+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
21 гыйнвар 2020, 08:15

Аның моңы күңелләрдә яши

Күренекле җырчы Илфак Смаковның тууына – 80 ел

Күренекле җырчы Илфак Смаковның тууына – 80 ел

Илфак Смаков 1940 елның 22 гыйнварында Чакмагыш районының Рапат авылында укытучы Мөҗип Кәшфелмаган улы һәм Хәдичә Гыйльметдин кызы гаиләсендә туа. Әти кеше фронтка китә һәм аннан кайта алмый. Өч ул, зур авырлыклар кичереп, әниләре белән үсәләр. Илфак, Рапат җидееллык һәм Чакмагыш урта мәктәпләрендә белем алып, 1958 елда Уфа сәнгать училищесының вокаль бүлегенә укырга керә. Тагын өч елдан Мәскәүдә Бөтенрусия эстрада артистлары конкурсында почетлы диплом ала.
1963 елда Башкорт дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып эшли башлый. 1978 елда хор капелласы җырчысы Асия Гаделшина белән гаилә кора. (Еллар үтү белән ул билгеле эстрада җырчысы, Башкортстанның халык артисты Асия Смакова булып танылды). Илфак Смаковка 1978 елда — “БАССРның атказанган артисты”, 1985 елда — “БАССРның халык артисты”, 1989 елда “РСФСРның атказанган артисты” исемнәре бирелде.
Мәшһүр җырчы 1993 елның 27 маенда вафат булды һәм туган авылында җирләнде. Тууына 80 ел тулу уңаеннан аның турында берничә күренекле шәхеснең чыгышларыннан өзекләр тәкъдим итәбез.

Миләүшә Мортазина,
җырчының укытучысы, профессор, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе:

— Илфак “минем кулга” икенче курс ахырында килеп эләкте. Кабул итү имтиханнары вакытында ул бик моңлы үсмер тавыш белән җырлаган иде. Таби­гатьтән бирелгән матур тавыш белән. Ләкин кинәт тавышы үзгәрде, мутация (үсмер чакта тавышның сыйфаты үзгәрү) башланды. Укытучысы белән бер-берсен аңламаганнардырмы, белмим. Үз тавышы белән җырламый, тавышы ничектер кителә, бозыла башлады. Моңны кычкыру алмаштыру күзәтелде. Эш шуңа барып җитте: комиссия аның җырчы буларак киләчәген шик астына куйды. Хәтта аны һөнәри яктан яраксыз дип табып, өченче курска шартлы рәвештә күчерделәр.
Шуннан Илфак килде дә: “Миләүшә Галиевна, зинһар, мине үзегезнең класска алыгыз әле!” — диде. Ул вакытта мин яшь идем әле, сәләтле җырчыларны, “шәп” тавышларны алырга курка идем. Бу юлы кыюланып китеп, Илфакны кабул иттем. Без бергә эшли башладык. Ә ул искитәрлек тырыш укучы, сәләтле җырчы булып чыкты. Хәтта мин уйлаганнан да сәләтлерәк. Аңа тавыш, моң, ишетү, баш, хис, хәтер — барысы да бирелгән. Һәр дәрес безнең өчен ниндидер шатлыклы бер вакыйга кебек үтте. Андый дәресләр безнең эштә бик сирәк була бит ул, әнә шул сирәкләр нәкъ Илфак белән үтә иде.
Без аның белән ике ел эчендә күп җырлар өйрәндек, ул үзе өчен җыр сәнгатенең тирән серләрен ачты, җырчы буларак ифрат нык үсте. Ә дәүләт имтиханына чыгарылыш комиссиясе рәисе булып Мәскәү консерваториясе профессоры, бөтен дөньяга билгеле атаклы скрипкачы Михаил Фихтенгольц килгән иде. Ул Илфакның җырлавын тыңлаганнан соң болай диде: “Сәхнәгә гади генә, какча гәүдәле, кысык күзле бер егет килеп чыкты. Җырлый башлаган иде, җырдан-җырга күчеп, җыр саен чибәрләнеп, биегәеп китте. Искиткеч җырлады! Чит ил әсәреме, урыс классикасымы, халык җырларымы... Һәрбер әсәрнең стилен, барлык нечкәлекләрен аңлап, барысын да җиренә җиткереп башкарды. Бездә мондый җырчыларның исемнәрен Мәскәү консерваториясендә мәрмәр тактага алтын хәрефләр белән язалар. Сездә андый традиция булмаганга күрә, мин аңа иң югары бәһа биреп, үземнең зур “бишле” янына зур “+” куям. (Бу сүзләр сәнгать училищесында әле дә саклана)”.
Чынлап та, шулкадәр матур җырлый иде. Кеше буларак та бик тәрбияле, эчкерсез, саф күңелле булды. Кешелек сыйфатлары аңа аерым бер рухи күтәренкелек, ягымлылык биреп, башкару эшчәнлегендә чагылды.
Училищены тәмамлагач (ул вакытта сәнгать институты юк иде әле), Илфак бернинди юлламасыз зур конкурста җырлап, Мәскәү консерваториясе студенты булып китте. Ләкин ярты елдан кабат кайтты. “Минем тавышны икенче юл белән алып бара башладылар, тавышны бетерәсем килмәде”, — диде. Филармониядә эшли башлады. Әгәр ул вакытта Уфада сәнгать институты булса, тагын биш ел укып, менә дигән опера җырчысы була алыр иде. Хәтта училище тәмамлаганнан соң да операда җырларга мөмкинлеге дә зур иде аның. Ләкин филармониядә дә ул бик уңышлы җырлады. Минемчә, ул чорда Илфак Смаков иң яхшы, иң сәләтле җырчы булды.
Илфакның җырлары бервакытта да гади булмады. Җырның драматургиясен ачып, тирәнлеген тоеп, һәр җырны тоташ бер спектакльгә әверелдерә иде ул. Артык хәрәкәт ясамый иде, шәм кебек басып торып, бөтен фикерен җыр аша, сулышы аша бирә иде. Сулышы шулкадәр әйбәт, озын иде, шуның белән җырның эчтәлеген ача белде. Моңы белән генә түгел, бөтен булмышы белән җырлады бит ул. Моңы күкрәгеннән, йөрәгеннән ургылып чыга иде. Шуның өчен дә халык бик яратты аны, мин үзем дә аның җырлавын сокланып тыңлый идем.


Әнгам Атнабаев,
Башкортстанның халык шагыйре:

— Илфак Смаков безнең җыр сәнгатенә бер үк вакытта тәрәзә пыялаларын ватардай көчле, бер үк дәрәҗәдә моңлы, чыңлап торган тавышы белән килеп керде. Тавыш — Ходай тарафыннан бирелгән байлык. Аны бер утыруда “ашап” бетерергә дә мөмкин, гомер буе файдаланырга да мөмкин һәм, үзеңә талант бирелгәнен белмичә, үлеп китәргә дә мөмкин.
Илфак үзенә нинди тавыш бирелгәнлеген аңлый иде. Дөрес, кайчагында ниндидер дуамаллык та эшләп ташлый иде. Ләкин бу акылсыз дуамаллык түгел, үзен уратып алган мохитнең гаделсезлегенә протест иде. Ул үзенә нинди тавыш бирелгәнлеген яхшы аңласа да, аның белән масаймады, һәрчак үз өстендә эшләде, тавышын камилләштерде. Табигый талант янына көндәлек газаплы хезмәт кирәклеген дә яхшы аңлый иде ул.
1968 елның кышында Илеш районында әдәбият һәм сәнгать атналыгы булды: язучылар, композиторлар, рәссамнар, артистлар... Ул заманда мондый атналыклар чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әйләнә иде.
Башта колхозларда йөрттеләр. “Агыйдел” колхозында, Иске Кыргыз авылында чыгыш ясадык. Гаҗәеп матур кичә булды. Илфакны кабат-кабат сорап чыгардылар. Илһамланып җырлады. Мин, аның өчен борчылып: “Син ипләп, тавышың бетеп куймасын”, — дидем. “Курыкмагыз, Әнгам абый, минем тавыш җырлаган саен ачыла. Аны һәрвакыт нагрузкада тотарга кирәк. Тик торса, тутыга ул”, — диде.
Иртәгәсен безне “Искра” колхозының Ябалак авылында көтәләр иде. Буранлап тора. Барыбыз да толыплар киеп, ат чаналарына икешәрләп утырдык. Ул вакытта һәвәскәр композитор дип йөртелгән Вәсил Хәбисламов белән без бергә туры килдек. Атлар чаба. Дугалардагы җиз кыңгыраулар чыңлый. Башка уйлар килә... “Урап-урап карлар күмә кышның озын юлларын...” дип башланган шигъри юллар килүенә шатланып, Вәсилнең кабыргасына төртәм: “Вәсил, шигырь туа бит, малай, шигырь!” Ә ул салкын тавышы белән мине бүлә: “Комачаулама әле, монда музыка туа!”
Ябалакка килеп төштек. Тантаналы каршы алдылар. Ләкин миңа тантана кирәкми, тизрәк берәр тыныч урын кирәк, башта туган шигъри юлларны кәгазьгә төшерү кирәк. Колхоз рәисе мине үзенең бүлмәсенә кертеп бикләде. Вәсил Хәбисламовны — партия оешмасы секретаре бүлмәсенә. Ул да юлда туган көен тизрәк нотага төшерергә тиеш. Бераздан икебез дә чыктык. Вәсил яныма килде дә: “Юлда туган шигыреңне күрсәт әле”, — диде. Күрсәттем. Карады. “Кат-кат укып чыкты. “Туры килә”, — диде.
Ул арада яныбызга Илфак килеп җитте. Һәм бу вакыйганың игътибар үзәгенә әверелде. Аның бер кулында — минем әле генә иҗат иткән “Җиз кыңгырау моңнары” дигән шигырем, ә икенче кулында Вәсил Хәбисламовның яңа көенең нотасы иде. Ул аларның әле берсенә, әле икенчесенә карап, үзенчә карап, үзенчә күрәзәлек кылды, аннан Вәсил белән мине шатландырырга теләгәндәй, тантаналы төстә: “Мин моны җырлыйм! Югары Яркәйдә хушлашу концертында җырлыйм!” — диде.
Һәм без — Вәсил, Илфак һәм мин — йомгаклау концерты ахырында сюрприз ясарга булдык. Менә иң ахырда — район җитәк­челеге безгә рәхмәт әйтердән алда, миңа сүз бирделәр. Чыгып, берничә җылы сүз әйттем. Иске Кыргыздан Ябалакка барганда туган “Җиз кыңгырау моңнары” шигырен укып күрсәттем. Шуннан соң: “Хәзер шушы шигырьне шушы көйгә Илфак Смаков җырлап күрсәтә”, — дидем.
Илфак чыгып басты. Вәсил аккорд бирде. Бөтен залны Илфакның “җиз кыңгырау моңы” күмеп китте. Моны инде язып аңлатуы да мөмкин түгел. Аны бары тик тыңларга кирәк.
Аны кабат-кабат (ничә икәнлеген әйтә алмыйм) сорап җырлаттылар. Ул рәхәтләнеп җырлады, үзе әйтмешли, җырлаган саен тавышы ачыла барды. Халык гү килеп кенә түгел, котырып кул чапты, алкышлады. Бу Илфакның триумфы иде.

1995 ел.

Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре:

— “Җиз кыңгырау моңнары” беренче булып яңгыраган ул чакта мин Илеш район гәзите хәбәрчесе булып эшләп йөри идем. Шунда Илфакны беренче тапкыр якыннан күрдем.
Шул ук 1968 елда Казанга укырга киттем. Мин барганда “Җиз кыңгырау моңнары” радиодан, сәхнәләрдән бөтен көчкә яңгырый иде инде, һәм ул безнең, студентларның, иң яраткан җырына әверелде. Ә мин инде, җае чыккан саен, дус-ишләремә ул җырның туу тарихын, аның беренче тыңлаучысы булуым турында зур горурлык хисләре белән сөйләргә ярата идем.
Дүртенче курсны тәмамлаганда укытучыбыз, шагыйрь Мостафа Ногман безне, бер төркем студентларны, практика үтәргә Үзбәкстанга алып китте. Ташкентта, Сәмәркандта, Бохарада булдык, тарихи истәлекләр белән танышып йөрдек. Ләкин минем өчен иң истә калганы — Илфак Смаков белән очрашу, якыннан танышу булды. Нәкъ без Ташкентта булган көннәрдә анда Башкортстан филармониясе артистларының гастрольләре иде. Без дә концертка керү җаен таптык. Ул бик ошады. Илфакның бигрәк тә “Җиз кыңгырау моңнары” күңелемә май булып ятты. Аның белән якташларча җылы итеп күрештек, җырларын күптән яратканымны да җиткердем, “Җиз кыңгырау моңнары”н ничек итеп беренче тапкыр җырлавын да исенә төшердем. Ул да бик канәгать калды булса кирәк. Ә Мостафа агабыз, бик күп җырлар авторы, нәкъ менә шул очрашуда Илфакка Сара апа Садыйкова белән бергәләп язган “Сөн буйлары” дигән яңа җырын тәкъдим иткән иде. Ул җыр да соңыннан Илфак башкаруында шулай ук бик популярлашып китте. Мин аны әле дә бик яратып, берчә моңсуланып, берчә дулкынланып тыңлыйм.
...Менә әле дә Илфакның җырларын тыңлый-тыңлый шушы юлларны язып утырам. Күңел тулы моң, сагыш-сагыну. Илфакның җырларын тыңлап туеп булмый. Безне гомер буена озата барган бик тә кадерле, газиз җырлар бит алар! Беркемне дә кабатламый торган тавыш. Чыннан да, миңа гына шулай тоела микән, кайсы гына җырын җырласа да, аның затлы аһәңе җиз кыңгырау тавышларын хәтерләтә. Башкортта да, татарда да, шөкер, җырчылар йөзләгән. Бераз арттырыбрак әйтсәк, меңләгән дә түгел микән әле? Әмма аларның берсендә дә Илфакныкы кебек бәллүрдәй чыңлап торган тавыш юк. Илфак кебек олуг җырчыларны кабатлап булмый, күрәсең. Аларның бөеклеге дә шундадыр!


Идрис Газиев,
Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:

— Җырчының репертуары бай һәм эчтәлекле булды. Халык җыр­ларымы алар, композиторларныкымы — Илфак Смаков аларны, һәр­чакта да югары дәрә­җәдәге профессиональлек белән сугарыл­ган сәхнә әсәрләренә әве­рел­дереп, тамашачыларга, тыңлау­чы­ларга җиткерде. Җырчының замандашлары, өлкән буын һәм яшь композиторлар аңа үзләренең җырларын, романсларын беренче булып башкару хокукын теләп тапшырды. Илфак Смаков бу әсәрләрне баянга, баянчылар дуэтына кушылып та, эстрада оркестры белән дә шундый оста итеп, җиренә җиткереп башкарып, тамашачылар белән тулы залларда ниндидер бер музыкаль могҗиза тудырды.
Сәхнәдән тамашачыларга ярарга тырышу, тамашачы алдында үзен “мин менә шундый инде, мин менә шулайрак инде” дип мескенләнү Илфак абыйга һич тә хас нәрсә түгел иде. Башкарган әсәрләрен ул тамашачыларга төчеләндереп ачмады. Һәрвакытта да сәхнәдә үзенең алган урынын, үзен ничек итеп тотарга кирәклеген белде, ниндидер арзан трюкларны, шаблоннарны якын да җибәрмәде. Сәхнә сүзенең чын мәгънәсен белгән кеше булды ул. Ә бит сәхнә — күтәренке урын, түр башы: анда уйлар да, кичерешләр дә, яңгыраган һәрбер җыр, әйтелгән һәрбер сүз күтәренке, мәгънәле булып тамашачыларга барып җитәргә тиеш. Ул гына да түгел, сәхнә кешесе, тамашачының күңелен ачу белән бергә, аны тәрбияләүне дә максат итеп куярга тиеш. Илфак Смаков әнә шундый булды — башкарган җырлары, сәхнәдән тамашачыларга мөрәҗәгать итеп әйтелгән сүзләре залдагыларның күңелен дә күтәрде, аны тәрбияләде дә.
Аны зур җырчы иткән тагын бер сыйфат бар. Тәү карашка, урта буйлы, какча гына кеше, төс-кыяфәте дә әллә ни чибәр дип әйтмәс идем. Ләкин ул сәхнәгә килеп чыгу белән бөтенләй икенче кыяфәт ала: аннан да мәһабәт кеше, аннан да чибәр, мөлаем кеше юк сәхнәдә. Бер аягын бераз алгарак чыгарып баскан горур торышы белән тамашачыларны җәлеп иткән җырчы суза: “И-и-иртә буран, кич тә буран...”
Җырчы кеше, аеруча эстрада җырчысы, үзенең шәхсән кичерешләрен җыр, романс аша халыкка җиткерә. Илфак абыйның башкарган җырлары башка җырчыларныкыннан күпкә аерылып торды. Гомумән, җырлар аша ул үзенең катлаулы язмышына үрелгән мәхәббәт турындагы эчкерсез уйлары белән уртаклашты. “Минем бу дөньяга карашымны кабул итсәгез итегез, мин сезгә рәхмәтлемен, итмәсәгез — үгетләмим, бу — минем дөнья”, — дигәндәй җырлады ул. Ә бит аның тормышы һәрвакытта да алкышлардан, чәчәкләрдән, шатлыклы минутлардан гына тормады. Илфак абый язмышы — төрле киртәләр, аның уңышлы иҗатына булган көнчеллек, шуның белән бәйле булган ниндидер эчке канәгатьсезләнү, үзенә дә, үзен уратып алган кешеләргә карата да үтә нык таләпчәнлек белән тулган артист язмышы. Менә шул катлаулы язмышындагы барлык кичерешләрен ул мәхәббәт җырлары аша чагылдырды. Аның җырларында без, сөйгән ярга булган соклану, тирән моң, нечкә сөю хисләре белән беррәттән, биек кыяга барып бәрелгән диңгез дулкыннарының шаулавын да ишетәбез.


Асия Смакова,
Башкортстанның халык артисты:

— Илфакка мәңгелек — вакыт тәэсиренә бирешмәслек һәйкәл эшләтеп куясым килә иде. Танышларым миңа күренекле скульптор Зилфәт Басыйров остаханәсенең адресын бирде. Аны барып таптым.
Зилфәт Рәүф улы Илфакның барлык фоторәсемнәрен алып килергә кушты. Аның җырчы, зур шәхес буларак характерын өйрәнде, эскизлар эшләде. “Ә нинди материал ныграк була, озаграк саклана? Гранитмы әллә мәрмәрме?” дигән соравыма: “Гранит”, — дип җавап бирде.
1995 елның язында остаханәгә Учалыдан гранит кайтарылды. Гранит стелага Илфакның репертуарыннан Габдулла Тукай сүзләренә халык җыры “Тәфтиләү”нең бер куплетын яздырырга теләвемне дә хуплады Зилфәт Рәүф улы.
2 августта бронза барельефны, гранит ташка гравировка, орнаментларны эшләгән оста Рәис Рәхим улы Сөләйманов җитәкчелегендәге дүрт кешелек төркем (үзе, энесе Данисның улы Артур Сөләйманов, тагын бер ярдәмче егет һәм мин) гранит таш, барельефны алып, Рапатка Илфак каберенә стела куярга бардык. Авыл җитәкчесе Финат Низай улы Дәүләтшинны күреп сөйләшкәч тә, зираттагы барлык оештыру эшләренә бәйле хафалануларым юкка чыкты. Көннәр дә кояшлы торды. Бу изге эшне башкарганда Илфакның авылдашлары да читтә калмады. Һәркем ихлас күңелдән ярдәм итәргә тырышты.
Зираттагы эшләр тәмамланнан соң, без Рапат авылын чыгып, Уфа юлына борылгач та (кояшлы аяз кичтә) коеп яңгыр ява башлады. Гүя табигать тә, өч көн буе яңгыр яудырмыйча, Илфакка һәйкәл куйганны көтте.
Обелискны ачу тантанасына халык шагыйре Әнгам Атнабаев, мәдәният министры урынбасары Наил Гаетбаев, композиторлар Тәлгать Шәрипов, Роза Сәхәветдинова, шагыйрә Дилә Булгакова, җырчылар Мәгариф Әхмәдиев, Айрат Халиков, күп җырлар авторы Зифа Нагаева, кызым Айсылу һәм башка сәнгать осталары белән бардык.
Чарага Чакмагыш районы җитәкчеләре, Илфакның туганнары, каенанам, укытучылары, авылдашлары, якташлары килде. Һәркем Илфакны зурлап, үзенең якты истәлекләре белән чыгыш ясады.


Репертуарындагы аеруча билгеле җырлар

“Былбылым” (З. Исмәгыйлев, Я. Колмый).
“Син кайтмадың” (З. Исмәгыйлев, С. Кудаш).
“Туган илем” (К. Рәхимов, Я. Колмый).
“Башкортстан” (К. Рәхимов, З. Күлбәков).
“Каеннар шаулый” (Р. Яхин, Г. Мөхәммәтшин).
“Әйткән идең” (Ә. Бакиров, Х. Туфан).
“Сиңа тагын мин бер киләм әле” (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми).
“Уфа юкәләре” (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми).
“Юкка түгел, юкка түгелдер” (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми).
“Мине юллар чакыра” (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми).
“Кышкы романс” (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми).
“Чын йөрәктән булса” (Р. Хәсәнов, Н. Нәҗми).
“Үз ягыма кайтсам” (Р. Хәсәнов, И. Абдуллин).
“Ак сиреньнәр” (Р. Хәсәнов, Ф. Әсәнов).
“Чәчәкләр уяныр” (Р. Хәсәнов, Р. Мөслимов).
“Син хәтерлә мине” (Р. Хәсәнов, Ә. Таһирова).
“Сиңа килдем, иркәм” (Р. Хәсәнов, Г. Идрисов).
“Дусларыңны онытма” (Р. Хәсәнов, Ә. Атнабаев).
“Заһир җыры” (Р. Хәсәнов, Ә. Атнабаев).
“Әкълимә” (Р. Хәсәнов).
“Туган авылым” (Т. Шәрипов, Н. Иделбай).
“Төнбоек бүләк итмә” (Т. Шәрипов, Я. Колмый).
“Төнге серенада” (А. Габдрахманов).
“Ак каеннар” (Р. Газизов, М. Гали).
“Син онытма мине” (Н. Даутов, Д. Булгакова).
“Уралганмын моңнарыңа” (З. Мамалимов, М. Сираҗи).
“Ах, кызларның серле карашы!” (З. Мамалимов).
“Җиз кыңгырау моңнары” (В. Хәбис­ламов, Ә. Атнабаев).
“Раушаниям, бәгърем” (В. Хәбисламов, Ш. Галиев).
“Земфиракай” (В. Хәбисламов, Ә. Мос­тафин).
“Чын мәхәббәт бар бит ул” (М. Гый­ләҗев, У. Кинҗәбулатов).
“Әй, гармун, гармун!” (М. Гыйләҗев, В. Казыйханов).
“Әниемә хат” (Ә. Даутов).
“Тик өметеңне өзмә генә” (Ә. Даутов).
“Кайттым туган якларга” (В. Мөхәм­мәдиев, Г. Идрисов).
“Син аныкы хәзер” (А. Локманов, Ә. Атнабаев).
“Ага чишмә” (Ф. Мортазин, С. Хәким).
“Идел бит ул”, “Җаным-бәгърем”, “Азамат”, “Сандугач”, “Ирәндек”, “Сәлимәкәй” (татар һәм башкорт халык җырлары).
Читайте нас