Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм сәхифәсендә урнаштырган бу фотоны, "күкнең җиденче катында төшердем", ди.
«Тагын шул ук Салават Фәтхетдинов!..
Аннан берничек тә котылып булмый…
Аннан берничек тә качып булмый…
Аннан берничек тә качып котылып булмый…
Кая барсаң да, кайда барсаң да, кая барып керсәң дә, радиодан нәрсә тыңласаң да, телевизордан нәрсә карасаң да, кайчан карасаң да, ничек карасаң да, теләсәң дә, теләмәсәң дә, яратсаң да, яратмасаң да шул ук Салават җырлый… Шуңа күрә Салаваттан котылырга уйламагыз да, тырышмагыз да, булашмагыз да… Барып чыкмас…
Салаватның бу портретын үзем төшергән идем… Самолетта… Бакудан кайтып барганда… Күкнең җиденче катында…», дип яза ул.
«Бигрәк усал, хәтта чәнечкене тешләгән», - дигән берәү.
Тешләшмәсәң, булмый шул!