Юрий Лужков турында берничә кызыклы факт.
Ул 18 ел Мәскәү мэры булып торды. Аның вакытында башкала нык үзгәрде. Мәскәүлеләр пенсияләренә өстәмә ала башлады, ә менә Собянин бу акчаны ару гына кыскарткан, диләр.
Хатыны — Русиянең иң бай хатын-кызы.
Лужковның чын фамилиясе - Кац, ул яһүд икән, дигән сүзләр йөрде. Ләкин Лужков - аның әтисенең фамилиясе, әнисенеке — Сыропятова. Әйткәндәй, ул Башкортстанның хәзерге Калтасы районында туып-үскән.