24 гыйнвар көнне Илеш районы Югары Яркәй авылы китапханәсендә танылган шагыйрь, публицист, прозаик Ринат Хәйринең 70 еллыгына багышланган кичә узачак.
Кичә кысаларында шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак, анда Югары Яркәй мәктәбе укучылары, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьнең хатыны Айсылу Хәйретдинова белән очрашу булачак.
Шагыйрьнең туган авылында Ринат Хәйри каберенә чәчәкләр салу, Үрмәт авылы мәдәният йортында яңартылган шагыйрь музей-почмагына бару, Илеш районы тел белгечләре һәм китапханәчеләре катнашлыгында Үрмәт халкы белән очрашу булачак. «Маяк» район гәзитендә танылган якташыбыз турында язмалар чыкты, урындагв «Илеш-ТВ» телевидениесендә Ринат Хәйри сурәтләнгән кадрлар кулланылган тапшыру булачак. Республика басмаларында аның шигырьләре бастырылачак.
Ринат Хәйри 1950 елның 19 гыйнварында Илеш районының Үрмәт авылында крестьян гаиләсендә туа. 1969-74 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Уку елларында ук студент Ринат Хәйретдинов иҗади төркем составында була, республика районнары буйлап йөри, үз шигырьләрен укып ишеттерә.
Ринат Хәйри ике дистә ел гомерен журналистикага багышлаган. Ул «Кызыл таң», «Башкортостан», «Һәнәк» республика басмалары белән хезмәттәшлек итте, радио һәм телевидениедә чыгыш ясады. 1986 елдан башлап ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Ул Башкортстан Язучылар берлеге кушуы буенча 1980 елда «Ләйсән» районара иҗат берләшмәсен оештыра һәм озак еллар аңа җитәкчелек итә. Аның ярдәмендә Марат Кәбиров (хәзер Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы), Ирина Мусина, Венера Мәҗитова кебек талантлар ачылды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы