+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
23 декабрь 2019, 17:35

Рөстәм Нәбиев Данир Сабиров концертында: "Мин бәхетле!"

Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган якташыбыз, Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев билгеле юмор остасының Казандагы концертында "Мин бәхетле!" дип шигырь сөйләгәннән соң зал аягүрә баскан

Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган якташыбыз, Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев билгеле юмор остасының Казандагы концертында "Мин бәхетле!" дип шигырь сөйләгәннән соң зал аягүрә баскан.

Рөстәмне хатыны белән Әнвәр Нургалиев һәм башка кайбер җырчыларның концертларында тамашачылар арасында күрергә була. Әмма сәхнәдә шигырь сөйләве - беренче тапкырдыр.
Рөстәм Нәбиев үзенең сәхнәдәге чыгышы белән тамашачыны уйланырга мәҗбүр иткән, көчле булырга, сынмаска-сыгылмаска өндәгән. Әлбәттә, моңа беркем дә битараф калмаган, тамашачылар аны аягүрә басып алкышлаган.

Якташыбыз - батырлык үрнәге. Бу - бик зур һәм җаваплы миссия. Ә аның кешелеклелек сыйфатлары, нечкә, лирик күңелле булуы аерым мәгънәгә ия. Меңенче тапкыр булса да чын күделдән тагын бер тапкыр - булганың өчен рәхмәт, Рөстәм!



Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас