16 ноябрь (29 ноябрь) — Башкортстан автономиясе игълан ителгән көн.
1917 елның 1 маенда Мәскәүдә I Гомумрусия мөселманнар съезды ачыла. Анда Әхмәт-Зәки Вәлиди “Русия мөселманнарының этник килеп чыгышы һәм аларның сәяси тормыштагы роле” темасына чыгыш ясый. Ул Русия эчендә территориаль автономия булдыру турындагы идеягә басым ясый. 1917 елның 20 июлендә Ырынбур шәһәренең Кәрвансарай бинасында I Бөтенбашкорт съезды ачыла. Анда 70 делегат катнаша. Шунда ук 7 кешедән торган Башкорт Үзәк шурасы да оештырыла.
Шул ук елның 25-29 августында Уфада II Башкорт Корылтае үтә. Анда 100 делегат катнаша. Үзәк шураның киңәйтелгән составы да билгеләнә.
25 октябрьдә (яңача 7 ноябрьдә) Октябрь революциясе була. Властька большевиклар килә. Башкорт үзәк шурасының 1нче фәрманында Вакытлыча хөкүмәткә ярдәм итүдән баш тартырга карар ителә һәм Октябрь үзгәрешләренең кире яклары билгеләнә.
16 ноябрьдә (яңача 29 ноябрьдә) Башкорт үзәк шурасы Башкортстан милли-территориаль автономиясен игълан итү турындагы 2нче фәрман басылып чыга. Бу документка ярашлы Русия составында беренче автономияле република төзелә.