Күренекле башкорт романчысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Яныбай Хамматовның тууына 95 ел
Яныбай агай белән якыннан һәм даими аралаштык, дисәм, хакыйкатькә хилафлык булыр кебек. Башкорт әдәбиятында аның исеме балкыган еллар — ХХ гасырның соңгы чиреге. “Кызыл таң”ның әдәбият бүлеге татар һәм башкорт язучылары, шагыйрь, галимнәре тавышыннан һәр көнне гөрләп торган заманнар. Кемдер көн саен килә, Яныбай агай кебекләр бик сирәк, тәгаен йомышы булганда гына безнең ишекне ача, озак тоткарланмаска тырыша. Аның кулында я мәрхүм остазы турында истәлек, я замандашының иҗади портреты, я яшь каләмдәше китабына рецензия, я юбилей кичәсенә чакыру билеты була. Ә кешелек сыйфатларыннан хәтеремдә иң нык сакланганы — һәрчак елмаеп торган түгәрәк якты йөзе, тавышын күтәрмичә, тыныч кына сөйләшүе.
Яныбай Хамматовның иҗатчы буларак үзенчәлекләре байтак. Ул әдәбиятка бай тормыш тәҗрибәсе туплап, тарихи роман язып килде. Бу вакытта аңа 40 яшь иде. Башкорт әдәбиятында беренче пенталогия иҗат итте. Арытабангы 30-35 еллык иҗат эшчәнлеге чорында 17 роман язды. Аларның күпчелеге башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, аерым китаплар булып чыкты.
Булачак язучы 1925 елның 16 гыйнварында Тамьян-Катай кантонының (хәзерге Белорет районы) Исмакай авылында туган. Аңа 4 яшьтә чакта — әнисе һәм бераздан әтисе үлгән. Тәүдә — үзләрендәге башлангыч мәктәптә, аннары Инҗәр урта мәктәбендә белем ала. Кышын укый, җәен яшьтәшләре белән бергәләп Югары Әүҗән приискында алтын юа.
Әдип соңыннан үзенең истәлекләрендә болай дип язды: “Минем балачагым тау-ташлы, төрле кош-кортка бай, искиткеч матур, гүзәл урманга күмелгән карт Урал итәгендә барлыкка килгән алтын приискасында эшләүче старательләр арасында үтте. Алтын эзләүче старательләр хезмәте катлаулы, авыр, мәшәкатьле, ләкин бик мавыктыргыч, көтелмәгән кызыклы вакыйгаларга бәйләнгән. Һәр старатель, төн йокыларын калдырып, ару-талуны белмичә, көне-төне чокчына, таныш булмаган җирләрне өзлексез гизә. Хәзинә артыннан йөреп эзләнә торгач, бәхетлеләр, алтын яткан бай ятмага эләгеп, шатлык кичерә. Калганнары исә, гомер буе мантымасалар да, төшенкелеккә бирелмичә, зур өмет, ялкын белән киләчәккә дәртләнеп, җир катламнарын актара, алтын юа. Ә кичләрен, кызу итеп ягылган учак тирәли тамак ялгарга утыргач, һәр кеше үзе кичергәннәрне сөйли, уй-хыяллары белән уртаклаша.
Без, шурф яки алтынга бай шахта тирәсендә коелып калган комлы балчыкны таска җыеп суда юучы малай-шалайлар, олылар авызыннан чыккан һәр сүзне йотлыгып тыңлап тора идек. Соңрак әзрәк үсеп, Югары Әүҗән приискасының “Партизан” дигән артелендә эшләгән елларда старательләр тормышы белән ныклап танышкач, алтын эзләүчеләргә багышлап тәүге шигырь, хикәяләремне яздым, алар турында зур күләмле әсәр иҗат итәргә хыялландым. Бөек Ватан сугышыннан соң, ВЛКСМның Белорет район комитетының бүлек мөдире, беренче секретаре булып эшләгәндә дә шул уйларымнан кайтмадым. Киресенчә, вакыт узган саен иҗади эшкә тотыну тойгысы көчәя барды. “Башзолото” трестында сәяси бүлек начальнигы урынбасары эшен башкарган 1949-53 елларда мин күргән, ишеткән-белгәннәргә республикабызның башка алтын приискаларындагы бик күп материаллар өстәлде. Соңыннан, илһам тоеп, үзем белгән кызыклы һәм тетрәндергеч вакыйгаларны кешеләр дә укысын дип, кулыма каләм алдым. Бик тиз арада беренче башкорт эшчеләре барлыкка килгән чорны язып ташладым. Ләкин, бераз вакыт узгач, ашкынып язган бүлекләр үтә таркау, образлар үсеше сай, бер-берсенә бәйләнешсез сыман тоелды. Өлкә партия мәктәбен һәм К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын (хәзер БДУ) тәмамлап, КПСС өлкә комитетында инструктор булып эшли башлагач, кулъязманы яңадан укып чыктым һәм язучыларга күрсәтергә яраксыз дип таптым. Тик 1955 елда гына, хәзинә эзләгән старатель сыман, тиешле “тамыр”га эләктем һәм “Бөртекләп җыела алтын” әсәремне өр-яңадан язарга керештем. Командировкаларга еш йөрү, 1961 елның 6 февралендә Әбҗәлил район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлап куюлары сәбәпле, иҗат эшем тукталып торгалады. Шунлыктан бу романым 1965 ел ахырында гына “Ағиҙел” журналында басылды. 1966 елда аерым китап булып чыкты”.
Күпчелек әдәбиятларда һәрвакыт булганча, Яныбай Хамматовны да, “арабызга яңа һәм өметле романчы килә”, дип шатланып каршыламыйлар. Әсәрне китап итеп чыгаруда җитди каршылыклар туа. Аны нык тәнкыйтьләгән язмалар күренә башлый. Ләкин ул вакыттагы яшь галим һәм язучы Әнүр Вахитовның объектив рецензиясе хәлиткеч роль уйный. Соңыннан әдәбиятчылар: “Бөртекләп җыела алтын” романын саклау өчен Әнүр Вахитов тәнкыйтьчеләр арасыннан беренчеләрдән булып дошман амбразурасына ташланды”, — дип шаярта торган була.
Әдәбиятка үзе алып килгән теманы тирәнәйтеп һәм киңәйтеп, автор “Акман-токман” дигән икенче романын яза. Алар күренекле урыс язучысы Елизар Мальцев тарафыннан тәрҗемә ителеп, Мәскәүдәге “Советский писатель” нәшриятында башта — аерым-аерым, аннары 1975 елда икесе бергә басылып чыга, СССР Язучылар берлегенең һәм ВЦСПСның махсус премиясенә лаек була. Шушы темага язылган “Яшенле җәй” романы да нәшер ителгәч, 1979 елда алар буенча “Бөртекләп җыела алтын” дигән дүрт серияле телевизион фильм төшерелә һәм тамашачыларда ул зур уңыш казана.
Яныбай Хамматов арытабангы елларда “Юргашты” һәм “Руда” (“Сары таш”) романнарын да язып, бу серияне пенталогия итә. Барлык биш романы өчен әдипкә 1994 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә.
Алтын чыгаручылар тормышына багышланган шушы эпик полотноны иҗат итү белән бер үк вакытта каләм остасы башка темалар өстендә дә эшли. Мәсәлән, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең үзара мөнәсәбәтен, колхоз-совхоз икътисадына районның партия һәм Совет җитәкчеләренең эш стиле йогынтысын ныклап өйрәнү нәтиҗәсендә 1969 елда “Йолдызлар ничек кабына” романы нәшер ителә. Ә “Туган көн” романы өчен Я. Хамматовка 1983 елның 9 маенда СССР Оборона министрлыгының махсус дипломы тапшырыла. “Хәрби-патриотик теманы Александр Матросов батырлыгын кабатлаган, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган лейтенант Миңнегали Гобәйдуллинның сугышчан биографиясе нигезендә язылган әсәрдә көчле чагылдыруыгыз өчен бирелә”, дигән юллар бар анда. “Туган көн” башкорт һәм урыс телләреннән тыш, украин һәм азәрбайҗан телләренә дә тәрҗемә ителә, аның нигезендә Башкортстанда да, Украинада да телефильмнар төшерелә.
1983-85 елларда Яныбай Хамматовның ике китаптан торган “Төньяк амурлары” тарихи романы дөнья күрә. Бу әсәр 1812 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын үз эченә ала. Хәзерге Башкортстан җирләрендә оешкан “Башкорт, мишәр, типтәр гаскәрләре”н патша хөкүмәте элегрәк Русиянең Урал таулары янәшәсеннән сузылган чик буйларын саклау, аннары Урта Азия халыкларын яулап алу максатында файдаланган булса, Наполеон зур сугыш башлагач, бу гаскәрнең егермеләп полкы да көнбатыш тарафка юнәлтелә. Русиянең башка гаскәрләре белән берлектә Европа үзәгендәге Берлин, Париж кебек зур шәһәрләрне “тез чүктерү”дә катнаша. Шушы әсәрне язарга әзерләнгәндә автор Уфа, Казан, Мәскәү, Ленинград архивларында була, Польша, Германия, Франция кебек илләрдәге шул сугыш “эзләре” белән таныша. Роман 1987 елда “Советский писатель” нәшриятында урысча да басылып чыга.
“Башкортлар китте сугышка...” романы Бөек Ватан сугышында 112нче Башкорт атлы дивизиясенең героик юлын һәм тыл хезмәтчәннәренең шул чордагы фидакарьлеген сурәтли.
“Комбриг Мортазин” — шулай ук тарихи роман. Ул Гражданнар сугышы каһарманы, Ырынбур төбәгендә Дутов гаскәрләренә каршы сугыштагы һәм 1920 елгы Киев тирәсендә ак паннарга каршы көрәштәге батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән Муса Мортазин биографиясенә нигезләнеп иҗат ителгән әсәр. Егерменче елларның икенче яртысында Мәскәүдә Хәрби академиядә белем алып, генерал дәрәҗәсенә ирешкән бу милли геройның гомере фаҗигале тәмамлана: утызынчы елларда ул юк ителә. “Комбриг Мортазин” романы шушы фаҗигале язмыш аша башкорт халкының Февраль революциясеннән соңгы катлаулы язмышын һәм эзләнүләрен дә яктырта. Автор, тарихи эзләнүләрен дәвам итеп, башкорт халкының узган тормышының тагын бер катламын ачарга тырышып, “Сыр-дәрья” романы яза.
Яныбай Хамматовның “Идел башы” романы республикабызның ике күренекле шәхесе, СССРның халык артистлары Заһир Исмәгыйлев белән Арслан Мөбәрәков биографияләренә багышлап иҗат ителгән. Роман исемендә шушы ике олуг шәхеснең сикәлтәле тормыш агышына бәйләнеш булган кебек, географик төшенчәне аңлаткан Идел башына да бәйләнеш бар. Белүебезчә, “Идел башы төбәге” дип Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешен, Агыйдел елгасының башлангыч төбәген атап йөртәләр. Шушы атамага әдипнең туган районы булган Белорет тирәләре дә керә. Димәк, бу романдагы вакыйгалар да авторга якын булган җирлектә туган.
Мәшһүр иҗатчы гомеренең ахырына таба “Агыйдел Иделгә коя”, “Кара яу”, “Карасакал”, “Салават” дигән романнар да язды.
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Белорет шәһәре һәм районының шәрәфле шәхесе Яныбай Хаммат улы Хамматов 2000 елның 28 сентябрендә вафат булды. Туган төбәгендәге әдәби премия, шулай ук Әбҗәлил районы үзәге Әскарда бер урам Яныбай Хамматов исемен йөртә. Әдипнең кызы Гүзәл Хамматова да Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы, әтисенең берничә романын урысчага тәрҗемә итеп бастырды.
Фәрит Фаткуллин.