+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
16 гыйнвар 2020, 17:05

Атнабайның урысчасы да матур

Октябрьский шәһәренең Үзәк китапханәсендә иҗатчылар очрашулары еш үтә. Ел башындагысы “Ачык микрофон” дип атала, анда шагыйрьләр яңа әсәрләре белән таныштыра.

Әдәби берләшмәнең чираттагы утырышын ялкынлы шигырьләре белән Тимерҗан Идрисов ачып җибәрде. Шәһәрнең танылган иҗатчылары Александр Зимин, Виктор Платов, Таһир Хәбиров яңа шигырьләрен укыды.
Ә менә Розалия Насыйбуллина әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә. Ул урыс телендә язучы якташлар шигырьләрен татарчага тәрҗемә иткән. Аның башкаруында кичәдә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның шигырьләре русча яңгырады.
Кичә ахырында шагыйрьләр урамга чыгып “Шигырьне безнең белән укы” акциясе үткәрде. Атнабайның шигырьләре татарча да, урысча да яңгырады.

Фото Октябрьский шәһәре хакимияте сайтыннан
Читайте нас