Ә бүген дөньяда билгеле доллар миллиардеры кем ул?
"Forbes" журналы Русиядә ике яңа доллар миллиардеры - Уфадан Ратмир Тимашев һәм аның бизнес буенча партнеры Андрей Бароновны тапкан. Алар "Insight Partners" Америка фондына нигез салган "Veeam Software" стартапын сату нәтиҗәсендә долларлы миллиардерлар булды. Килешү суммасы 5 миллиард доллар тәшкил иткән, дип хәбәр итә РБК.
Ратмир Тимашев һәм Андрей Баронов 2017 елдан Русиянең иң бай 200 бизнесмены исемлегенә керәләр. Үткән ел рейтингында аларның һәрберсенең матди хәлен "Forbes" 700 миллион долларга бәяләгән.
Ратмир Тимашев Уфада 1966 елда туган. Халыкара дәрәҗәдәге IT-бизнесмен буларак билгеле. Үз бизнесын 90нчы елларда чит илләрдә башлаган. Кыска гына вакыт эчендә IT-технологияләр өлкәсендә зур уңышларга ирешкән.
Булачак Русия миллионерының балачагы Уфада үткән. Ул 39нчы мәктәптә укыган. Әти-әнисе заводта эшләгән. Ул мәктәпне "бишле" билгеләренә генә тәмамлаган, аңа физика һәм математика бигрәк тә яхшы бирелгән. 10нчы сыйныфтан соң егет Мәскәүнең Физика-математика институтына укырга керергә ниятләгән.
Беренче омтылыш уңышсызлык белән тәмамлана. Тимашев, тиешле балларны җыя алмыйча, Уфага кайта. Туган шәһәрендә ул Уфа авиация техник университетына укырга керә. Икенче курстан соң Мәскәү уку йортының физматына күчә. 1985 елның җәендә институтның тулай торагында ул бизнес буенча булачак компаньоны Андрей Баронов белән таныша. Шуннан башлап алар гомерлек якын дусларга әверелә, дип хәбәр ителә сайтта.