем кебек үк якын, кадерле. Яшәгән шәһәребез Уфада — күбрәк мәдәният, сәнгать чараларында күрешеп, ә андый очрашулар булмый торганда мин “Кызыл таң”га кереп яисә телефон аша сөйләшкәндә туган йортыма, бала чагыма кайтып әйләнгәндәй хис итәм.

Әпсәләм китапханәсенең элекке хезмәткәре (хәзер пенсиядә) Фәнилә Манякова Фәрит Фаткуллинның китапларына кыскача күзәтү ясады, иҗат белән бәйле һөнәр ияләре өчен аларның өстәл китабы, укыту-тәрбия эшләрендә кулланма әсбап булуын ассызыклады. Шулай ук авыл тарихы белән шөгыльләнгәндә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Булат Баһаветдинов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Зөһрә Асылгуҗина, район мәгариф бүлеге методисты Эльвира Әпсәләмова да юбилярга лаеклы хөрмәтләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җит­керделәр.

Районыбызның Исмәгыйль авылында туып-үскән, “Кызыл таң”да журналист булып 15 ел эшләгән, әлеге вакытта Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия Әхлак мәктәбе җитәкчесе, дин белгече һәм укытучысы Фатыйма Фаткуллина — Фәрит абыйның хәләл җефете. Алар ике ул үстерде­ләр, әле оныкларын тәрбия­ләшәләр. Фатыйма апа үзенең чыгышында Фәрит абыйның үз һөнәренә мөкиббән бирелгән, ифрат җаваплы караучы фидакарь җан булу белән бергә, яхшы гаилә башлыгы, әти һәм картәти, дин юлындагы эшчән­легендә ихлас ярдәмләшүче дә булуын әйтте. “Район­дашларыбызның үз шәхес­ләрен зурлавы башкаларга үрнәк булып торырлык. Киләчәктә дә дин, әхлак, әдәп кануннарын төгәл үтәп, милләтебезне, телебезне күз карасыдай саклап яшәсәк иде”, — диде ул.

“Иҗат балкышы” кичәсендә чыгышлар музыкаль номерлар, театрлаштырылган күренешләр белән үрелеп барды. Мәсәлән, Габдулла Тукай шигыренә иҗат ителгән “Безнең авыл” җыры Идрис Газиев башкаруында илаһи моң булып, мәктәп диварларына гына сыймый, авыл киңлекләренә, тау битләүләренә таралды. “Хәзинә” вокаль төркеме, “Яшьлек” бию коллективы да үз талантын күрсәтте. Җыелучыларга шигъри сүз, җыр-моң бүләк итәргә Уфадан “Милли аваз” төркеме әгъзалары Мидхәт Әбделманов, Флүр Әбдиев, Гөлсем Хөсәенова, Алик Акбашев килеп төшкән.

Өч сәгатькә сузылган чара һичкемне ялкытмады, һәр сүз урынлы иде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Татар милли ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләрне әзерләүдә “Урожай” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Радик Рәфыйков (сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәсе килә — Авыргазы районы да, “Урожай” да ашлык үстереп алу буенча быел республикада икенче урынны яулады), районның юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе Риф Рәфыйков, Өршәк авыл Советы биләмәсе башлыгы Рамил Абдрахманов, авылның аш-су осталары үз өлешләрен керттеләр. Бизәү эшләрендә, музыкаль чыгышларны әзерләүдә Әпсәләм китапханәчесе Гөлдәр Әюпова нык ярдәм итте. Урта мәктәп коллективы (директоры Эрнст Мөхәммәтшин) чараның тиешенчә үтүенә бөтен мөмкинлекләрне тудырды.

Ахырда юбиляр Фәрит абый Фаткуллин, кичәне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәт әйтеп, районның данлы шәхесләре турында язмалары урнаштырылган “Кызыл таң” гәзитенең, “Тулпар” журналының күп кенә саннарын мәктәп китапханәсенә бүләк итте. “Яшьләр дә, өлкәннәр дә укып мәгълүмат, фәһем алырлык, якташларыбыз белән горурлык хисен көчәйтерлек нәрсәләр күп анда, гомумән, бу басмаларыбызны алдырып, укып барсагыз иде”, — диде ул.
Флүзә Клявлина,

лаеклы ялдагы укытучы.

Авыргазы районы.
Читайте нас