Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка – 90 яшь
Әдәбиятыбыз мәйданында инде җиде дистә ел ат уйната ул. Беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителгәнгә дә 65 ел тулып килә. Марат Кәримов дигәндә без кеше күңеленең бөтен тирәнлегенә үтеп керә алучы нечкә лирикны да, заманның барлык уңышлары һәм кимчелекләре өчен җаваплылык тоючы, принципиаль карашлы гражданлык шагыйрен дә, җәмгыятьтәге һәртөрле җитешсезлекләргә, кешеләрдәге тискәре сыйфатларга, начар гадәтләргә каршы очлы угын җибәреп торучы ачы һәм җор телле сатирикны да күз алдына китерәбез. Шагыйрьнең иҗади офыгы, идея-тематик колачы киң тармаклы. Монда, фәһемле кыска-кыска шигырьләр белән беррәттән, поэмалар да, мәсәл-робагыйлар да, афоризмнар, мәдхияләр дә, сәяси һәм икътисади уйланулар, лирика, сатира һәм юмор, багышлаулар-эпиграммалар — санап бетергесез.
Әлбәттә, олы талантларның очраклы гына барлыкка килүе һәм үсүе мөмкин түгел. Тамырлары тирәнгә киткән зыялы нәсел, дөньяга килгәч тә гыйлемле һәм мәдәни мохиткә эләгү, иҗат җимешләрең күренә башлау белән кешеләрнең, җәмгыятьнең аңа ихтыяҗы барлыгын тою — хәлиткеч шартлардыр. Нәкъ менә шундый шартларга эләгүе белән дә бәхетледер бүгенге олуг юбиляр.
Минзәлә өязеннән килгән милләттәшләребез нигезләгән, хәзер Зианчура районына керүче Күгәрчен авылында 1930 елның 9 гыйнварында туган ул. Әтисе Нәбиулла Кәримов — Ленин ордены кавалеры, РСФСРның атказанган укытучысы. 1911 елда ул ачкан мәктәп әле аның исемен йөртә. Гаиләдә дүрт малай, бер кыз үскән. 1923 елгы Фәрит, сугышта 20 яшендә һәлак булып, Гжатск (хәзерге Гагарин) шәһәре тирәсендә җирләнгән. 1925 елгы Чулпан Кәримов та яу юлларын үтеп, хәрби киемен 1950 елда гына сала һәм туган якка исән-имин кайта. 1928 елгы Әфләтүн Мәскәүнең үзендә хәрби хезмәттә була. 1932 елгы Гөлләрә институттан соң Ырынбур өлкәсендә һәм үзебезнең республикада башкорт теле укыта. Шулай ук үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзеп, китап итеп бастырып чыгара. (Сүз уңаенда әйткәндә, Марат Кәримов — үзе дә бер кыз һәм дүрт малай әтисе).
Укытучылар гаиләсендә туган балага җан белән бергә әдәби телгә, сүзгә мәхәббәт тә иңгәнлеге табигыйдер. Авыл халкына яңа тормыш, аң-белем тарату өчен барган даулы чордагы көрәштә, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, зур фидакарьлек күрсәткән әти-әнисе турында шагыйрь илле биш еллар элек “Мөгаллимә белән Мөгаллим” дигән поэма да язды.
Малай мәктәпкә төшкәнче үк хәреф танып, китап укый, аларның эчтәлеген башкаларга матурлап, әкият элементлары кертеп сөйли. Мәктәптә исә шигырь сөйләү остасы булып таныла. Ун-унике яшьләрдә вак-төяк вакыйгаларны рифмаларга салып сөйли башлый. Район үзәге Исәнголда үткән олимпиадада һади Такташ шигырьләрен яттан сөйләп, беренче урын ала. Үз шигырьләрен китапчыклар итеп төпләп бара. Балачакта ук барлык классиканы укып бетерә. Авыр сугыш елларына туры килгән балачакта бердәнбер юаныч — китаплар була шул. Китаплы дөнья аны хыял күгенә, биеклеккә күтәрә. Өйдә бергәләшеп хәтта стена гәзите чыгаралар.
Җиденче сыйныфтан соң Марат Кәримов Ырынбур өлкәсендәге, аннары Зилаердагы педагогия училищесында укып, 17 яшендә туган авылына эшкә кайта. Гәзитләрдә шигырьләре әледән-әле басылганлыктан, аңа мәктәптә озак эшләргә туры килми.
1948 ел. Командировкага килгән комсомол өлкә комитеты хезмәткәре Кәримовларга фатирга төшә. Маратның шигырьләре басылган гәзит аның күзенә ташлана. “Комсомолларның бер елдагы эшчәнлеге турында сиңа рәсми мәгълүматлар бирергә кушармын, ә син шуларны шигъри отчет итеп язарсың”, — ди. Берничә көннән комсомол райкомы пленумы яшь шагыйрьнең үзе укуындагы шул “әсәр” белән башланып китә. Һәм шул пленумда ук 18 яшьлек егетне комсомол райкомының оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире итеп сайлап куялар. Ул замандагы җитәкчеләрнең әдәби иҗатны хөрмәт итүе, яшь талантның киләчәген алдан күрүе дип бәяләргә мөмкиндер бу фактны.
“Менә шулай шигъриятнең тылсымлы көче мине бик яшьли югары даирәгә — түрәләр арасына кертте, — ди халык шагыйре бүген, аңардан: “Тормышта да, иҗатта да куркып тормаска, кыю булырга тагын ниләр сәбәпче булды?” — дигән сорауга җавап итеп. — Шул исәптән хәрби хезмәттә дә. Мин Сахалинга эләктем. Хәбәрче, шагыйрь, элекке укытучы һәм комсомол хезмәткәре буларак, дивизия штабына писарь итеп беркеттеләр. Анда да чәнечкеле-көлкеле стена гәзите чыгардым. Бервакыт ул корпус буенча беренче урынны алды. Шигырьләр язам, алар басылган гәзитләр килә Уфадан. Шуларның берсенә танк полкы штабы начальнигы Сәгыйть Ильясов дигән полковник игътибар итте. “Син Хәниф Кәримне беләсеңме”? — дип сорады. “Беләм. Аның шигырьләрен яратып укыйм”, — дим. Хәниф абый белән алар сугышта бергә булганнар икән. Шуннан мине якын күрде бу татар абзые. Соңрак ул Уфада да яшәде.
Гомумән, Сахалинда минем белән татарлар һәм башкортлар күп иде. Мәсәлән, Әлшәйдән Тимербулат Мәсәлимов. Авыл хуҗалыгы галиме. Әле дә исән. Очрашкалап торабыз. Китап бастырып чыгарды. Анда безнең бергә хезмәт итүне дә искә ала.
Бервакыт мине прокурор чакыртты, фәлән-фәлән вакытта Уфадан почта аша килгән акчаларны алдыңмы, ди. Почта начальнигы лейтенант минем гонорарларны ике ел буе үзенең кесәсенә салып барган икән. Ул юньсез бу гамәлен яшерә дә белмәгән, хәрби билетының номерын күрсәткән.
Күпчелегебез урта белемле иде. Шуннан безне төрле училищеларга таратып, тугыз ай эчендә офицер ясамакчы булдылар. Мин Ярославль зенит училищесына юл тоттым. Мәскәүдәге Әфләтүн абыем янына да туктадым, Кызыл мәйданда икәү бергә фотога төштек. Бу 1951 ел иде. Менә хикмәт: фотограф Балтачныкы булып чыккан. 35 елдан соң шул фото Балтачның Усман авылында яшәп иҗат иткән күренекле сатирик Риф Мөхәммәтов кулына килеп эләккән, ә ул, танып, миңа җибәргән.
Миңа офицер булырга туры килмәде. Яңадан Сахалинга барып, армия хезмәтен тәмамлап куйдым, ул җәмгысы өч ел ярымга сузылды. Миңа анда Чехов эзләре буйлап күп кенә йөрү форсаты да тиде. 1953 елның ахырларында кичләтеп кенә Уфага кайтып төштем, киосктан гәзит алдым, нәкъ шул көнне “Совет Башкортостаны”нда бер шәлкем шигырьләрем басылган икән”.
Солдат киемен салган Марат Кәримов “Ленинец” — “Ленинсы” яшьләр гәзитендә журналистлык хезмәтен башлап җибәрә. Мәскәүдәге Үзәк комсомол мәктәбенең журналистика бүлегендә һәм СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда белемен камилләштерә.
Башкортстан Язучылар берлегенең ул замандагы рәисе Мостай Кәримнең “Каләмдәш иптәшләргә хатлар” дип аталган һәм әдәби хәрәкәттә киң мәгълүм мәкаләләр циклы бар. Аны ул 1956 елда бер чор биш яшь шагыйрь — Әнгам Атнабаев, Рәми Гарипов, Марат Кәримов, Рафаэль Сафин һәм Абдулхак Игебаевның тәүге җыентыклары нәшер ителгәч, һәркайсысының иҗатына байкау ясап, һәр башлап язучыга сабак булырлык итеп язган. Шул елда “Бөреләр” дигән беренче китабын кулына алган Марат Кәримовка багышланган мәкаләсендә ул “Башкорт поэзиясенә сизгер йөрәкле, күтәренке күңелле, үткер күзле яңа бер шагыйрь килә” дип билгеләгән. Ул вакытта 26 яшьтә генә булган Марат Кәримов өлкән каләмдәшенең, фамилиядәшенең ышанычын аклады.
Шагыйрьнең беренче җыентыгындагы әсәрләреннән үк аның лирик герое ачык күренде. Ул — тормышка җаны-тәне белән гашыйк шәхес, заманының каршылыкларын җиңеп чыгарга бөтен рухи һәм ихтыяр көчен туплаган буын вәкиле, сабый чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгәнгә күрә дөньяның ачысын-төчесен дә күп татыган, әмма тойгылары тоныкланмаган, киресенчә, кешеләргә игътибары арта гына барган чын гуманист, хезмәтнең җиңел түгеллеген дә, чын тәмен дә белеп үскән кеше, кайнар мәхәббәт хисләрендә янган һәм шул хисләрне яшьлегеннән алып бүгенгәчә саклап килгән ир азаматы.
1959-81 еллар аралыгында гына да (ике дистә елда) аның бер-бер артлы “Җырның дәвамы”, “Яңа йолдыз күрдем”, “Яшьлегем — яшьнәр көнем”, “Бөгәрләнгән бармаклар”, “Алланың кашка тәкәсе”, “Тормыш — гашыйкларга”, “Көлкеле хикәяләр”, “Кызым кияүгә чыга”, “Сөйгәнеңә үзең яз”, “Якты дөньям”, “Җиде көнем — җиде моң”, Уфада һәм Мәскәүдә “Весенние почки”, “Министр по делам редиски”, “Не вспугни лебедей” китаплары дөнья күрә. Шигырьләр, поэмалар, сатирик хикәяләр, фельетоннар, юморескалар...
Марат Кәримов иҗатының бер канаты лирика һәм романтика булса, икенчесе — сатира һәм юмор. Шәхсән мин үзем бала чагымда беренче булып икенче “канат”ындагы әсәрләре белән танышканмындыр. Укып түгел әле, ә ишетеп. Бертуган Марат абыем үсмер чагында авыл сәхнәләрендә шигырь сөйләп йөрде. Репертуарындагы чәнечкеле-көлкеле шигырьләре барысы да диярлек адаш абыйсыныкы була торган иде. Шуларның берсендә — “Стадионда” дип аталган шигырьдә — футбол уйнаучыларны карарга килгән көярмәннәрнең үз-үзләрен белештермичә, кешелек сыйфатларын югалтып тилерүләре каләм очына алына. Бу шигырь язылганда — алтмыш еллар элек — халкыбыз футбол, хоккей дип бүгенге кебек үк тилермәгән. Ә хәзер карагыз — матчлар үткәрелүче стадионнарга килгән халык нинди генә кыяфәткә керми!
Сүз уңаенда Туфан Миңнуллинның, хөкүмәтебезнең әдәбият, мәдәният, сәнгатькә караганда футбол-хоккейны якынрак күрүенә, аңа акчаны да мулрак бүлүенә ачынып чыгыш ясавы искә төшә. “Концерт, спектакльдән соң тамашачыларның сугышканын ишеткәнегез юктыр, ә менә матчлардан соң чыгып сугышалар”, — дигән иде ул.
Марат Кәримовка тәмам өлкәнәйгәч кенә ирекле иҗатчы булу форсаты тиде. Күп елларын, күп көчен матбугатта эшләүгә сарыф итте. Хезмәт биографиясенә янә күз төшерик. 1961-64 елларда — “Һәнәк” журналының әдәбият һәм фельетоннар бүлеге мөдире, 1964-68 елларда — “Пионер” журналының баш мөхәррире, 1968-78 елларда —“Һәнәк” журналының баш мөхәррире...
Кызганычка каршы, адәм баласының тормышы — көйләп җибәрелгән арбаның такыр юлдан тигез генә баруы түгел. Көтелмәгән кискен борылышлары да, киртә-каршылыклары да чыгып тора. Карашы-фикере түрәләрнеке белән туры килмәгән, теленнән дә, каләм очыннан да тәнкыйть уклары очып торган иҗатчыга, журналында югары җитәкчеләрнең әшнәсе булган ата карак турында фельетон бастырган мөхәрриргә — бигрәк тә. Хәер, легендалар белән чорналган күптәнге хәлләрдә чокчынмыйк — урыны һәм вакыты ул түгел.
Марат Нәби улының биографиясендә “Башнефть” берләшмәсенең норматив-тикшеренү станциясендә эшләде” дигән юллар да бар. Шагыйрь ул эше буенча командировкаларга күп йөри, тормыш эчендә кайный. “Кызыл таң”га да нефтьчеләр турында күп язды ул. “М. Кәримов, инженер” дигән имза белән чыга иде алар. Соңрак Радио һәм телевидение тапшырулары комитетында, Уфада бераз вакыт кына чыгып алган “Гасыр” гәзитендә дә эшләде.
Бүгенге олуг юбилярыбызны Башкортстандагы һәм Татарстандагы берничә буын иҗатчылар ихлас, эшлекле остаз, әдәбият мәйданының чисталыгы өчен көрәшче итеп тә белә. Икенче һәм өченче меңъеллыклар кавышкан дәвердә Башкортстан Язучылар берлеге татар әдипләре берләшмәсендә ул — рәис, мин җаваплы сәркәтип вазыйфасында байтак кына еллар бергә эшләгәндә аның бу сыйфатларын якыннан торып күрдем. Әдәби иҗатта әлепне таяк дип белмәгән әрсез графоманнарның (аларның күпчелеге, әлбәттә, пенсиягә чыккач кына кулына каләм алган) әдәбият мәйданына ябырылуына абруйлы иҗаты, кире каккысыз дәлилләре, кискен мизгелләрне юмор белән йомшартып җибәрүе белән каршы торды. Ә инде талант чаткысы сизелгән яшьләргә ярдәм итү өчен вакытын да, күз нурларын да кызганмады. Берләшмәдә шигърият һәм проза остаханәләре оештырды. Кулъязмаларны тикшерү, аларны “Китап” нәшриятына тәкъдим итү активлашты. 1999-2004 елларда гына да татар телендә 56 китап дөнья күрде. 2004 ел аеруча җимешле булды. 30 автор иҗатына берьюлы урын бирелгән “Акчарлак” альманахының икенче басмасы һәм татарча язучы биш шагыйрьнең әсәрләре аерым китаплар итеп теркәлгән “Биш кыллы саз” җыентыгы милләттәшләребез кулына килеп керде. Моннан тыш, төрле жанрларда янә 18 (!) китап.
Марат Кәримовның төрле елларда Уфада дүрт томлыгы, Казанда “Каләмнәр туганлыгы” сериясендә хикәяләр җыентыгы дөнья күргәне булды. Тиздән “Китап” нәшрияты аның янә бер җыентыгы белән шатландырыр дип көтәбез. Бик күп заманнардан бирле ул уй-фикерләрен, күзәтүләрен, уйлануларын, кызыклы хәлләрне куен дәфтәренә теркәп барган. Соңгы биш елда “Ағиҙел” журналы “Куен дәфтәре — иҗат хәстәре” дигән баш астында аларны укучыларга тәкъдим итеп килә.
Фәрит Фаткуллин.
Авылда кичке уен...
Кичке авыл. Дөм-караңгы.
Күренми ут чаткысы.
Тик клубта гына бары
Сукыр лампа яктысы.
Ишегендә язу: “Бүген
Уен була — Күләгә!”
Җыелышып күңел ачу
Кабат кайчан эләгә.
Дәртле кызлар утырамы
Туфли юклыкка көеп.
Ашыгалар шул уенга
Чабаталарын киеп.
Безнең авыл... Күрше авыл...
Бик якын түгел ара.
Аннан кунак кызы килгән
Билдән көрт яра-яра.
Үзләрендәге ялгызлык
Теңкәсенә тигәндер,
Аны көткән бәхет монда
Булмый булмас, дигәндер.
Һәр авылда бер үк хәл шул,
Сугышта ир-егетләр.
Көннән-көнгә кими бара
“Кайтыр!” дигән өметләр.
Почтальон, өй саен йөреп,
Ташый үлем хатларын,
Әкренәйтеп, әкренәйтеп,
Әкренәйтеп атлавын.
Ә хәзергә кызлар бии,
Аһ-зарларын онытып,
Ягылмаган клубларын
Тын белән дә җылытып.
Уйный Түбән оч Зәкия,
Тальянкасын сыздырып.
Җырлый кызлар, бии кызлар,
Бии тузан туздырып.
— Йә, кайсыбыз оста бии,
Йә, кем кемне уздыра?
Чабаталар тукылдамый,
Тик табанын туздыра.
Шундый чакта шаяртудан
Кем кемне тыеп тора!
Биючесенә карата
Такмагы чыгып тора:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Зөбәйдә.
Утларын да син кабыздың,
Суларын да сип әйдә!
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Фариза.
Яр тапмасаң, сельсоветка
Яздырып бир гариза.
Малай-шалай концерт карый,
Тәрәзәгә капланып.
Алар ишеткән такмаклар
Бетеләчәк ятланып.
Кунак кызы да канәгать,
Йөзе Ай сыман якты.
Яр тапмады, ә шулай да
Дус-ахирәтләр тапты.
Бәйрәм тәмам. Иртән — эшкә!
Нигә эштән куркырга!
Кемгә тирес тазартырга,
Кемгә урман кыркырга.
Кайткач, чабата табанын
Ипләп ямаганнардыр,
Бирнә сакланган сандыкны
Ачып караганнардыр.
“Нигә безгә шундый
язмыш?” –
Озак уйланганнардыр,
Салкын мендәрне кочаклап
Үксеп елаганнардыр...
Дәвам итә алыш
Агиш Гыйрфанов истәлегенә
Арабыздан бигрәк иртә
Алды сине язмыш.
Ә син миңа һаман тере,
Якын дустым Агиш.
Беләсең бит, ул чактагы
Власть көчле иде,
Дөреслекне әйткән өчен
Миңа үчле иде.
Моңа исем бик китмәде
Минем якта хаклык!
Шул хаклыкны байрак иттем,
Ә башкасы — ваклык.
Истә әле, янда дуслар,
Зур җыелыш бара.
Трибунадан миңа карап
Түрә бугаз яра.
Шул минутта нәрсә күрәм:
Сирәгәя тирәм,
Дус дигәннәр, куян булып,
Шыла берәм-берәм.
Диңгездәге утрау кебек
Калдым ялгыз гына.
Мине йотмак буламы бу?
Сыймам авызыңа!
Япа-ялгыз калсам калдым,
Тик бирешмәм. Шалишь!
Шулчак минем янга килеп
Утырдың син, Агиш.
Иңбашыма кулың салдың:
— Безнең якта хаклык!
Безнең байрак уртак, — дидең,
Шул түгелме шатлык?
Җил-давыллап, гарасатлар
Юлыбызны буды.
Без байракны югалтмадык –
Кулыбызда булды.
Гаделлек һәм хаклык өчен
Дәвам итә алыш.
Шул алышта син һаман да
Минем янда, Агиш!
Уйлан, адәм баласы
Салкын сугыш та сугыш,
Кайнар сугыш та сугыш.
Шул сүзләрне әйткәндә дә
Кысылып куя сулыш.
Салкын сугыш та таныш,
Кайнар сугыш та таныш.
Безнең язмыш аша үтә
Җирдә барган һәр алыш.
Кайнар сугыш — кан коеш,
Салкын сугыш — җан кыеш.
Икесеннән дә кысыла
Безнең билдәге каеш.
Сугышның юк чамасы
һәм юк аның Алласы.
Ничек исән каласы, дип
Уйлан, адәм баласы!
Чүл корбаны
Аяусыз алышның
Шаһиты ком чүле.
Шул чүлдә кем ята
Ни тере, ни үле?
Бу яктан түгел ул,
Тайгалы илдән ул,
Кемнедер кемнәндер
Якларга килгән ул.
Ник кирәк булды соң
Ятларның сугышы?
Ни хәлгә җиткерде
Ялкынлы сулышы!
Йөрәген телгәли
Үкенү газабы:
— Килеп тә җиттеме
Гомернең азагы?
Бу якты дөньяны
Күреп тә туймадым.
Үземне яшәгән
Кебек тә тоймадым.
Кан сеңгән чит җирдә
Яралы ятамын.
Кулың суз! Ярдәм ит!
Кайда син, Ватаным?
Ватаны ишетмәс,
Хәстәре бит башка,
Булачак корбаннар
Җыя ул алмашка.
Аһ, әҗәл куллары
Алкымнан алдылар,
Ә күзләр шар ачык –
Йомылмый калдылар.
Туйганчы бер карап
Калыймчы, дигәндер.
Ә күктә ач козгын,
Ни сизеп килгәндер...
Ни пычагыма!
Башкаларга бирү юк, дип
Безне алды кочагына.
Яратуы көчле икән,
Кочагында кыса гына!
Җылы кочак дигәнебез
Торганы бер кыршау икән,
Безне кыскан шушы кыршау
Берәр заман бушар микән?
Кысу тәмам чиктән ашты,
Тын алулар авырлашты.
Шул тормышка күнә-күнә
Түбән идек горур башны.
Әйтәм шушы хәлебездән
Туган шомлы уйларымны:
Кысуларга түзә алмый
һуштан язып куймабызмы?
Ни дип килеп сыендык без
Бу “гашыйк”ның кочагына?
Яратуы шулай барса,
Безгә ул ни пычагыма!
Күрендем күз врачына
Күрендем күз врачына:
— Күз начар күрә, — дидем, —
Әллә күпме дару салдым,
Тик салдым зерә, — дидем.
Врач куйды диагнозын,
Мине күздән үткәреп;
— Синең коммунистик күзең
Беткән икән мүкләнеп.
Якты киләчәкне көтеп,
Тәмам югалткан көчен.
Капиталистик күз кирәк
Хәзерге заман өчен.
Шуны куйсак, яшәүләрең
Матур булып тоелыр,
Доллар, евро алларыңа
Яфрак кебек коелыр.
Операциядән чыккач,
Аптырап, телсез калдым;
Минем дөньям юкка чыккан.
Башка дөнья күз алдым.
Эх, алдандым, дип үземне
Тиргәп алам еш кына.
Доллар да юк, евро да юк,
Күренә кукиш кына.
Санкция
Бер көн шулай соңлап
кайткач,
Өебездә тавыш китте,
Хатын, кызып китеп, миңа
Санкция игълан итте;
— Минсез генә яшә —
Минем санкция каты,
Көнлек түгел, айлык, —
диде, —
Шул беткәнче кочагыма
Сиңа юллар ябык! — диде.
— Ярар, — дидем, риза
булдым, —
Әнә күрше Бибигайшә.
Ничә күрмә, йөзе көләч,
Карашлары нурлар чәчә,
Анда гына торырмын, дим
Санкцияң беткәнгәчә.
Хатын сикереп торды:
— Оныт санкция дигәнемне.
Американнардан отып
Алган булдым, нигә инде.
Чак-чак зыян итмәделәр
Гаиләбез учагына!
Американнарны сүгеп,
Хатын алды кочагына.
Кеше — горур яңгырый!
Ил байлыгының җитмеш
проценты халыкның бер
процентын тәшкил итүчеләр кулында.
Гәзитләрдән.
Лектор залга бер-бер артлы
сүзләр терки;
Кеше — горур яңгырый! дип
әйткән Горький.
Дөрес әйткән! Төп фигура
бездә — Кеше,
Макталуга, данга лаек
аның эше.
Нидән бездә тормыш бара
җайлы гына?
Чөнки Кеше хуҗа илнең
байлыгына.
Заводлар да, фабриклар да
Кешенеке,
Уңыш биргән һәр гектар да
Кешенеке.
Нефтьләре, газлары да
Кешенеке,
Аныкы да булыр, бәлки,
күршенеке.
Лектор тагы сүз әйтергә
авыз ачты.
Шул вакытта залдан берәү
торып басты;
— Кешенеке икәнлеген һәркем
белә,
Ә син аның фамилиясен әйтеп
сөйлә!