+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
12 декабрь 2019, 06:20

Ул Брежневны да саклаган!

Отставкадагы полиция майоры Рөстәм Галләмов 60 яшьлек юбилеен билгели.

Отставкадагы полиция майоры Рөстәм Галләмов 60 яшьлек юбилеен билгели.
Рөстәм Мәсгуть улы Галләмов озак еллар Уфа юридик институтында эшләде, булачак офицерларны һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен әзерләде. Ә лаеклы ялга чыкканнан соң, республиканың матбугат чаралары белән актив хезмәттәшлек итә, үз материалларында яшь буынга хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү темасын күтәрә.
Рөстәм Галләмов Ярмәкәй районының Рәтамак авылында туган. Бу районнан чыккан күп кенә кешеләр үз һөнәрләрендә зур уңышларга ирешәләр. Ул – шуларның берсе. Сугыш елларында Ярмәкәйдән күп кеше фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый – алар арасында Галләмов фамилиясе йөрткән кешеләр байтак.
Рөстәм Галләмовның әтисе Мәсгуть Исмәгыйль улы үз теләге белән 1942 елда фронтка китә. Смоленск фронтында немец-фашист илбасарлары белән кыю алышта дүрт тапкыр яралана. “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Фронтовик Мәсгуть Галләмов улына сугыш еллары, илебезне илбасарлардан азат итүләре турында еш сөйли торган була. Ел саен 9 майга Русия Федерациясе Президенты исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Җиңү көне белән котлаулар ала.
Мәсгут Исмәгыйль улы Бөек Ватан сугышы кырларында дошман белән сугышканда, хатыны Галия Мөхәммәтәмин кызы Галләмова тылда эшләгән, фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән. Алар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр, һәрберсенә белем биргәннәр. Барлык балалары да институт тәмамлаган, Ватан һәм халык иминлеге өчен үз белгечлекләре буенча намуслы хезмәт иткән.
Рөстәм хәрби-патриотик рухта тәрбияләнә. Рәтамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул гражданлык һәм хәрби бурычларын үтәргә китә. СССР чик гаскәрләрендә совет-румын чигендә хезмәт итә. КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежневның Хөкүмәт поездын Болгария Халык Республикасына визит белән китеп барганда хезмәттәшләре белән бергә Румыния чигендә саклый.
Хезмәт итеп кайткач, ул 1981 елда Ростов дәүләт университетының икътисад факультетына укырга керә. Аны 1986 елда тәмамлап, Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли. Аннан хәрби заводта участок начальнигы була.
1995 елда ул Уфа югары милиция мәктәбенә укыту эшенә керә. Рөстәм Мәсгуть улы җитәкче состав: икътисади теория укытучысы, укыту-методик кабинет начальнигы вазыйфасында эшли.
Рөстәм Галләмов “Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгында фидакарь хезмәт өчен” медаленең өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнә. Әлеге вакытта ул хезмәт ветераны. Отставкага чыккач, 2015 елда республика гәзитләрендә штаттан тыш хәбәрче буларак актив эшчәнлек алып бара. 2017 елда Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлегенә керә. Ул Русия Геройлары, генераллар, адмирал, диңгезчеләр, десантчылар, чик сакчылары, танкистлар, полиция хезмәткәрләре, хәрби очучылар һәм спортчылар турында профессиональ дәрәҗәдә сөйләп, яшь буынга хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү темасына мәкаләләр яза. Киләчәктә хәрби-патриотик тематикага багышланган мәкаләләр җыентыгын чыгаруны планлаштыра. Ул Журналистлар берлеге, ветераннар оешмалары тарафыннан күп тапкыр Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Читайте нас