Бүген, 14 гыйнварда, Forbes исемлегенә кергән долларлы миллиардер Ратмир Тимашевның Уфа дәүләт авиация-техник университетының Попечительләр советына керәчәге билгеле булды.
Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстанның элекке икътисади үсеш министры Сергей Новиков хәбәр итте. Хәзер ул УДАТУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкара.
- УДАТУга кунакка Ратмир Тимашев килде. Авиация двигательләре музеен, «Нанотех» күмәк файдалану үзәген күрсәттек, телекоммуникацион системалар кафедрасында булдык. Ратмир Вилевичка университетта оештырылучы Попечительләр советына керергә тәкъдим иттек. Ризалык алынды, - дип хәбәр итте Новиков.
Ратмир Тимашев һәм аның бизнес буенча партнеры Андрей Баронов Veeam Software стартапын Америка Insight Partners фондына сату нәтиҗәсендә долларлы миллиардер булдылар. Килешү суммасы - 5 миллиард доллар. Veeamка 2006 елда нигез салынган. Аның штаб-фатиры Швейцариядә урнашкан.