+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
22 декабрь 2019, 06:05

Маузир Гыйниятуллин вафат

"Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы хатыны кулында җан биргән.

"Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы хатыны кулында җан биргән.

Аның улы, танылган саксофончы Артур Mauzer Sax әтисенең үлеме турында инстаграмда хәбәр итте. Артур инде берничә ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши. Улы әйтүенчә, әтисе авырмаган, сәламәтлегенә зарланмаган. Бүген әти-әнисе театрга барганнар. Һәм шунда йөрәге тоткан. Маузир әфәнде үзенең хәләл җефете кулында җан-тәслим кылган.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә Яр Чаллы шһәрендә була, аны туган авылы Сарлыда җирләячәкләр.

Халыклар дуслыгын ныгытуга күп көч салган җәмәгать эшлеклелесе, күркәм шәхес булган Маузир Гыйниятуллинның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.



Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас