Башкортстанның Межгорье шәһәреннән гади почтальон Эльвира Шәяхмәтова турында бүген бөтен республика сөйли.
Кыю хатын уннарча кешене янгыннан коткарды. Аның батырлыгын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та югары бәяләде.
Төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдә шушы гаҗәеп вакыйга белән уртаклашкан. Ул көнне Эльвира эштә була, пенсия тарата. Кинәт ул ике катлы йортта янгын чыгуын күреп кала. Ул төтен чыккан йортка йөгерә һәм, бинадан тизрәк чыгып китүләрен сорап, бөтен ишекләргә дә шакый башлый. Шулай итеп ул 20 кешене коткарган.
Радий Хәбиров Эльвира Шәяхмәтованың батырлыгын югары бәяләде. Бүген хатынны дәүләт бүләгенә тәкъдим итү турында күрсәтмә бирелгән. Бүләкне төбәк җитәкчесе шәхсән үзе тапшырачак.
"Эльвира Шәяхмәтова - безнең заманның чын герое! Ул 20 кешенең, шул исәптән 7 баланың гомерен коткарган. Мин Эльвира Шәяхмәтованы дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә куштым. Тапшырган вакытта без аның белән очрашырбыз, һәм мин шәхсән аңа бу кыю гамәле өчен рәхмәт белдереп, кулын кысачакмын. Үзегезне саклагыз!" - дип язган Радий Хәбиров.