+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
24 гыйнвар 2020, 08:35

Эльвирабыз - Русия горурлыгы!

Башкортстан хат ташучысы Эльвира Шәяхмәтова "Русия горурлыгы" Бөтенрусия проекты герое булды.

Башкортстан хат ташучысы Эльвира Шәяхмәтова "Русия горурлыгы" Бөтенрусия проекты герое булды.

Межгорье шәһәреннән хат ташучы Эльвира Шәяхмәтова 20 кешене, шул исәптән җиде баланы, үлемнән коткарды. Хат ташучыны бүләккә тәкъдим итү хакында республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Русия почтасы" генеральный директоры Николай Подгузов хәбәр иттеләр. Хәзер аның батырлыгы тарих битләренә язылачак.

Эльвира, үз участогында пенсия һәм матбугат таратканда Дудоров урамындагы ике катлы агач йорт подъездына кергәч, төтен исе сизә, ялкын телләрен күрә. Бу иске бинаның теләсә кайсы секундта гөлтләп кабынырга мөмкинлеген аңлап, ул бөтен ишекләргә шакый, кешеләрне янгын турында кисәтә башлый.

Аннары ул күрше подъездга ташлана, анда икенче катта бик авыр хәрәкәт итүче өлкән яшьтәге ханым яши. Эльвира, аны тиз арада киендереп, урамга чыгара. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә инде кешеләргә берни дә янамый.

Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен хат ташучы Эльвира Шәяхмәтова дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

"Русия горурлыгы" федераль интернет-проекты батырлык һәм каһарманлык күрсәткән гади кешеләр турында сөйли. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә "Омтылыш" хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аны оештыручылар, изге гамәл кылучылар игътибарсыз калырга тиеш түгел, дип саный.
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас