Беренче канал Русия Герое Дамир Йосыповка багышлап, "Дамир вашему дому" документаль фильмын төшергән.
"Тыштан карап чыкканда, самолетны тотып карыйм, аннары очыш уңышлы булсын дип сорыйм, ә ул миңа вентилятор лопаткалары тавышы белән җавап бирә. Бу двигатель төзек булуын күрсәтә", — дип сөйли Дамир Йосыпов.
Җирдән күтәрелгәнче Дамир Йосыпов икенче пилот Георгий Мурзинга: "Аэродромда кошлар дип әйткәннәр иде, әлегә күренми", - дигән булган. "Полоса очышка әзер" дип игълан итә. "Җирдән күтәрелгәнче барысы да гадәттәгечә штат режимында иде. Җирдән купкач, без кошлар көтүен күреп алдык, күрәсең, без аларны двигательләрнең көчле тавышы белән куркытканбыз. Кошлар да, без дә бер вакытта күтәрелгәнбез", — ди Йосыпов. Бу хакта "Татар-информ" яза.
2019 елның 15 августында ул, кошлар кереп эләккәнлектән, двигательләре сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта. 226 пассажир, 7 экипаж әгъзасы — барысы да исән кала. Фильмда шул көннең нечкәлекләре тасвирлана, экипаж, пассажирлар да хис-кичерешләре белән уртаклаша. Хезмәттәшләре Дамир Йосыповка ышаныч бик зур булуы, аның самолетны җентекләп тикшерүен сөйли. Ул экипаж бүген үзен "кукуруз гаиләсе" дип йөртә.
Фильмда балачак хатирәләренә зур урын бирелгән. Ул кечкенә вакытта әтисе белән вертолетта очканы турында сөйли. "Миңа керосин исе бик якын, әтинең күн курткасына шул ис сеңгән иде", — ди Дамир Йосыпов.