Августта самолетны кукуруз басуына утыртып, бик күп гомерләрне саклап калган Дамир Йосыпов тормышы бик катлаулануын белдерә.
Очучы сүзләренә караганда, аның тормышы әле дә гадәти булмышына әйләнеп кайтмаган.
"Бу хәл бәхет китердеме... әйтүе кыен, әмма ул катлаулана бара. Моңа кадәр барысы да ваемсыз, шатлыклы, җиңел иде. Ә хәзер ниндидер киеренкелек сизелә", - ди ул.
Очучы сүзләренчә, бу вакыйга аңа күбрәк мәшәкатьләр китергән. Йосыпов үзе мәгълүмати шау-шуның инде тынуын тели.
Очучы шулай ук бүгенге көнгә кадәр үзен герой итеп тоймавын билгеләп үтә.
Йосыпов Кремльдә "Русия Герое" бүләген тапшыру тарихы белән уртаклаша. Аның сүзләренә караганда, анда "чын-чынлап каһарманлыклар" кылган күренекле кешеләр җыелган. "Ә мин очып киттем, минут ярым очтым һәм җиргә төшеп утырдым. Мин монда, гомумән, нишлим, дигән сорау борчыды", - ди ул.
Әлеге вакыйгадан соң Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча, экипаж командиры Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга "Русия Герое" исеме бирелде, биш бортпроводник "Батырлык ордены" белән бүләкләнде.